Прокуратура аңлата

2020 елның 30 июне, сишәмбе

       Бурычлының милке һәм  акчасы хисабына җәза бирү тәртибен җайга сала торган  «Башкарма эш турында» Федераль законның аерым статьяларына 2019 елның 21 февралендәге 12-ФЗ номерлы Федераль закон белән 2020 елның 1 июненнән үз көченә керә торган үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде.

         Мәсәлән, «Башкарма эш турында»гы ФЗ ның 69 статьясындагы 8,9 өлешләре нигезендә хәзер түләтүче, үтәлү срогы чыккан башкарма кәгазе булганда, салым органына бурычлы кешенең счетлары ачылган банкларның һәм башка кредит оешмаларының атамасын һәм урынын раслаучы белешмәләр, банк счетларының номерлары, сумнарда һәм чит ил валютасында акча күләме һәм хәрәкәте, бурычлының банкларда һәм башка кредит оешмаларында саклана торган бүтән кыйммәтләре турында, шулай ук бурычлының мөлкәте турында башка белешмәләр бирү турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

        Моннан тыш, әлеге законның 70 статьясы акча  түләтүне күздә тота торган 5.1 һәм 5.2 өлешләре белән тулыландырылды.

        5.1. өлеш. Гражданга хезмәт хакы һәм (яки) аларга карата әлеге законның 99, 101 статьяларында чикләүләр билгеләнгән  һәм (яисә) түләттерү башкарыла алмый торган башка керемнәр түләүче затлар исәп-хисап документларында тиешле керем төренең кодын күрсәтергә тиеш. Мондый кодны күрсәтү тәртибен Россия Банкы билгели.

        5.2. өлеш. Банк яисә бурычлының счетларына хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы башка кредит оешмасы бурычлыга хезмәт хакын һәм (яки) башка керемнәр түләүче тарафыннан исәп-хисап документларында күрсәтелгән белешмәләр нигезендә әлеге Федераль законның 99 һәм 101 статьяларында каралган таләпләрне үтәүне тәэмин итә.

 

         Прокуратура аңлата

                                                                          

          Җинаять законы  җинаять турында белә торып ялган хәбәр җиткергән өчен, шулай ук зыян күрүченең, шаһитның, белгечнең яисә экспертның ялган күрсәтмәләр  һәм бәяләмәләр биргән өчен шәхси җаваплылыкны күздә тота.

        Судта яки алдан тикшерү барышында дөрес булмаган тәрҗемә ясаган зат  шундый ук җаваплылык тота.

        РФ Җинаять кодексының 306 статьясы.

        1 өлеш. Кылынган  җинаять турында белә торып ялган хәбәр җиткерү (донос). (Гаепле зат бернинди җинаять булмавын аңлый, ләкин төрле сәбәпләр буенча бу хакта кылган гамәл буларак хәбәр итә. Мәсәлән, автомобильне урлап китү, кыйнау, шәхси тормышның кагылгысызлыгын бозу һ.б. турында.)  

        Җәза: 120 мең сумга кадәр штраф; 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр; төзәтү эшләре, мәҗбүри эшләр яки 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү.

       2 өлеш. Шул ук гамәлләр, затны авыр яки аеруча авыр җинаять кылуда гаепләү белән.

       (Мәсәлән, торакка үтеп керү, зур күләмдә мошенниклык, хезмәт урыныннан файдаланып, чит милекне үзләштерү яки юк итү, аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү һ.б.).

       Җәза: 100 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф; мәҗбүри эш яки 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү.

       3 өлеш. Гаепләүдә ясалма дәлилләр ясап, ялган хәбәр җиткерү

       (Мәсәлән, шаһитлар күрсәтмәләренә таяна, матди дәлилләр яки тән җәрәхәтләре турында белешмәләр булуын күрсәтә).       

        Җәза: 5 елга кадәр мәҗбүри эшләр яки 6 елга кадәр иректән мәхрүм итү.

       РФ Җинаять кодексының 307 статьясы.

       1 өлеш. Зыян күрүченең, шаһитның, белгечнең, яисә экспертның белә торып ялган күрсәтмә, бәяләмә бирүе, судта яки алдан тикшерү барышында дөрес булмаган тәрҗемә итү.

       Җәза: 80 мең сумга кадәр штраф; 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр; 2 елга кадәр төзәтү эшләре.

       2 өлеш. Шул ук гамәлләр, затны авыр яки аеруча авыр җинаять кылуда гаепләү белән.     

        Җәза: мәҗбүри эш яки 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү.

        Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, закон РФ Җинаять кодексының 307 статьясы югарыда аталган затларны алар үз теләкләре белән сорау алу, алдан тикшерү яки суд тикшерүе барышында, хөкем чыгарганчы яки суд карары чыгарганчы, әлеге күрсәтмәләрнең ялган булуын яки дөрес тәрҗемә итмәүләрен белдергән булса, җинаять җаваплылыгыннан азат итә.

 

        Прокуратура аңлата                                    

 

Югары уңыш һәм сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе алу өчен һәркайда пестицидлар һәм агрохимикатлар кулланыла. Аларны сәнәгать масштабында да, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, бакчалар һәм яшелчә бакчалары шартларында да кулланалар. Химикатларны сәнәгый куллану шартларында әлеге эшчәнлек белгечләр (агрономнар) җитәкчелегендә башкарыла.

Шуның белән бергә, һәр граждан һәм юридик зат әлеге эшчәнлеккә карата куелган закон таләпләрен белергә һәм тайпылышсыз үтәргә тиеш.

Мондый таләпләр "Пестицидлар һәм агрохимикатларны куркынычсыз куллану турында" 19.07.1997 ел, № 109-ФЗ Федераль законда (алга таба – Закон) беркетелгән. 

Законның 22 статьясы нигезендә пестицидлар һәм агрохимикатларны куллану тәртибе, фитосанитар, санитар һәм экологик хәлне, үсемлекләрнең агрохимикатларга булган ихтыяҗын, җирләрнең (туфракларның) уңдырышлылыгын, шулай ук хайваннарның рационнарын исәпкә алып, пестицидлар һәм агрохимикатларны куллану өлкәсендә федераль башкарма хакимият органнары тарафыннан билгеләнә. Пестицидлар һәм агрохимикатлар куллануның куркынычсызлыгы пестицидлар һәм агрохимикатларны куллану кагыйдәләренең билгеләнгән регламентларын һәм кагыйдәләрен үтәү юлы белән тәэмин ителә. 

РФ Баш дәүләт санитар табибының 02.03.2010 ел, № 17 карары белән пестицидлар һәм агрохимикатларны сынау, саклау, ташу, сату, куллану, зарарсызландыру һәм юкка чыгару процессларының куркынычсызлыгына таләпләрне билгели торган санитар кагыйдәләр һәм нормативлар (алга таба – 1.2584-10) расланды. Әлеге кагыйдәләр пестицидлар һәм агрохимикатлар кулланучы барлык гражданнар һәм юридик затлар тарафыннан үтәлергә тиеш (1.1.2 п.). 

СанПин 1.2584-10 2.8 п. буенча куркынычлылыгы 1 һәм 2 класслы пестицидлар белән барлык эшләр, шулай ук чикләнгән пестицидлар куллану махсус һөнәри әзерлеге булган затлар тарафыннан гына гамәлгә ашырыла. Күрсәтелгән чаралар куркынычсыз эш итү мәсьәләләре буенча укулар узмаган затларны, 18 яшьтән яшьрәк үсмерләрне, шулай ук кирәкле медицина тикшерүләре узмаган яки медицина күрсәтмәләре булмаган затларны пестицидлар куллануга җәлеп итү рөхсәт ителми.

СанПин 1.2584-10 2.16 п. нигезендә пестицидлар белән эшкәртү башланганчы 3 көннән дә соңга калмыйча эшләр башкару өчен җаваплы затлар якындагы торак пунктларга алар чикләрендә мәйданнар эшкәртелергә тиешлеге турында мәгълүмат чаралары (радио, басма органнар, электрон чаралар һәм халыкка мәгълүмат җиткерүнең башка ысуллары) аша планлаштырылган эшләр турында хәбәр итәргә тиеш.

Пестицидлар белән эшкәртелә торган мәйданнарның (участокларның) чикләрендә «Пестицидлар белән эшкәртелгән» дип күрсәтелеп, саклык чаралары һәм әлеге территорияләргә керү мөмкин булган вакыт турында мәгълүмат булган щитлар (бердәм куркынычсызлык билгеләре) куела. Куркынычсызлык билгеләре бер билгедән икенчесенә кадәр күренеп торырга, тирә-юньдәге фонда аерылып торырга һәм кешеләр күрерлек булырга тиеш. Алар урып-җыю эшләре беткәннән соң гына алынырга тиеш.

Пестицидлар һәм агрохимикатлар белән эш итү кагыйдәләрен бозган өчен Административ хокук бозулар турында РФ Кодексынының 8.3. статьясы буенча гражданнарга  1 меңнән 2 мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга 2 меңнән 5 мең сумга кадәр; юридик зат оештырмыйча эшкуарлык эшчәнлеген алып баручы затларга  2 меңнән 5 мең сумга кадәр; юридик затларга 10 меңнән 100 мең сумга кадәр штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган.

Саксызлык аркасында авыр нәтиҗәләргә китергән, үсемлекләр авыруларына һәм корткычларына каршы көрәш өчен билгеләнгән кагыйдәләрне бозу РФ ҖК 249 ст. 2 өлеше буенча җинаять составын барлыкка китерә.

Узган ел район территориясендә умарталарның массакүләм һәлак булуына бәйле рәвештә, прокуратура тарафыннан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан закон бозуларны кисәтүгә һәм аларны булдырмауга юнәлдерелгән чаралар комплексы кабул ителде. Пестицидлар һәм агрохимикатлар белән куркынычсыз эш итү өлкәсендә закон таләпләрен үтәү Арча районы прокуратурасының аерым контролендә тора.

 

        Прокуратура аңлата

                                                                            

          Эчке эшләр министрлыгы биргән мәгълүматларга караганда, соңгы вакытта нигездә, сәүдә оешмаларыннан чит милекне вак-төяк урлау очраклары ешайды.  Әлеге гамәлләр өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.

        Мәсәлән, бәясе 1 мең сумнан артмаган вак урлау урланган милекнең 5 тапкыр бәясенә кадәр штраф салуга яки 15 тәүлеккә административ кулга алуга (арест салуга), яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә (РФ КоАП 7.27 ст.1 өлеше) китерә.

        Бәясе 1 мең сумнан арткан, әмма 2,5 мең сумнан артмаган милек урланган очракта, урланган милекнең 5 тапкыр бәясенә кадәр штраф салу, шулай ук 10-15 тәүлеккә административ арест салу, яисә 120 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр (РФ КоАП 7.27 ст.2 ө.) каралган.

        РФ Җинаять кодексының 158-1 статьясы нигезендә, вак-төяк урлау РФ КоАП 7.27 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылган зат тарафыннан кылынган булса, җинаять җәзасы каралган. Бу-40 мең сумга кадәр штраф, 180 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, 6 айга кадәр төзәтү эшләре яки ирекне чикләү, мәҗбүри эшләр һәм 1 елга кадәр иректән мәхрүм итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International