Ашытбаш авылында яшәүче Рәис Шәкүров иске келәтне сүткәндә чормада бер төргәккә тап була.
– Мин карап чыктым, синең өчен дә кызыклы булмасмы, дип алып килдем, – диде ул. – Әти салым түләгән кәгазьләрен җыйнап барган.
Еллар үтү белән саргайган кәгазьләр Гарәфетдин абыйның гына түгел, моннан 70–80 еллар элек авыл кешеләре күтәргән авырлыкларның шаһиты.
Гарәфетдин абый колхозга керергә ашыкмаган булса кирәк. 1934 елда алар хуҗалыгына арыш, бодай, кузак-лы культуралар тапшыру йөкләмәсе җиткерелә. Барысы 18 центнер 88 килограмм. Тагын әле корылмаларга, чәчүлекләргә, бакча һәм утыртылган агачларга, атларга салым түлисе. Шушы елгы тагын бер квитанция 5 центнер 89 килограмм бәрәңге тапшырасы... “Едоки 7 человек” дигән белешмә дә бар.
Салымнар түләмәсәң җинаять җаваплылыгына тартыласыз, штраф салына, ә салым яңа уңыштан барыбер түләтелә, диелгән.
Салымнарыңны түләп, әгәр сиңа өстәмә салым билгелиләр икән, ул бәндәләр үзләре җинаять җаваплылыгына тартыла, дигән өлеше дә бар.
Еллар үткән саен авыл кешесе түләргә тиешле салым төрләре дә арта. 1941 елда хәрби салым кертелә. Аны 18 яше тулган һәр кеше түләргә бурычлы. Шакир – 285, Гайшә – 285, Гарәфетдин – 42710 сум. 1941 елның 1 декабреннән СССРның өйләнмәгән, тормышка чыкмаган, ялгыз һәм баласыз гражданнарына салым кертелә, аны вакытында түләмәсәң, пеня исәпләнә, тагы да түләмәсәң җинаять җаваплылыгына тарталар...
Ярар, ир-егеткә өйләнмәгән өчен салым салуны күпмедер дәрәҗәдә аңлап та була ди. Ә менә кияүгә алучы булмаса хатын-кыз нишләргә тиеш? Ир кеше дә бит бала таба алмый, бала таба алмаган хатын-кызлар да бар. Иң мәгънәсез, кешеләрне мыскыл итә торган җәза булган бу.
Шушы урында үзебезнең авылның Абдулла абый сөйләгәннәр искә төште.
Аларның балалары юк иде. Абдулла абый фин сугышында катнаша. Бөек Ватан сугышы елларында Казанда хәрби заводта эшли. Мәдхия апа белән лаек-
лы ялга чыкканчы колхозда намус белән хезмәт иттеләр. Абдулла абыйның кияүгә чыкмаган ике сеңлесе дә бар иде (алар соңрак кияүгә чыгып балалар үстерделәр).
Дүрт кешегә баласызлык салымы, тагын бихисап башка салымнар шактый суммага җыела. Финагент көн саен килеп төрмәгә яптыру белән яный.
– Сыерны алып Арчага базарга киттем, – дип сөйләгән иде Абдулла абый. – Сыерны сатып авылга кайтканда финагент чатта көтеп тора иде. Сыер акчасы нәкъ шул бурычларны түләргә җитте...
... 1951 елгы бер документ. Монысы Гарәфетдин абыйның хатыны Әлфинур апага юл төзелешендә эшләү заданиесен җиткергән повестка. Аны үтәүдән читләшкән очракта җиткерелгән заданиенең бәясен ике тапкыр арттырып түлисе...
Әлфинур апага 8 майдан 14 майга кадәр Ташкичүдә таш әзерләүдә эшләргә туры килгән.
Асия апага 1947 елның 18 февралендә бирелгән белешмә кәгазе: “Дөрестән дә, Асия Шәкүрова хезмәт көненә алган 20 кг борчакны, 30 кг арпаны тегермәнгә тартырга алып бара. “Кызыл Октябрь” колхозы хисапчысы Әсәдуллина”. Белешмә авторының язуы энҗе бөртекләре кебек, әле кичә генә язган диярсең.
Асия апаның 1954 елгы хезмәт кенәгәсе. Сталин колхозында сарыклар карый. Сарык саклаган өчен – 24, тәкә саклаган өчен – 10, печән өйгән өчен – 0,47, үрчем өчен – 105 хезмәт көне. Тагын тирес чыгарган, ишегалды җыештырган, печәнлеккә печән тыккан, морҗа башы сылаган, силос чокырын ачкан, алынган йон, мичкә яккан, су ташыган, су җылыткан өчен күпмедер хезмәт көннәре язылган.
Акчаның исе дә килми әле ул елларда. Хезмәт көненә бернәрсә дә алып булмаган еллар да булган. Сезнеке әнә кырда калды дип әйтүдән дә тартынмаганнар... Чыгып та качып булмый – авыл кешесенә паспорт бирмиләр.
Ильяс Фәттахов