Айрат Сафиуллин – беткән авылга җан биргән кеше. “Әти башлап җибәрде, мин дәвам итәм”, –ди ул.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 21 июльдә иртән сәгать җидедә Арчада иде инде. Аны Арча район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды.
Министр “Кырлай” ширкәтендә яшелчә һәм бәрәңге басуларында булды. Хуҗалык җитәкчесе Марат Кәримов эшләр барышы белән таныштырды. Яшелчә үсентеләрен теплицаларда әзерлиләр. Салатларның беренче уңышын җыйнап сатканнар инде, хәзер яңадан утыртып чыкканнар.
Бу хуҗалыкта сугару сис-темасы әйбәт куелган. Бер мең гектарда бәрәңге сугарып үстерелә. Бәрәңгенең төрле сортлары игелә. Августта иртә сортларны ала башлаячаклар. “Быел басуларга 15 мең тонна органик ашламалар чыгардык”, – диде Марат Кәримов.
Бәрәңгедән мул уңыш көтәләр. Бер төптә 20гә кадәр бүлбе булган сортлар бар.
Министр иген басуларын карап узды, аларның торышын ошатты. “Пионер” ширкәте игенчеләре дә зур хезмәт куйган. Министр инвестор Айрат Сафиуллинның Пионер авылындагы терлекчелек торакларында да булды. Романов токымлы сарыклар үрчетәләр, авырлыклары бер тоннага җитә торган токымлы сыерлар, үгезләр асрыйлар.
Марат Җәббаров “Северный” ширкәтенең Илдус, Шекә авылларында фермаларда, Шушмабашта машина-трактор паркында булды.
Министр бу көнне Арча сорт сынау участогында инвесторлар һәм район башлыклары белән уздырылган зона семинарларында да катнашты. Бу турыдагы язманы газетабызның җомга санында укырсыз.
“Северный” ширкәтендә һәр тармакта яңарыш бара, заманча технологияләр кертелә. Инвестор ярдәмендә ике терлекчелек комплексы төзелде, яңа техника кайтып тора. Быел урып-җыюга әзерлек буенча үткәрелгән конкурста беренче урынны алдылар.
Ильяс Фәттахов