ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2020 ел
җомга

1981 елның җәе бик коры килде. Яңгырлар юк, терлекләргә кышка әзерләрлек үлән дә юк. Райкомның беренче секретаре Харис Зәйнуллин район активы җыелышында: “Быел бар бәхет урманда! Иртәдән оешма, предприятиеләрнең ишекләренә йозак эләсез. Үзем тикшереп йөриячәкмен!” – диде.

Һәр оешмага, предприятиегә яфрак азык әзерләү заданиесе җиткерделәр. Бу райкомның үзенә дә кагыла иде. “Кабинетта берегезне дә күрмим! – диде Зәйнуллин. – Кәгазьләрне кыш көне язарсыз!”

Безгә Венета урманына барасы. Юл уңаеннан ир-егетләр кибеткә кереп запас туплап чыктылар. Ашарга-эчәргә җитәрлек, тынчу кабинетларда тирләп-пешеп утырганчы, урман һавасын сулап кайтуы үзе бер рәхәтлек бит инде! Җырлыйм дисәң, җырларга, уйныйм дисәң, уйнарга була, гаеп итүче юк.

Бер атнадан Зәйнуллин тагын киңәшмәгә җыеп алды: “Җитәр анда сезгә гармун уйнарга өйрәнергә, эшләргә кирәк!” – диде.

Әле илдә пандемия башланганчы ук кибетләрдән үземә килешле күлмәк эзләп йөрдем һәм ниһаять таптым. Әлбәттә, мин аны кибетнең махсус киенү бүлмәсендә киеп карадым да, үземә килешүенә инанып, алырга уйладым. Тик өйгә кайтып, тагын бер киеп, көзгедәге чагылышымны күргәч, күлмәкнең килешеп бетмәвен ачыкладым. Өстәвенә, якыннарым да шул фикердә булып чыкты.

Иртәрәк барырга җай чыкмаганга, күлмәкне ике көн узгач кына кире тапшырырга киттем. Сатучы, товарны кире китерүемә шат булмавын сиздереп, товарны алмаштырып кына булачагын әйтте. “Нигә шул ук көнне килмәдең?” дип шелтәсен дә белдерергә “онытмады”. Закон буенча товарны 14 көн эчендә алмаштырып булачагын төгәл белсәм дә, кире кайтару мөмкинлегенә шигем бар иде, шуңа күрә сатучыга дәлилләп бирә алмадым. Шулай да, товарны алып калып, акчамны кире кайтардылар.

Россия Федерациясе законнары белән гражданнарның әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә иҗтимагый контрольне гамәлгә ашыру мөмкинлеге каралган.

«Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» 2002 елның 10 гыйнварындагы 7-ФЗ номерлы Федераль законның 68 статьясы нигезендә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә иҗтимагый контроль (иҗтимагый экологик контроль) җәмәгать берләшмәләре һәм башка коммерцияле булмаган оешмалар, аларның уставлары нигезендә, шулай ук гражданнар тарафыннан законнар нигезендә гамәлгә ашырыла.

 Табигатьне саклау өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге органнарына ирекле һәм түләүсез нигездә ярдәм күрсәтергә теләк белдергән 18 яшькә җиткән гражданнар әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә җәмәгать инспекторлары буларак иҗтимагый контрольне гамәлгә ашыра алалар.


17
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 23 июнендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республиканың баш суд приставы- Татарстан Республикасы буенча Федераль суд приставлары хезмәте идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы тарафыннан бергәләп гражданнарны тематик кабул итү булачак.

         Кабул итүгә алдан язылу өчен телефон: (843) 236-41-80 (Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе).

        Гражданнар Сәрия Сабурскаяга һәм Әнвәр Закировка сорауларын турыдан-туры тоташу юлы белән «Skype", "Zoom" яки "WhatApp" программалары аша бирә алалар.

Татарстан Республикасының Президент аппараты җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов районнарда 4 июльне сабантуйларны үткәрү көне итеп атады

Ул бу карар турында муниципаль берәмлекләр Советы президиумы утырышында әйтте. Әмма әле бу төгәл билгеләнгән көн түгел. Соңгы сүзне район җитәкчелеге әйтәчәк. Коронавирус пандемиясе шартларында массакүләм чараларны үткәрү максатка ярашлымы икән?!

Иң кыйммәт нәрсә – кеше гомере, сәламәтлек. Бу кыйммәтләрне район башлыгы Илшат Нуриев та бар нәрсәдән өстен күрә. Быел, күпләп җыелып, сабантуйлар үткәрүдән тыелып торачакбыз. Алда әле сабантуйлар күп булыр...

Сүз дә юк, җәйгә якынлаша башлагач, сабантуйларны көтәбез! Авыл кешесе сабантуйга әзерләнә башлый. Җыештыра, каралты-курасын бер кат барлый: буйыйсын буйый, төзәтәсен төзәтә, яңартасын яңарта. Бала-чагасына, үзенә яңа киемнәр ала. Ә читтәгеләрне туган җир, күңелне алгысытып, үзенә тарта... Йөрәк кая-дыр ашкына. Күрәсең, җир-су көче бу. Ул ярсулар, бары тик авылга сабантуйга кайтып килгәч кенә басыла, диләр.

Ришат Вәлиев – Түбән Мәтәскә авылы егете. Казан дәүләт ветеринария академиясен тәмамлаган, Арча районының “Яңарыш” хуҗалыгында баш зоотехник булып эшли.

– Ришатка терлек азыгы әзерләү буенча бөтен вәкаләтләр  бирелгән, – ди хуҗалык җитәкчесе Илгизәр Садыйков. – Бу өлкәдә ул командир да, глава да.

Яшь белгечкә мондый бәя бирү, ышаныч күрсәтү күп нәрсә турында сөйли. Чөнки яңа инвесторлар бирегә зур планнар белән килде. Игенчелектә дә, терлекчелектә дә яңа программалар буенча эшлиләр. Таләпләр бик югары, “арбадан” төшеп калмау өчен ныклы белем дә, тырышлык та кирәк.

– Безгә басудагы мәйданнарны тизрәк бушату түгел, ә тулы кыйммәтле азык җитештерергә кирәк, – дип дәвам итә җитәкче. – Азыктагы аксымның язмышы бүген хәл ителә.


15
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эш башлаучы фермерларга ярдәм итүгә грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясау турында хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 250 млн. сум тәшкил итте.

Конкурска гариза биргән 136 крестьян (фермер) хуҗалыгыннан 63 КФХ бүленгән акчалар лимиты кысаларында грантка ия булдылар. Эш башлаучы фермерларга ярдәм итү өчен өстәмә акчалар бүлеп бирү тәртибенең 3.12 пункты нигезендә 2020 елда тагын 45 КФХ өстәмә конкурс үткәрмичә генә грант алачак.

Җиңүчеләрнең тулы исемлеге белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында сылтама буенча танышырга мөмкин.

Татарстан Республикасында азык әзерләүнең барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде. Бүгенге көнгә 3 мең тонна печән һәм 180 мең тонна сенаж әзерләнгән. Дымлылык саклану сәбәпле, темплар түбән.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцияэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.


11
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Су кодексының 6 статьясы нигезендә дәүләт яки муниципаль милектәге су өсте объектлары гомуми файдаланудагы су объектлары, ягъни һәркем файдалана алырлык су объектлары булып тора.

Шуңа бәйле рәвештә, һәр граждан гомуми файдаланудагы су объектларына ирекле керергә һәм аннан шәхси һәм көнкүреш ихтыяҗлары өчен бушлай файдаланырга хокуклы.

Моннан тыш, һәр граждан гомуми файдаланудагы су объектларының яр буенда йөрергә, шулай ук һәвәскәр һәм спорт балыкчылыгы белән шөгыльләнергә (механик транспорт чараларын кулланмыйча), йөзү җайланмаларын кую өчен файдаланырга хокуклы.

Сезнең барыгызны да дәүләтебез бәйрәме - Россия көне белән котлыйм! Бу- илебездә яшәүче күпмилләтле халыкның уртак бәйрәме, Ватаныбызның үткәненә, хәзергесенә һәм киләчәгенә катнашы булган һәр кеше өчен  татулык, ирек бәйрәме.

Россия тарихы – ул һәрберебез тарихы.  Ул безнең кече Ватаныбыз -туган республикабыз һәм Арча җире тарихы. Россиянең бүгенгесе һәм киләчәге безнең барыбызның да уртак хезмәтенә һәм гражданлык җаваплылыгына бәйләнгән. Ватаныбызның чәчәк атуы, бөеклеге өчен бездән тугрылык, иҗади хезмәт сорала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International