Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен Фермерлар көне белән котлыйм!
Министрлык авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген Татарстанда 3 992 фермер эшчәнлек алып бара. Алар көче белән 2019 елда гына да 25 млрд. сумнан артык продукция җитештерелгән.
Социаль хезмәткәрләр ел да үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен матур итеп билгеләп үтә иделәр. Табигать кочагына чыгалар, бер-берсен котлыйлар, күңелле итеп ял итәләр. Ә быел коронавирус белән бәйле чорда бәйрәмнәре тыйнак кына үтте. Көндезге сәгать 3тә хакимият бинасында видеоконференциядә катнаштылар. Үзләренә карата иң җылы сүзләрне ишеттеләр...
Республикада 200 мең татарстанлыга 10 меңгә якын белгеч социаль хезмәт күрсәтә. Ә социаль ярдәмне республикада 1,5 миллион кеше ала.
– Бу саннар уйланырга мәҗбүр итә, – дип сөйләде Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова. – Безнең социаль хезмәткәрләр җилкәсендә нинди зур йөк тора. Аз гына сан белән дә искиткеч зур һәм әһәмиятле эшләр башкарып була. Социаль хезмәткәрләр хезмәте, тырышлыгы бәрабәренә ялгыз, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр йөзендә елмаю, бәхет чаткылары кабына.
Яңгырлар дым запасын өстәп тора. Узган шимбә, якшәмбедә район буенча уртача 15 мм яңгыр яуган. 25 мм.га җиткән урыннар да бар. Кайбер хуҗалыкларда яңгыр бераз арышларны еккан.
– Артык зыян юк, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов. – Бик кирәкле, шәп яңгырлар яуды.
4 июньдә хуҗалыкларның җитәкчеләре, баш агрономнары катнашында чәчүлекләрне кабул итү булды. Җитәкчеләр үз территорияләреннән узганда һәр басу белән таныштырып бардылар.
“Яңарыш” ширкәтендә көзге культуралар яхшы хәлдә, югары уңыш вәгъдә итәләр. Язгы культуралар тигез тишелгән, күпьеллык үлән басуларының да уңышы мулдан булачак.
Шуларның иң мөһимнәре – ТАССР төзелүгә – 100 һәм Арча районы оешуга 90 ел. Районыбыз элек-электән бөек мәгърифәтчеләре, күренекле язучылары, танылган фән эшлеклеләре белән дан тотты. Әнә шул фидакарь, туган төбәк дип җан атып яшәүче шәхесләребезгә быел “ТАССР төзелүгә 100 ел” юбилей медальләре тапшырылды.
Узган атнада Арчаның 6нчы мәктәбендә узган әлеге матур чараның шаһите булырга насыйп итте. Биредә районыбыз үсешенә зур өлеш керткән мөхтәрәм ветераннар чакырылган иде. Аларны Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев котлады. Сәхнә түренә чакырып, медальләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырды. “Арча – тарихлы, исемле район. Сезнең кебек кешеләр белән горурланып яшибез”, – дип башлады ул үзенең чыгышын. Залда утыручы ветераннарга рәхмәт сүзләрен әйтте. Һәркайсына карата олы хөрмәтен, горурлык хисләрен белдереп, иң ихлас теләкләрен җиткерде.
Мөндеш, Наласа, Урта Курса авылларында илкүләм проект кысаларында спорт мәйданчыклары төзелеше бара. Бүгенге көндә иң күп эш башкарылганы Мөндештә.
Биредә мәйданчыкның нигезен әзерләү, шөгыльләнү мәйданына резин катлам җәю әлегә 80 процент кына башкарылса да, инде коймалап алганнар, уен җиһазларын да урнаштырганнар. Урта Курсада да мәйданчык коймалап алынган.
Тик анда әле мәйданның нигезен салу буенча эш бик аз эшләнгән, резин катлам юк. Наласада әлегә мәйданчык буласы урынга ком гына түшәлгән килеш тора. Иң күп эш башкарыласы урын да биредә. Мәйданчыклар “Универсаль спорт мәйданчыклары төзелеше” республика программасы нигезендә урнаштырыла. Волейбол һәм баскетбол уеннары өчен дип махсуслаштырылган. Әлегә алар районда өчәү генә булса да, киләчәктә саннары артыр дип өметләнә район җитәкчелеге.
Өздереп гармун уйныйлар
Наласа авылында.
Йөрәгемә утлар яктың —
Янам мин ялкынында.
Шушы юллар белән башланган “Наласа авылы көе” җыры бәйгене башлауга этәргеч булып торды. Интернет челтәреннән Наласа авылы турында видео караганнан соң, бәйге уздыру уе килде. Районыбызның калган авыллары турында да җырлар һәм аларның матурлыгын чагылдырган фотосурәтләр бар бит. Нигә әле алардан да “клип” ясамаска, дип уйладык.
Бервакыт редактор Ренат Таҗиев бик четерекле эш кушты.
– Мәсьәлә бик җитди, тикшермичә кала алмыйбыз. Менә бу хатны укып чык. Сүз районда билгеле кеше турында бара. Каш ясыйм, дип күз чыгару кебек булмасын.
Хат имзасыз, кыска иде: “Сез Фәлән Фәләновның күкрәк тулы орден, медальләр белән фотосын басасыз, аның орден, медальләре юк”.
Сүз районда абруйлы, президиумнарда иң алда орден, медальләрен балкытып утыра торган шәхес турында бара. Ул әле яшь буенча да миннән күпкә өлкән кеше. Ничекләр дип аңа сүз кушарга...
Сентябрьнең кояшлы, матур көне. Әкрен генә Арча урамнары буйлап атлыйм. Капкалары ачык, бакчалары тулы аллы-гөлле чәчәкләр, кызарып пешкән алмалар эленгән алмагачлар, кыяр-кыймас кына кыңгырау төймәсенә басам. Ишекне хуҗабикә ачты, ул мине белә, редакциягә язмалар китергәли. Өйгә керергә чакыра, минем керергә аяклар тартмый. Тышта гына сөйләшергә исәп.
Янгын шәхси эшмәкәрләр Әмир һәм Алсу Нигъмәтуллиннарның озак еллар дәвамында төзегән бизнесларын көлгә калдырды.
Санаулы минутлар эчендә ут агач материаллары складын, автосервисны, автомойканы, административ бинаны юк итте, дүрт мунчаның берсенә зур зыян салды. Ул көнне Арча күген генә түгел, эш урыным бар, дип сөенеп, шунда эшләп йөрүчеләрнең дә күңелләрен кара болыт каплады.
Шушы урында күз алдыма бер кинофильм килеп басты. “Сез университетта фәнни коммунизм укытканда, мин көн-төн башны күтәрмичә эшләдем, баттым, әмма калкып чыктым, тырмашып югарыга үрмәләдем”, – ди анда бер бизнесмен нәфрәтен белдерергә теләгән ханымга.
Уку елы тәмам. Ә алда тулы бер җәй. Балалар белән бергә әти-әниләр дә каникуллар башланды, дип сөенә. Чөнки бергәләп өй эше әзерлисе, нервы бетерәсе юк. Әмма әти-әниләргә икенче мәшәкатьләр өстәлә.
Каникулны файдалы итеп үткәрү, җәйгә, киләсе уку елына киемнәр алу кебек сораулар алар. Ә бу уңайдан Арча һәм Биектау районнарындагы “Санитария һәм эпидемиология үзәге”нең табиб-эпидемиологы Эльвира Шәйхуллинаның әйтер сүзе бар.
– Сыйфатсыз өс, аяк киемнәре балаларның сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин, – дип сөйләде Эльвира Гаделҗановна. – Балалар өчен товарларны махсус кибетләрдән, базарлардан сатып алырга кирәк. Товарны сатып алганда аның этикеткасына игътибар итәргә киңәш итәбез.
– Товарга беркетелгән язуда бигрәк тә нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?
– Товарның ярлыгындагы мәгълүматлар аңлаешлы итеп рус телендә язылган булырга тиеш. Анда продукциянең кайсы илдә эшләнгәне, эшләүченең фирменный исеме, адресы, товарның исеме, составы, размеры, куллану инструкциясе һ.б. языла.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында цифрлы технологияләр нигезендә Татарстан фермерларының азык-төлек продукциясен сату системасын үстерү планлаштырыла. Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуда РИВЦ генераль директоры Нияз Хәлиуллин, Татарстанның Фермер һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, «Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ директоры Илнур Хәбибуллин, Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге, фермер хуҗалыклары вәкилләре һәм башка җаваплы затлар катнашты.
Киңәшмә барышында җитештерелгән продукцияне сатканда фермерлар очраша торган проблемалар турында фикер алыштылар, алар арасында иң кискеннәре: сатылмаган продукцияне кире кайтару, эре сәүдә челтәрләренә керү кыенлыгы, югары сәүдә өстәмәләре һәм тотрыклы ихтыяҗ булмау.