Пандемия вакытында табибларның эшчәнлеге халык алдында үз бәясен тапты, ди белгечләр. Халык моңарчы табибларга төрле караш белән караса, пандемия вакытында күпләр үзләренең ышанычын, дәвасын нәкъ менә шул ак халат ияләре аша тапты.
Бәйрәм көнендә дә алар уяу булып, беренче ярдәм күрсәтергә әзер торачак. Чөнки бу һөнәрне сайлаучылар өчен ял да, бәйрәм көннәре дә, тәүлекнең сәгатьләре дә юк. Алар кешеләргә ярдәм итәргә хыялланып сайлаган һөнәрләренә тугры калып эшли, яши. Хәтта лаеклы ялга чыксалар да, ярдәм сорап килүчеләрне кире бормыйлар.
Безнең районга ничек килеп эләккән соң бу дошман?
Сосновский балтырганы дигән үсемлек табигый шартларда Кавказ якларында тау урманнарында һәм болыннарда үсә.
4 метрга кадәр үсәргә мөмкин, тамыры 2 метрга җитә, бер үсемлек 100 меңгә кадәр орлык бирә. Нинди яхшы үсемлек, дип тел шартлата белгечләр. Аны әкеренләп безнең зонага да кертә башлыйлар. Әмма ул безнең якларда явыз дошманга әверелә, кыскасы, җенне шешәдән чыгаралар. Ул экосистеманы бозучы булып чыга. Башка үсемлекләрне кысрыклый, һөҗүмгә күчә һәм җиңүләр яулый.
Лаеклы ялда да актив тормыш белән яши Бөек Ватан сугышы ветераны Равил Фазлыев
Иске Йорт авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Равил абый Фазлыев белән очрашкач болытлы көндә дә кояш чыккандай була. Йөзе һәрвакыт ачык, балкып тора. Ә бит бу кешегә күпме сынаулар үтәргә туры килгән.
Равил абый 6 ир балалы гаиләдә үсә. Җидееллык мәктәпне тәмамлауга бригадир итеп куялар аны. Әмма анда озак эшләргә туры килми, 17 яше тулып үтүгә, 1943 елда армиягә алалар.
Субаш Аты кызы ул. Сугыш башланганда аңа нибары 11 яшь була. Әтисе сугышка китә дә, кире әйләнеп кайтмый. Әниләре берсеннән-берсе кечкенә 4 кыз бала белән тол кала.
– Биш сыйныф кына укып калдым. Укуымны дәвам итә алмадым. 12 яшьтән колхоз эшенә чыгарга туры килде. Күрше кызы белән икебезне Мөрәлегә урман кисәргә җибәрделәр. Шунда бригадир безне урманга кертмәде, кире кайтарып җибәрде. Тик бер айдан барыбер урман кисәргә эләктек. Бу юлы инде Сеҗе урманына.
Сугыш елларында күргәннәрен искә төшереп шулай сөйләде дә сөйләде Иске Иябаштан Рау-за апа Гыйлемшина. Ат белән сукага чыгулары турында да әйтеп үтте.
Арчабызда ишегалды концертлары кую традициягә әйләнеп китте.
Күпләп җыелырга һәм күләмле чаралар уздырырга ярамау сәбәпле, май аеннан башлап районыбызның мәдәният идарәсе әнә шундый концертлар оештыра башлады. Шәһәр халкы мондый үзенчәлекле чараны күтәреп алды һәм дәвамын сорады. Шул сәбәпле, һәр атна уртасында, халык соравы буенча, ишегалды концертлары бүген дә дәвам итә. Биредә җыр-бию, матур сүз белән бергә, лаеклы шәхесләргә медальләр дә тапшырыла, мактау һәм рәхмәт сүзләре дә яңгырый.
Бу сәяхәтебез барышында Суслонгерның күп серләре ачылды
6 июньдә Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов җитәкчелегендә безнең делегация Мари Илендәге Суслонгер җирлегенә барып сугыш елларында шундагы өйрәнү лагерьларында вафат булган якташларыбызны искә алды.
Кемнәрнең газизләре икән бу исемлектә?!
Делегацияне җирле хакимият вәкилләре, тарих белән кызыксынучылар каршы алды һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына биредә төзелгән истәлекле урыннар, мемориаллар белән таныштырдылар. Район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин мәрхүмнәр рухына дога кылды, хәрби хезмәт ветераннары, яшь армиячеләр, Арча ДОСААФы һәм Хәрби комиссариат хезмәткәрләре Суслонгер зиратында арчалар куйган һәйкәлне чистартып чәчәкләр утырттылар, веноклар куйдылар.
“Без – Тукай оныклары” дигән палаткалы лагерь Арча педагогика көллияте базасында июльдә эшләячәк
Район хакимиятенең утырышлар залында балигъ яшенә җитмәгән балалар эшләре һәм аларның хокук-ларын яклау буенча комиссия утырышы булды.
Киңәйтелгән утырышны комиссия рәисе, район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова алып барды. Балалар тормышына кагылган күп төрле мәсьәләләр күтәрелде. 2020 елның 1нче кварталында балалар арасындагы җинаятьчелек, аларны ничек булдырмый калу, комиссиядә исәптә торган яшүсмерләрне җәйге чорда эшле итү, быел 9 сыйныфны тәмамлап, мәктәптән киткән егетләрне һәм кызларны һөнәр алу йортларына укырга кертү, җәйге лагерьлар, янгын куркынычсызлыгы һ.б. – сөйләшү өчен темалар күп иде.
– Мәктәп яны лагерьлары 3 августтан эшли башлаячак, – дип сөйләде район мәгариф идарәсе методисты Лия Ильина. – “Шатлык” лагере ачылмаячак. Палаткалы лагерь “Азимут” шулай ук быел булмаячак.
Район хакимиятенең утырышлар залында балаларның җәйге каникулларында хәвеф-хәтәрләрне булдырмау максатыннан видеобрифинг булды.
Ул республика Хөкүмәт йортында шәһәр һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары өчен үткәрелде. Брифинг ТРның кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов, ТРның янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Сергей Сергеев катнашында үтте.
Статистикага күз салыйк. Быел янгыннар вакытында республикада ике бала һәлак булды, 8 бала төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр ала. Узган ел янгында 6 бала һәлак була, 9 бала зыян күрә. Үлем белән тәмамланган янгыннар барысы да үз йорты белән яшәүчеләр гаиләсендә килеп чыккан. Янгыннар күп очракта балалар шаяруыннан килеп чыккан. Төп сәбәп шушы. Балалар шырпы, зажигалкалар белән уйнаган. Ата-аналарның балаларын караучысыз калдырулары, өлкәннәр ягыннан контроль булмавы, баланы өйдә бикләп калдырулар аяныч хәлләргә китерә.
Гаиләдәге җиде баланың бишесе кызамыктан үлә. Бары тик икесе генә исән-сау үсә. “Энем дә вафат инде”, – ди Симетбаштан Дания Гайфуллина.
– Сугыш башланган! Ир-егетләрне армиягә алып китәләр! Өлкәннәрнең бу сүзләре безне бермәл аптырашта калдырды. Нинди сугыш? Нәрсәгә сугышалар? Тормыш авырлык-лары әле яши дә башламаган килеш бугаздан тотып алгач кына аның нинди афәт икәненә төшендек.
Дания апа сүзен әнә шулай башлап китте. Күп еллар үтеп, маңгайдагы эзләр тирәнәйгән, чәчләр чаларган саен үткәннәр дә еракта кала бирә. Әмма үзәкләргә үтеп кергән бу көннәрне һәр ветеран яхшы хәтерли.
ТАССР төзелүнең 100 еллыгы бөтен татар халкы һәм төбәк тарихында бик әһәмиятле чор
ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан районыбыз һәм республикабыз күләмендә танылган, туган җиребезнең данын еракларга җиткергән асыл затларыбызны бүләкләү тантанасы матур чара булып кабатлана.
Берничә атна элек мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган ветераннар бүләкләнсә, узган атнада сәламәтлек сагында торучылар, район һәм шәһәр хакимиятендә эшләп чыккан ветераннар, бүген дә хезмәт куючы мактауга лаек җитәкчеләр бүләкләнде. Бәйрәмне башлап, хөрмәтле кунакларны Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев котлады һәм аларга медальләр тапшырды.