ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2020 ел
сишәмбе

РФ Конституциясенең 33 статьясы нигезендә Россия гражданнары дәүләт органнарына һәм җирле үзидарә органнарына шәхсән, шулай ук күмәк мөрәҗәгатьләр җибәрергә хокуклы.

     Дәүләт органнарының һәм җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затлары тарафыннан гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибенә карата таләпләр «Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында" 2006 елның 2 маендагы 59-ФЗ номерлы Федераль закон (алга таба-Федераль закон) белән билгеләнгән.

Хезмәт кодексының 99 ст. 6 өлеше нигезендә,  тиешле вакыттан артык эшләү дәвамлылыгы һәр хезмәткәр өчен 4 сәгать рәттән һәм елына 120 сәгатьтән артмаска тиеш.

     Тиешле вакыттан артык эшләгән өчен түләүгә карата таләпләр РФ хезмәт кодексының 152 статьясында билгеләнгән, аның нигезендә тиешле вакыттан артык эшләүнең беренче ике сәгате өчен кимендә бер ярым тапкыр, ә аннан соңгы сәгатьләр өчен кимендә ике  тапкыр күләмдә түләнә.

Россия Федерациясе Президенты "Эш бирүченең хезмәткәргә хезмәт хакын һәм тиешле башка суммаларны түләүне мәҗбүри үтәтү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү турында” 393-ФЗ номерлы Федераль законга кул куйды.

Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексы тарафыннан аерым бер юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен сумманың яртысы күләмендә административ штраф түләү өчен 20 көнлек срокны торгызу мөмкинлеге билгеләнгән.

16.12.2019 ел, №439-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе Хезмәт кодексына хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны электрон рәвештә формалаштыру буенча үзгәрешләр кертелде. Үзгәрешләр 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде.

         Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 66 статьясы нигезендә билгеләнгән үрнәктәге хезмәт кенәгәсе хезмәткәрнең хезмәт эшчәнлеге һәм хезмәт стажы турында төп документ булып тора. Эш бирүче һәр хезмәткәргә хезмәткәрнең әлеге эш бирүчедәге эше төп хезмәт булган очракта хезмәт кенәгәләре алып бара.

РФ Хөкүмәтенең 2019 елның 2 августындагы 1006 номерлы карары белән Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы объектларының (территорияләренең) һәм Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы эшчәнлеге өлкәсенә караган объектларның (территорияләрнең) террорчылыктан сакланышына карата таләпләр һәм әлеге объектларның (территорияләрнең) иминлек паспорты формалары расланды.

       Бурычлының милке һәм  акчасы хисабына җәза бирү тәртибен җайга сала торган  «Башкарма эш турында» Федераль законның аерым статьяларына 2019 елның 21 февралендәге 12-ФЗ номерлы Федераль закон белән 2020 елның 1 июненнән үз көченә керә торган үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде.

         Мәсәлән, «Башкарма эш турында»гы ФЗ ның 69 статьясындагы 8,9 өлешләре нигезендә хәзер түләтүче, үтәлү срогы чыккан башкарма кәгазе булганда, салым органына бурычлы кешенең счетлары ачылган банкларның һәм башка кредит оешмаларының атамасын һәм урынын раслаучы белешмәләр, банк счетларының номерлары, сумнарда һәм чит ил валютасында акча күләме һәм хәрәкәте, бурычлының банкларда һәм башка кредит оешмаларында саклана торган бүтән кыйммәтләре турында, шулай ук бурычлының мөлкәте турында башка белешмәләр бирү турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы.


29
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасында чәчүлекләрдән нәтиҗәле файдалану турында сөйләде. Аның әйтүенчә, “республика агросәнәгать комплексының нәтиҗәлелеге турыдан-туры үсемлекчелек һәм терлекчелек тармакларының эш нәтиҗәләренә бәйле”.

Бүген Лаеш районында чәчүлекләрне пестицидлар һәм агрохимикатлар белән эшкәрткәндә умартачыларның үзара хезмәттәшлеге тәртибен аңлату мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Чарада район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары Ленар Шәрәфиев, «Татарстан Республикасы Аквакультура һәм умартачылык идарәсе» ДБУ белгече, ветеринария хезмәте белгечләре, шулай ук Россия авыл хуҗалыгы күзтчелеге, Россия авыл хуҗалыгы үзәге вәкилләре, районның авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм умартачылары катнашты.

2016 елның июнендә Арча районында яшәүче 30 яшьлек Ранил Ахунов исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган иде. Ул чакта аңа 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләнде. Штраф түләгәннән соң, ул үзенең машина йөртү таныклыгын ЮХИДИ бүлекчәсенә тапшырмаган һәм 2018 елның гыйнвар азагына кадәр аннан законсыз рәвештә файдалануын дәвам иткән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International