Яңа Иябашта яңа спорт мәйданчыгы

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

Эшмәкәр, Казанда урнашкан “Термосталь” ширкәте җитәкчесе Илшат Газизовның Яңа Иябаш авылында спорт һәм уен мәйданчыгы төзетә башлавы турында язып чыккан идек. Узган атнада, 18 июль көнне, әлеге мәйданчыкны ачу тантанасы булды.

Тантананы район башлыгы Илшат Нуриев рәхмәт сүзләре белән башлап җибәрде. Яшьләрнең шундый матур эшләр башкаруы горурлык хисләре уята. Бу вакыйганың сәбәпчесе, башыннан ахырына кадәр әлеге хезмәтне җитәкләүче һәм башкарып чыгучы Илшат Газизовка сүз бирелде. “Мине илһамландырып, булышып торучы әти-әниемә, гаиләмә, авылдашларыма, дусларыма зур рәхмәтемне белдерәм!” – дип, киләчәктә һәркемгә уңышлар теләде ул. Әнә шундый халык өчен җан атып торган яшьләр булуы киләчәккә ышанычны арттыра.

Заманча итеп эшләнелгән спорт-уен мәйданчыгында футбол, волейбол, баскетбол уеннары өчен мәйдан һәм балалар өчен атынгыч, таучык, турник, комлы мәйданчык бар. Кечерәк балалар үз мәйданчыгында күңел ачса, командалар спорт төрләрендә көч сынашты. Ә авыл халкын район мәдәният хезмәткәрләре концерт  номерлары белән ял иттерде. Киләчәктә дә әлеге мәйданчык яшьләр һәм балалар тавышыннан гөрләп торсын.

 

Гөлнур Миннебаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International