Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм ветераннары!

2020 елның 19 июне, җомга

Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез-медицина хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Сез үзегезне иң кирәкле һәм мөһим һөнәрләрнең берсенә багышлаган кешеләр. Сезгә һәрвакыт авыр минутларда мөрәҗәгать итәләр. Авырулар сездән дәвалау гына түгел, кайгыртучанлык, җылы сүз дә көтәләр.

Арча районының сәламәтлек саклау оешмаларында югары квалификацияле белгечләр: табиблар, фельдшерлар, шәфкать туташлары, санитарлар эшли. Сезнең кулларда иң зур байлык – кеше гомере һәм сәламәтлеге. Сезнең олы йөрәкләрдә - авыруларга миһербанлылык. Җаваплы хезмәтегез,  йокысыз төннәрегез һәм тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Сезнең хезмәт, чыннан да, иң югары фидакарьлек, мәрхәмәтлелек үрнәге булып тора.

Быел сез бәйрәмне катлаулы шартларда билгеләп үтәсез. Пандемия вакытында сезнең һөнәри осталыгыгыз, һәрчак авыруларга ярдәмгә килергә әзер булуыгыз аеруча ачык күренә, сез көн саен сайлаган һөнәрегезгә тугры булуыгызны раслыйсыз, иң яхшы кешелек сыйфатлары күрсәтәсез.

Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре! Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек, күңел тынычлыгы һәм киләчәккә ышаныч телим! Сез терелткән  авыруларның чиксез рәхмәте фидакарь хезмәтегез өчен бүләкнең иң зурысы  булсын.

                                                

Арча муниципаль районы башлыгы                            И.Г.Нуриев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International