Татарстан Республикасында социаль челтәрләрдә һәм пабликларда мошенниклык очраклары булу күзәтелә.
3 яшькә кадәрге һәм 3тән 16 яшькә кадәрге балалар өчен түләүләр гражданнарның тупланма пенсиясен нәкъ шул суммага киметә, дип ялган таратыла.
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге искәртеп узганча, 3 яшькә кадәрге һәм 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә түләүләр өчен федераль бюджеттан өстәмә акча бүлеп бирелә һәм ул гражданның тупланма пенсиясе күләменә берничек тә йогынты ясамый. Бу хәбәр- мошенниклар эше.
Татарстанлыларга барлык шикле очракларда Россия Пенсия фондының контакт-үзәгенә (843) 279-27-27 номеры буенча шалтыратырга киңәш итәбез.