Урта Пошалымда агуны чүплеккә ташлаганнар

2020 елның 26 июне, җомга

22 июньдә шул җирлектә яшәүчеләрнең гаризасы буенча прокуратура, экология идарәсе хезмәткәрләре урынга барып әлеге чүплекне тикшерде.

Дөрестән дә, Урта Пошалымның сүтелгән мәктәбе урынындагы чүплектән 5 һәм 1 литр-лы ябык савытларда срогы чыккан, кырларны эшкәртү өчен куллана торган химик матдәләр табылган. Район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров белдергәнчә, хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү бара. Полиция агуларны кем ташлаганын ачыкларга тиеш. Ә авыл җирлегеннән бу рөхсәтсез чүплекне бетерүне таләп итәчәкләр. Экология министрлыгының төньяк территория идарәсе җитәкчесе Ленар Касыймов әйтүенчә, экологлар чүплектән җир кисәге алып лаборатор тикшерү уздыралар. Аның нәтиҗәсе ике атнадан билгеле була. Әлеге фактны тикшерүдә катнашкан экология активисты Равил Гыйззәтуллин, бу урында начар ис киң таралган, аннан кайткач та тән шактый кызышып йөрде, ди. Бу канистрларны шунда уйнап йөргән балалар ачса, нәрсә буласын күз алдына китерүе дә куркыныч. Кем мондый адымга барган? Агуларның хуҗасы кем? Бу сорауларга җавап табылырмы?

 

Исрафил Насыйбуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International