Арча үзәк стадионында халыкара космик станцияне карап андагы космонавтларны сәламләдек.
Совет чорында җитәкчеләр өркеп торган райком бюросы дигән орган бар иде. Анда берәүне дә мактау өчен чакырмадылар, шелтә белән котылу иң җиңел җәза санала иде.
Бюродан чыккач бер партоешма секретаре рәистән: “Фәлән абый, бюро беткәнче синең өчен борчылдым, гел йөрәк турысын тотып утырдың, борчыймы әллә?” – ди. “Юк ла, – ди рәис. – Куен кесәсендә бер башлаган чити бар иде, шул түгелә күрмәсен дип тотып утырдым”.
2020 ел башыннан районда 28 янгын чыкты. Янгыннарның күбесе торак йортларда һәм фатирларда була. Нәтиҗәдә кешеләр, терлекләр үлә, мал-мөлкәт юкка чыга. Күпләр янгын үзләрендә булырга мөмкин дип уйламый да. Шуны истә тотарга кирәк, янгынны булдырмый калу, аны сүндерүгә караганда җиңелрәк.
Бүген Арча сорт сынау участогы базасында «Татарстан Республикасы чәчүлек җирләренең уңдырышлылыгын арттыру буенча төп чаралар» темасына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында семинар узды.
Безне Үгез-Елга авылында Рәйхана белән Зәкәрия Җәләлетдиновлар гармун уйнап, җырлап каршы алдылар. Зәкәрия капка төбендә эскәмиядә рәхәтләнеп гармун уйный...
Айрат Сафиуллин – беткән авылга җан биргән кеше. “Әти башлап җибәрде, мин дәвам итәм”, –ди ул.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 21 июльдә иртән сәгать җидедә Арчада иде инде. Аны Арча район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды.
Эшмәкәр, Казанда урнашкан “Термосталь” ширкәте җитәкчесе Илшат Газизовның Яңа Иябаш авылында спорт һәм уен мәйданчыгы төзетә башлавы турында язып чыккан идек. Узган атнада, 18 июль көнне, әлеге мәйданчыкны ачу тантанасы булды.
Узган атнада лаеклы ялдагы хезмәттәшебез Светлана Рәшит кызы Харитонованы соңгы юлга озаттык.
Яңа Кенәрдән Ирек Сафиуллин шушы көннәрдә генә армия хезмәтен тутырып туган авылына кайткан
Аның белән без редакциядә очраштык. Танышып, сөйләшеп киттек. Күзләре, бөтен йөзе елмая. Үзен чын ирләрчә кыю, горур тота. Аралашырга да җайлы. Төгәл һәм ипле җавап бирә. Нәкъ җырдагыча, “әллә каян күренеп тора, солдатта булган, диләр”.
Агымдагы елның 5 аенда хуҗалыкларның барлык категорияләре буенча тулаем продукция күләме 77,1 млрд. сум тәшкил итте, ягъни узган ел дәрәҗәсенә карата 101,5%. Акчалата керем 7% ка арткан һәм 40,6 млрд. сум тәшкил итте. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.