“Ут миңа кадәр килеп җиткән иде”

2020 елның 19 июне, җомга

Гаиләдәге җиде баланың бишесе кызамыктан үлә. Бары тик икесе генә исән-сау үсә. “Энем дә вафат инде”, – ди Симетбаштан Дания Гайфуллина.

– Сугыш башланган! Ир-егетләрне армиягә алып китәләр! Өлкәннәрнең бу сүзләре безне бермәл аптырашта калдырды. Нинди сугыш? Нәрсәгә сугышалар? Тормыш авырлык-лары әле яши дә башламаган килеш бугаздан тотып алгач кына аның нинди афәт икәненә төшендек.

Дания апа сүзен әнә шулай башлап китте. Күп еллар үтеп, маңгайдагы эзләр тирәнәйгән, чәчләр чаларган саен үткәннәр дә еракта кала бирә. Әмма үзәкләргә үтеп кергән бу көннәрне һәр ветеран яхшы хәтерли.

– Бишенче сыйныфка бара алмадым мин. Авырып киттем. Аякка баскач, ферма мөдире мине яшь бозаулар карарга куйды. Ул вакытта сыеры да күп түгел иде инде. Бозаулар да ун гына. Әмма барыбер тәрбияләргә кирәк. Утын юк. Казан астына салам ягып аш пешерәм. Бервакыт казан каршында утырган килеш йоклап киткәнмен. Ут җирдәге саламга төшеп, миңа кадәр килеп җиткән. Ферма мөдиренең Дүнә, дип кычкыруына уянып киттем. Мине Дания түгел, Дүнә дип йөртә иде ул. Суны су буеннан үгез җигеп ташыйлар. Атлар күтәрәмгә калды. Без үзебез дә бала гына бит әле, күтәрә алмыйбыз, көч юк. Аннан ашарына булса иде. Көнгә 200 грамм ипи бирәләр. Яшелчә бакчасы бар иде. Бераз ашарга булыр дип шунда су сибәргә йөрдем. Авыр, ермактан су алып сибәргә кирәк. Әмма түзәбез. Чөнки 200 грамм вак бәрәңге, кечкенә генә кисәк булса да ипи бирәләр. Әни бик тырыш булды. Сыерны бетермәде. Бераз булса да тамак ялы булыр дип иртән сөт эчертә иде. Эчмим, дип карышам. Чөнки сөт тамакны туйдырмый, эчне генә күпертә, – диде Дания апа.

Басу эшләре дә эләгә яшь кызга. Көздән калып бозга каткан көлтәләрне алып кайтып киптерүләрен гомер онытмый ул. Шул бозлы ашлыкны җылытып ашый да идек, ди. “Ипие баллы-төче була иде. Балан бәлеше кебек җәелеп пешә, тәме... авызга кабарлык түгел инде. Әмма... кая барасың. Чи бәрәңгене дә актарып алып җыеп бетерә идек”, – ди. Бервакыт үгез җигеп печәнгә барганнар. Тауга менеп җиткән генә булалар, үгез арбасы белән бергә таудан тәгәри дә төшеп китә. Көч-хәл белән торгыза. Ярый әле ферма мөдиренең киңәше исенә төшә.

– Шулай да үз күңелебезне үзебез күрергә тырыша идек. Аулак өйләргә йөреп, күңелле итеп яшәдек, – диде Дания апа Гайфуллина. – Сугыштан соң да фермада эшләдем. Мин үзем Яңа Кишеттән. 1955 елда Симетбашка кияүгә килдем. Матур гына гомер иттек. Балаларым игелекле булды. Өч улым авылда. Кызым Зәйнәп янымда. Казаннан мине карарга кайтты. Оныкларым да 25ләп бугай инде. Яшьлегем авыр булса, картлыгым кадер-хөрмәттә үтә. Шуңа сөенәм.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International