Белем бирү объектлары өчен террорчылыктан саклану таләпләре расланды

2020 елның 30 июне, сишәмбе

РФ Хөкүмәтенең 2019 елның 2 августындагы 1006 номерлы карары белән Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы объектларының (территорияләренең) һәм Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы эшчәнлеге өлкәсенә караган объектларның (территорияләрнең) террорчылыктан сакланышына карата таләпләр һәм әлеге объектларның (территорияләрнең) иминлек паспорты формалары расланды.

         Террорчылыкның куркынычлык дәрәҗәсен һәм нәтиҗәләрен исәпкә алып, объектларның (территорияләрнең) сакланышын, инфраструктура һәм яшәеш өчен әһәмиятен бәяләү нигезендә, объектларның (территорияләрнең) террорчылыктан сакланышын тәэмин итүгә аерымланган таләпләр кую максатыннан, объектларга (территорияләргә) категория бирү уздырыла.

         Категория бирү объектларны файдалануга тапшырганда гамәлдәге  объектларга (территорияләргә) карата, шулай ук объектларның (территорияләрнең) характеристикалары үзгәрүгә бәйле рәвештә элек бирелгән категорияләр үзгәрергә мөмкин булган объектларга (территорияләргә) карата үткәрелә.

        Объектның (территориянең)  категориясен үзгәртү өчен объектның (территориянең) хокукый  хуҗасы булган органның (оешманың) җитәкчесе карары буенча объектны (территорияне) тикшерү һәм категория бирү буенча эшче төркем төзелә.

        Эшче төркем объектның (территориянең) категориясен исәпкә алып, террорчылыктан саклану буенча кирәкле чаралар исемлеген, шулай ук планлаштырылган эшнең күләмен һәм,   башкарылачак чараларны агымдагы финанс елыннан соң килүче ике финанс елына финанслауны исәпкә алып, әлеге чараларны башкару вакытын билгели.

       Барлык объектларга (территорияләргә) куркынычлык категориясе  бирелә (беренчедән алып дүртенчесенә кадәр), ул категориянең иң югары күрсәткечле критерийларына туры килә.

      Объектны (территорияне) тикшергәннән соң утыз көн эчендә эшче төркем тарафыннан һәр объектка (территориягә) иминлек паспорты төзелә.

        

Арча районы прокуроры урынбасары,

         юстиция киңәшчесе                                                                 Р. Р. Газизов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International