Беренче парад шул көнне узган

2020 елның 26 июне, җомга

24 июньдә илебездә Бөек Җиңү көненә багышланган парадлар узды. Арча шәһәрендә дә бу истәлекле дата тантаналы рәвештә билгеләп үтелде

Әлеге көннең иртәсе “Сугышчан туганлык” оешмасы хәрбиләре һәм хәрби комиссар Алмаз Борһанов тарафыннан Җиңү паркындагы Мәңгелек ут янында сугышта һәлак булганнарны искә алу, чәчәкләр кую белән башланды. Аннан хәрбиләр Үзәк мәчеткә кереп, Әмир хәзрәт белән бергәләп яу кырында башын салган райондашларыбызның рухына дога кылды. Бу көнне паркта хәрбиләр парад йөреше дә оештырды.

Ә кичке якта парк бәйрәм рухы алды. Сугышта һәлак булучыларны искә алырга шәһәрдәшләр шактый җыелган. Арча мәдәният идарәсенең сәнгать осталары халыкка бәйрәм рухы бүләк итте: тамашачы бергә кушылып биеде, җырлады, күңелләрен күтәрде.

Моннан 75 ел элек Бөек Ватан сугышы тәмамлангач парад тәүге тапкыр 24 июньдә Мәскәүдә узган. “2020 елда без күп вакыйгаларны, истәлекле даталарны кичерәбез, — диде район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова арчаларны бәйрәм белән котлап. — Безнең максат — тарихны истә тотып, яшь буынга җиткерү. Бүген бирегә бәйрәм итү сәбәбе белән генә түгел, якыннарын, яу кырыннан кайтмый калган туганнарын искә алучылар җыелды”.

Бәйрәмдә балалардан башлап өлкән буын кешеләре дә аз түгел иде. Нурания Заһидуллина ахирәтләре белән чыккан. Янәшәдәге йортта яшәсә дә, бу истәлекле көнне күзләре белән күреп, якыннарын искә аласы килгән аның. 1939 елның гыйнварында Донецк шәһәрендә дөньяга килә ул. Әти-әнисе яшьлегендә бәхет эзләп Әтнә ягыннан шул якка чыгып киткән була. “Әти сугышка китте, әни безне, 4 баланы, оккупациядә саклап калып үстерде. Бик авыр булды. Апама ияреп, немецлардан ипи сорап йөргәнемне хәтерлим.  Кайсыдыр 2-3нче катлардан котелок белән аш төшерсә, мәрхәмәтсезләре бездән кычкырып көлеп, ямьсез сүзләр әйтеп, күсе, тычкан, хәтта нәҗес төшерә иде. 1944 елда үлән җыеп ашаганны хәтерлим, — дип балачагына туры килгән авыр елларны күз яшьләрсез искә дә төшерә алмый. — Яшүсмер булгач, шахтада үзебез башкара торган эшләрне эшләп үстек. 1960 елда әнинең апасы янына кунакка кайткач Васильево егете белән таныштым. Ул армиядән кайткач мине килеп алып китте. 35 ел кайнана-кайната белән яшәдек. Ике кыз үстердек, берсе Арча районына кияүгә чыкты, икенчесе Яшел Үзәндә. 3 оныгыбыз, оныкчыкларыбыз бар. Ирем авырый башлагач кызым Гөлфиягә, “Әниеңне монда ялгыз калдырма”, — дип, Арчадан фатир алып бирегә кайттык. Тик яңа фатирда ирем генә озак яши алмады. Бик сагынам үзен. Авыр узган булса да, балачак та еш искә төшә. Бертуганнарым арасында үзем генә калдым инде. Донецкида яшәүче энем 2017 елда снаряд төшеп янып үлде, сеңлем снаряд кыйпылчыгыннан... Татарстанда 54 ел яшим. Бүгенге көнем бик бәхетле”.

Бөек Җиңүгә багышланган чаралар сугыш чоры балаларының күңелләрен дулкынландырмый калмый. Еллар томаны артында калган балачакның авыр мизгелләрен гел хәтердә яңарта шул бәйрәм. Ә бер тапкыр әтисен күрмәгәннәрнең, газизләрен үзләре сугышка озатып калганнарның бу көнне күзләрендә яшь кипми. Ничә яшьтә булсаң да, күңел шул елларда калган, әтине сагына...

 

Розалия Зиннәтова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International