Әле бу турыда күпләр белми. Авыл халкы язгы чәчүне тәмамлагач печән өстенә, уракка әзерләнә. Кәефләр яхшы, игеннәр мул уңыш вәгъдә итә...
1941 елның 22 июнь иртәсе илебездәге тыныч тормышның астын өскә китерә. Немец самолетлары иртәнге дүрт туларга унҗиде минутта көнбатыштагы шәһәрләребезне бомбага тота, йокының иң татлы вакытын сайлый фашист.
Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар йортында өченче үзизоляция режимыннан чыгучыларны хезмәттәшләре алмаштырды
Республиканың төрле тәрбия йортларында эшләүче хезмәткәрләргә пандемия сынау чоры булды — коронавирус йоктырудан саклану өстенә, алар айлар буе ябылуда ятып эшләргә мәҗбүр.
Һәркем өчен иң мөһим нәрсә – сәламәтлек. Сәламәтлек сагында торучы затлар көн дими, төн дими хезмәт куялар. Бәлки кайчакта без аларның хезмәтләрен бәяләп тә бетермибездер.
2020 елның 22 июнендә наркотикларга каршы айлык кысаларында Арча муниципаль районының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге хезмәткәрләре Арча районының тарихи урыннары буйлап велоэкскурсия үткәрделәр.
2020 елның 1-27 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә 26 нчы июнь-Халыкара наркотик чаралар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган «Наркотикларсыз яшәү» республика акциясе уза.
Айлыкны үткәрүнең төп максаты-республика территориясендә наркоситуацияне яхшырту, шулай ук наркомания һәм наркоҗинаятьләр таралуга каршы тору мәсьәләләрен хәл итүдә дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнарының, хокук саклаучыларның, гражданнарның һәм халыкның тырышлыгын берләштерү.
2 июльдән 4 июльгә кадәр Татарстанда «Татарстанда Кыр көне - 2020» кыр форматындагы иң зур күргәзмә узачак. Күргәзмәдә авыл хуҗалыгы культураларының 100дән артык сортын һәм гибридын гына түгел, ә иң яңа заманча авыл хуҗалыгы техникасын, терлекчелек, үсемлекчелек һәм агросәнәгать секторын цифрлаштыру өлкәсендәге алдынгы казанышларны да күрергә мөмкин булачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы «Татарстан-2020» илкүләм проектлар конкурсына гаризалар кабул итү башлануы турында хәбәр итә. Конкурсны оештыручылар - «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Төбәк сәяси Советы Президиумының илкүләм проектларны мәгълүматлаштыруда һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасының мәгълүмати технологияләргә һәм элемтәгә дәүләт идарәсен цифрлы үстерү министрлыгы, төбәк проект офислары, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе. Конкурста теләгән һәркем катнаша ала.
Россия Федерациясе законнары белән гражданнарның әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә иҗтимагый контрольне гамәлгә ашыру мөмкинлеге каралган.
«Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» 2002 елның 10 гыйнварындагы 7-ФЗ номерлы Федераль законның 68 статьясы нигезендә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә иҗтимагый контроль (иҗтимагый экологик контроль) җәмәгать берләшмәләре һәм башка коммерцияле булмаган оешмалар, аларның уставлары нигезендә, шулай ук гражданнар тарафыннан законнар нигезендә гамәлгә ашырыла.
Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез-медицина хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Сез үзегезне иң кирәкле һәм мөһим һөнәрләрнең берсенә багышлаган кешеләр. Сезгә һәрвакыт авыр минутларда мөрәҗәгать итәләр. Авырулар сездән дәвалау гына түгел, кайгыртучанлык, җылы сүз дә көтәләр.
Арча районының сәламәтлек саклау оешмаларында югары квалификацияле белгечләр: табиблар, фельдшерлар, шәфкать туташлары, санитарлар эшли. Сезнең кулларда иң зур байлык – кеше гомере һәм сәламәтлеге. Сезнең олы йөрәкләрдә - авыруларга миһербанлылык. Җаваплы хезмәтегез, йокысыз төннәрегез һәм тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Сезнең хезмәт, чыннан да, иң югары фидакарьлек, мәрхәмәтлелек үрнәге булып тора.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, «Россия экспорт үзәге» АҖ чит ил базарларына агросәнәгать комплексы продукциясен чыгаручы Россия экспортерларына субсидияләр бирүгә заявкалар кабул итә.
Экспортерлар чыгымнарының 90 %ына кадәр компенсация алачаклар. Оешмага субсидия аны бирү турында килешү төзүгә гариза бирелгән көнгә кадәр 12 ай эчендә тотылган чыгымнар өлешен компенсацияләү максатларында бирелергә мөмкин. Шул ук вакытта агросәнәгать комплексы продукциясен сатудан экспорт кереме күләме сорала торган субсидия күләменнән 5 тапкырдан да ким булмаска тиеш.