Сумманың яртысы күләмендә административ штраф түләү өчен 20 көнлек срокны торгызу мөмкинлеге

2020 елның 30 июне, сишәмбе

Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексы тарафыннан аерым бер юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен сумманың яртысы күләмендә административ штраф түләү өчен 20 көнлек срокны торгызу мөмкинлеге билгеләнгән.

     Әлеге срок, хокук бозучыга почта аша заказлы хат белән җибәрелгән штраф билгеләү турындагы карарның күчермәсе билгеләнгән 20 көн узганнан соң килгән очракта, административ җаваплылыкка тартылган затның язма гаризасы буенча торгызылырга тиеш.

    Узган срокны торгызу турындагы мәсьәлә судья, орган  яисә карар чыгарган вазыйфаи зат тарафыннан аны хәл итү өчен нигез барлыкка килгән көннән 3 көн эчендә карала.

 

 

Арча районы прокуроры ярдәмчесе,

юрист 1 класслы юрист                                                                 Д.А. Низамов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International