Утлы яшьлек

2020 елның 19 июне, җомга

Субаш Аты кызы ул. Сугыш башланганда аңа нибары 11 яшь була. Әтисе сугышка китә дә, кире әйләнеп кайтмый. Әниләре берсеннән-берсе кечкенә 4 кыз бала белән тол кала.

– Биш сыйныф кына укып калдым. Укуымны дәвам итә алмадым. 12 яшьтән колхоз эшенә чыгарга туры килде. Күрше кызы белән икебезне Мөрәлегә урман кисәргә җибәрделәр. Шунда бригадир безне урманга кертмәде, кире кайтарып җибәрде. Тик бер айдан барыбер урман кисәргә эләктек. Бу юлы инде Сеҗе урманына.

Сугыш елларында күргәннәрен искә төшереп шулай сөйләде дә сөйләде Иске Иябаштан Рау-за апа Гыйлемшина. Ат белән сукага чыгулары турында да әйтеп үтте.

– Иң авыры – атлар көче генә җитмәде, колхоз үгезе белән урман, Югары Аты белән ике арага таш ташыдык. Ул үгез иза чиктерә иде. Куак арасына кереп китә дә, чыгара алмый тилмерәсең. Көчебез дә шуның кадәр генә булгандыр инде, барыбыз да ачлар. Карлы басудан черек бәрәңге җыйганнарны гомер онытасы юк. Аннан кычыткан, алабута, бәрәңге яфрагы... 1941 елдан 1953 елга кадәр ипи күрмәдек. 1953 елны эшләгән өчен икмәк бирделәр. Бер хезмәт көненә 50 грамм исәбеннән. 120 хезмәт көне мәҗбүри иде. Эшләүчеләре күп булган гаиләләргә ярыйсы гына эләкте, 5-10 килограмм белән калганнар да булды. 1940 елда туган сеңлем бар иде. Аны ничек үстердек икән дим хәзер. Үзе дә ач булгач, әнинең кая имезергә сөте булсын инде. Ачтан шешенде балакай. Шунда безгә 12 килограмм он бирделәр.

Сугыш тәмамланган көнне дә хәтерли Рауза апа. “Без мәктәптә идек. Безнең авылда ул чакта 10 еллык мәктәп белән балалар йорты бар иде. Утар Атыдан бер хатын-кыз менеп, сугыш бетүе турында әйтте. Сөенче алган өчен аңа 16 килограмм он бирделәр. И, сөенгәнен күрсәң аның. Әле дә шул күз алдымда”, – диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International