Исерек килеш кабат автомобиль йөрткән өчен җәза бирелде

2020 елның 29 июне, дүшәмбе

           2016 елның июнендә Арча районында яшәүче 30 яшьлек Ранил Ахунов исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган иде. Ул чакта аңа 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләнде. Штраф түләгәннән соң, ул үзенең машина йөртү таныклыгын ЮХИДИ бүлекчәсенә тапшырмаган һәм 2018 елның гыйнвар азагына кадәр аннан законсыз рәвештә файдалануын дәвам иткән.

        Әмма ир-ат үзе өчен тиешле нәтиҗә ясамаган. 12 апрельдә көндез ул, «ВАЗ-21053» автомобиле белән исерек килеш идарә итеп, Субаш Аты авылы урамнары буйлап йөри, анда полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.

         Суд Р.Ахуновка 2 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү белән 160 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләү турында карар чыгарды.

 

Арча районы прокурорының өлкән ярдәмчесе,

юстиция киңәшчесе                                                                  Р.М. Хәбибуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International