2020 елның 10 июнендә судта 32 яшьлек Ирек Заһидуллинга карата җинаять эше каралды. Ул хакимият вәкиленә үз вазыйфаи бурычларын үтәгән вакытта көч куллануда гаепле дип табылды (РФ Җинаять кодексының 318 маддәсенең 1 өлеше).
16 февраль кичендә Заһидуллин исерек хәлдә вазыйфаи бурычларын үтәүче участок полицейскиеның йөзенә суга.
Эш материалларыннан күренгәнчә, полицейский әлеге адреска Заһидуллинның гаилә әгъзаларына карата хокукка каршы гамәлләр кылуы турында хатыны шалтыратуы буенча килгән.
Суд И. Заһидуллинны 15 мең сум күләмендә штрафка тартты.