Россия Федерациясе Президенты "Эш бирүченең хезмәткәргә хезмәт хакын һәм тиешле башка суммаларны түләүне мәҗбүри үтәтү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү турында” 393-ФЗ номерлы Федераль законга кул куйды.
Эш бирүче тарафыннан дәүләт хезмәт инспекторының хезмәт законнарын бозуларны бетерү турындагы күрсәтмәсен вакытында үтәмәү очрагында, инспектор әлеге вазыйфаны мәҗбүри үтәтү турында карар кабул итәргә хокуклы.
Әлеге карар башкарма документ булып тора, башкарма эш турында Россия Федерациясе законнары нигезендә һәм аны кабул иткәннән соң өч эш көне эчендә рәсмиләштерелә һәм көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган электрон документ рәвешендә эш бирүчегә заказлы хат белән җибәрелә.
Карар үтәлмәгән һәм аңа шикаять бирү срогы чыккан очракта, ул суд приставлары хезмәтенә җибәрелә.
Арча районы прокуроры ярдәмчесе,
юрист 1 класслы юрист Д.А. Низамов