Кайт авылга, тарт гармуның...

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

Безне Үгез-Елга авылында Рәйхана белән Зәкәрия Җәләлетдиновлар гармун уйнап, җырлап каршы алдылар. Зәкәрия капка төбендә эскәмиядә рәхәтләнеп гармун уйный...

Җырым белән бергә

Сезнең күңелләргә

Килә минем кереп каласым...

Узган ел мин аларны Яңа Кырлайда булган “Ат көне”ндә күрдем. Җигүле атта гармунда уйнап, матур итеп җырлап, мәйдан әйләнде алар. Шул вакытта алар белән якыннанрак танышырга дип күңелгә беркетеп куйдым. Без аларга Шушмабаш мәдәният йорты җитәкчесе Динә Әхмәтҗанова белән килдек. Рәхмәт Динәгә, бик күркәм кешеләр белән таныштырды ул безне!

Күрешкәч, сөйләшә-көлешә ишегалдына уздык. Анда үзе бер рәхәт манзара: аллы-гөлле чәчәкләр, тирә-юньгә мәдхия җырлап йөргән тавыклар... Шау-гөр килеп, фотоларга төшә-төшә өйгә кердек. Агач өй, агач идәннәр. Һавасы да һавасы! Түр яктагы стеналар Мактау кәгазьләре, Дип-ломнар, Рәхмәт хатлары белән тулы. Җыр фестивальләрендә, үзешчән композиторлар конкурсларында җиңүләр – кайсын карарга белмисең – алар күп. Гомер буе Казанда яшәп, лаеклы ялга чыккач, Зәкәриянең туган нигезе Үгез-Елга авылына күченеп кайталар. Зәкәриянең әти-әнисен карап-тәрбияләп, соңгы юлга озаталар. 

Зәкәрия сүзне “Менә китабым чыкты”, – дип, табадан гына төшкән иҗат җимеше белән таныштырудан башлады. Язучы, шагыйрә, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдәвес Әһлия шигырьләренә Зәкәрия Җәләлетдинов көйләр иҗат иткән. Кереш сүздә Фирдәвес Әһлия болай дип язган: “Бер бәйрәм концерты вакытында Зәкәрия моңлы итеп тальян гармунда, курайда уйнап, Рәйхана сандугачныкыдай матур тавышы белән җырлап торган чакта күңелемә кылт итеп бер уй килде. Шушы гүзәл затларның җанында үз моң чишмәләре дә бардыр кебек тоелды миңа. Күңел сизгерлеге алдамады. Озакламый Зәкәрия минем “Сандугачлы гармун” дигән шигыремә көй язды. Җырлар бер-бер артлы туа, сәхнәләргә менә, тамашачыбыз күңелен яулый, уңыш казана торды”.

Зәкәрия Үгез-Елга авылында туып үскән. Ә Рәйхана Балык Бистәсе районы Югары Орга авылыннан. Бер-берсен Казанда Ленин исемендәге  мәдәният йортында “Кичке утлар” хорында күреп ала алар. Һәм гомерлеккә. Икесе дә җырлый. Зәкәрия гармунда уйный. “Башта кибеттә, аннан балалар бакчасында эшләдем, – дип сөйли Рәйхана. – Ә Зәкәрия хәрби хезмәттә булды. Ике малай үстердек. Җырны, сәхнәне ташламадык. Әлфия Афзалова белән дә концерт куеп йөрдек. Бер-беребездән көнләшмәдек. Бер-беребезне ихтирам итеп, килешеп яшәдек”. Алар үзләренә охшаган җыр-моңга бай оныклары турында да яратып сөйлиләр.

– Без җырдан, музыкадан башка яши алмыйбыз, – ди алар. – Өйдә дә рәхәтләнеп җырлыйбыз.

Зәкәрия баянын кулына алды. Рәйханә җыр башлады. Аннан кыңгыраулы гармун телгә килде. Бу юлы Зәкәрия сүзләрен һәм көен үзе язган “Гармунчыга” дигән җырны җырлады.

Кайт авылга,

          тарт гармуның,

Талмас һич беләкләрең.

Көй чыгарган

              йөрәкләрнең

Изге ул теләкләре.

Үгез-Елга авылында менә нинди кешеләр яши! Моннан бер ел элек алар белән якыннан танышасы килү теләге, шагыйрә Фирдәвес Әһлия әйткәнчә, күңел сизгерлеге безне алдамады. Күңелләре тулы җыр, моң икән... Исән-сау булсыннар!

 

Румия Надршина

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International