2020 елның 10 июнендә судта 32 яшьлек Ирек Заһидуллинга карата җинаять эше каралды. Ул хакимият вәкиленә үз вазыйфаи бурычларын үтәгән вакытта көч куллануда гаепле дип табылды (РФ Җинаять кодексының 318 маддәсенең 1 өлеше).
Татарстан Республикасында социаль челтәрләрдә һәм пабликларда мошенниклык очраклары булу күзәтелә.
3 яшькә кадәрге һәм 3тән 16 яшькә кадәрге балалар өчен түләүләр гражданнарның тупланма пенсиясен нәкъ шул суммага киметә, дип ялган таратыла.
Россия Федерациясенең Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча Гомумроссия тавыш бирү көне 25 июньнән 1 июльгә кадәр барачак
Бер урында күп кеше җыймау максатыннан, 25 июньнән алып 1 июльгә кадәр җиде көн эчендә тавыш бирергә була. Тавыш бирүдә катнашуның бар нечкәлекләрен ачыклау һәм төп шартларын белү өчен без Татарстан Республикасының Арча районы территория сайлау комиссиясе рәисе Булат Кадыйровка мөрәҗәгать иттек.
Артык эссе көннәр булмаса да, хуҗалыкларга да, терлек азыгы әзерләү өчен шартлар уңай
25 июньгә булган мәгълүматларга караганда, барысы 14464 тонна печән әзерләнде, 72978 тонна сенаж салынды.
Бер шартлы терлеккә 10,18 центнер азык берәмлеге әзерләнде. “Казанка” ширкәтендә ул 21 центнерга якын. “Тукай”, “Курса МТСы”, “Кызыл Яр”, “Кырлай”, “Заря”, “Ашыт” хуҗалыкларында 17–19 центнер туры килә.
Иң аз азык “Төрнәле-Пошалым” ширкәтендә – 0,72 центнер гына. Биредә әлегә сенаж бөтенләй салынмый. Хезмәт хакы түләмәгәч механизаторлар да төрле якка таралышып беткән. Техника бөтенләй ремонтланмады. Инвесторның Биектаудагы хуҗалыгында эш беткәч азыкны шуннан килеп әзерләячәкләр, диләр. Тик картайган үләннән нинди азык әзерләрләр икән!
Без бу исемне балачактан ишетеп үстек. Ишетеп кенә түгел, әлеге исемнең иясе ара-тирә авылга үзе дә килеп чыга иде
Мәһабәт гәүдәле, Чапаевныкы кебек мыеклы, өстендә офицерлар плащы. Ул елларда күпләрнең хыялы булган фотоаппарат аскан. Элегрәк төшергән кешеләрнең рәсемнәрен дә алып килгән.
Авылда бу кеше белән булган бер вакыйга истә калган. Бер төркем малайлар аны аулаграк урында туктатып акча сорый башлаганнар. Карышып тормаган Сөнгать абый (әгәр теләсә ул аларны бер селтәнүдә елгага очыра да алган булыр иде), өч сумлыкны чыгарып биргән. Малай-шалай өчен ул елларда зур акча инде бу. Табышка шатланышкан малайлар Сөнгать абыйларының үзләрен фотога төшереп алуын сизми дә калганнар. Икенче көнне әлеге “геройларның” рәсемнәрен ясап алып килеп авылда тәрбия дәресе үткәрде.
22 июньдә шул җирлектә яшәүчеләрнең гаризасы буенча прокуратура, экология идарәсе хезмәткәрләре урынга барып әлеге чүплекне тикшерде.
Дөрестән дә, Урта Пошалымның сүтелгән мәктәбе урынындагы чүплектән 5 һәм 1 литр-лы ябык савытларда срогы чыккан, кырларны эшкәртү өчен куллана торган химик матдәләр табылган.
24 июньдә илебездә Бөек Җиңү көненә багышланган парадлар узды. Арча шәһәрендә дә бу истәлекле дата тантаналы рәвештә билгеләп үтелде
Әлеге көннең иртәсе “Сугышчан туганлык” оешмасы хәрбиләре һәм хәрби комиссар Алмаз Борһанов тарафыннан Җиңү паркындагы Мәңгелек ут янында сугышта һәлак булганнарны искә алу, чәчәкләр кую белән башланды. Аннан хәрбиләр Үзәк мәчеткә кереп, Әмир хәзрәт белән бергәләп яу кырында башын салган райондашларыбызның рухына дога кылды. Бу көнне паркта хәрбиләр парад йөреше дә оештырды.
Әллә ничек моңсу ул көн. Сугыш башланган көн. 22 июнь. Кичен район Мәдәният йорты янында ачык һавада кинофильм була – шунда чыгарбыз дип, күңелгә беркетеп куйдык. “Бер атнадан кайтып та җитәрбез!” – дип хушлашып киткән ир-егетләрнең күбесе кайта алмады, исәннәре дә биш–алты елдан соң гына туган нигезгә кайтып егылды...
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров агросәнәгать комплексы объектларын капиталь ремонтлау һәм төзү программалары буенча районнар белән узган киңәшмәдә хәбәр итте. Чарада Татарстан Республикасы ГИСУ директорының беренче урынбасары Рафар Шакиров, «Татагропромстрой» АҖ генераль директоры Ирек Закиров, министр урынбасарлары һәм башка җаваплы затлар катнашты.
«Татарстан Республикасы Төзелеш Министрлыгы, Татарстан Республикасы «Главинвестстрой» ДКУ белән берлектә 2014 елдан башлап сыер абзарларын, ындыр табагы хуҗалыкларын, машина-трактор паркларын, яшелчә-бәрәңгесаклагычларны капиталь ремонтлау эшләре бара, 140тан 390 башка кадәр сыер абзарларын, сарык фермаларын, силос-сенаж траншеяларын төзү программаларын гамәлгә ашырабыз, моңа чыгымнарның 30%ы республика бюджетыннан кайтарыла. Быел, районнар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре үтенече буенча, кошчылык фермаларына һәм ат фермаларына капиталь ремонт ясау программалары кабул ителде һәм эшли башлады», - дип белдерде Марат Җәббаров.
Быел Арча районында 26 янгын очрагы теркәлгән. Янгында Төбәк-Чокырча авылыннан бер кеше һәлак булды. Шөкер, балалар зыян күрмәде
Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын часте җитәкчесе Рөстәм Сафиннан: “Соңгы вакытта гына да бер-бер артлы өч янгын булды.