“Солдатта булган, диләр”

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

Яңа Кенәрдән Ирек Сафиуллин шушы көннәрдә генә армия хезмәтен тутырып туган авылына кайткан

Аның белән без редакциядә очраштык. Танышып, сөйләшеп киттек. Күзләре, бөтен йөзе елмая. Үзен чын ирләрчә кыю, горур тота. Аралашырга да җайлы. Төгәл һәм ипле җавап бирә. Нәкъ җырдагыча, “әллә каян күренеп тора, солдатта булган, диләр”.

– Ирек, әйтегез әле, армиягә теләп киттегезме? – дип сорадым егеттән.

– Әйе. Матур җәй көнендә китеп, шулай ук җәен кайту турында хыяллана идем. Нәкъ шулай килеп чыкты, – диде ул. – Егет кешегә армиягә барырга кирәк. Ул үзеңә карата ышанычны арттыра. Әти-әнинең, дусларның, туганнарның кадерен белергә өйрәтә. Чын батырлык дәресе, киләчәккә әзерлек тә ул. Аннан икенче ягы да бар, хәзер каядыр эшкә урнашу өчен дә хәрби билет кирәк.

Ирек өч яшеннән авылда әби-бабасы янында яши (әти-әнисе, ике сеңлесе Казанда), Яңа Кенәр мәктәбендә укый, көрәш белән шөгыльләнә, район күләмендәге ярышларда катнаша, үз үлчәвендә ун тапкыр Сабантуй батыры була. Ул бу уңышлары өчен беренче тренеры Илгиз Салиховка рәхмәтле. 10 сыйныфны тәмамлаганнан соң Арча педагогика көллиятенең физкультура бүлегенә укырга керә. Анда да Фәнис Зарипов кул астында көрәш белән шөгыльләнүен дәвам итә, Арча җыелма командасы составына керә.

– Педагогика көллиятендә алган физик әзерлек армиядә бик кирәк булды. Физкультура укытучылары Барый Бакиров белән Жанна Гарипованы (ул төркем җитәкчесе дә иде) бик еш рәхмәтләр әйтеп искә алдым, – диде Ирек.

Саратовка эләгә ул. Безнең район шефлык иткән частька. Арча ягыннан өч егет булалар. Бер-берсенә терәк.

– Баштарак кыенракка туры килде. Уртак тел табарга авыр иде. Безнең кебек татар авылында үскән татар балаларына бигрәк тә. Чөнки анда татарча белүчеләр юк. Аннан бар да үз урынына кайтты, ияләндек, – Мин беренче рота, разведкада идем. Канцеляр. Документларны алып бардым. Яхшы хезмәтем өчен ефрейтор званиесе бирделәр. Командировкаларга да йөрдем. Сакта да тордым. “Коры җир гаскәрләре отличнигы” билгесенә лаек булдым.

Район делегациясе белән анда булганым бар. Килгән кешегә, гадәттә, матур якларны гына күрсәтәләр бит. Чынлыкта да шулай микән?

– Яшәү шартлары яхшы. Чис-та, тәртип. Ашаудан да зарлана алмыйм. Дөрес, өйдәге әни кабартмалары юк инде, әмма начар түгел. Шимбә-якшәмбе “чисталык көннәре”, җыештырабыз. Бу көннәрдә “тихий час” та була иде. Телефоннан өйгә шалтырату өчен бер сәгать вакыт бирелә. Әмма җаен таба идек инде, көн саен өйгә шалтыратып тордым, – диде хәйләкәр елмаеп Ирек. – Коронавирустан сакланып битлекләр, перчаткалар белән йөрдек. Көн саен кич казарманы дезинфекцияли идек. Таләпләр каты булды. Безнең частьта авыру очраклары теркәлмәде.

“Дедовщина” турында да сүз кузгаттым.

– Андый нәрсә очрамады. Киресенчә, өйрәтергә тырышалар. Офицерлар да үзебез белгәнне яшьләргә өйрәтеп калдырырга кушалар, – диде егет. – Китәр алдыннан контракт буенча калырга тәкъдим иткәннәр иде. Тик мин каршы килдем. Беренчедән, әби-бабайны ялгыз калдырып булмый. Икенчедән, мин армия өчен әзерләнмәдем. Укытучы бит мин.

Сүз  уңаеннан

2020 елның язгы чакырылышында 70кә якын егет хәрби хезмәткә алынды. Шуларның 30ы “С” категорияле транспорт чараларын йөртүче белгечлеге буенча укыды, Азат Хәмзин һәм Муса Хәкимҗанов Арча ДОСААФында, Коркачыкта парашютта сикерү буенча әзерлек үтеп (анда быел тагын ике егет укый), Феодосиягә китте. 15 егет район шефлык иткән Саратовта хезмәт итәчәк. 50се 21дән 27 яшькә кадәргеләр, 60ы югары һөнәри белемле. Язгы чакырылыш вакытында Яңа Кенәр, Яңа Кырлай, Наласа, Сеҗе, Урта Аты, Апаз, Утар Аты, Үрнәк авыл җирлекләре яхшы эшләде. Шул ук вакытта 70кә якын егет хезмәт срогын тутырып кайтты.

 

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International