Халыкны елаткан көн

2020 елның 26 июне, җомга

Әллә ничек моңсу ул көн. Сугыш башланган көн. 22 июнь. Кичен район Мәдәният йорты янында ачык һавада кинофильм була – шунда чыгарбыз дип, күңелгә беркетеп куйдык. “Бер атнадан кайтып та җитәрбез!” – дип хушлашып киткән ир-егетләрнең күбесе кайта алмады, исәннәре дә биш–алты елдан соң гына туган нигезгә кайтып егылды...

Малайлар стадионда. Аларга да кичке сәгать 8гә кино карарга менеп җиткән булыгыз, дип әйтеп куйдым. Сугыш турында фильм була дигәч  кызыксындылар. Сөйләшкән вакытка менеп тә җиттеләр.

 Район башлыгы Илшат Нуриев та шунда иде. Ачык һавада кинофильм карау шартлары белән кызыксынды. Район Мәдәният йорты диварына зур экран элеп куелган. Утырыр өчен заманча эскәмияләр бар. Менә дигән кинотеатр.

Фильм башланыр алдыннан үзәктәге мемориал янында сугыш каһарманнары истәлегенә шәмнәр кабызылды, ветераннар 1 минутлык тынлык белән искә алынды. Район мөхтәсибе Әмир хәзрәт әрвахларга багышлап дога укыды. Район башлыгы Илшат Нуриев сугышта катнашкан ир-егетләрнең, хатын-кызларның, тылда эшләгән хезмәт батырларының геройлыкка тиң гамәлләрен искә алды, ил-көннәр тыныч булсын, дип теләде.

Сугыш темасы бәйле урыннарда булган бер төркем яшьләр Арча үзәгендәге мемориал янында сәяхәтләрен тәмамладылар. “Казан арты” тарих-этнография музееның тарихны өйрәнү бүлеге мөдире Ленар Гобәйдуллин  сәяхәтчеләргә бик күп мәгълүмат сөйләде. Сәяхәт музей яныннан башланып китте. Аннан сугыш чорында госпиталь булган урын – Арчаның 3нче мәктәбе янына туктадылар. Юл уңаендагы Җиңү паркына кереп чыктылар. Дүртенче тукталыш – Арчаның мещаннар зиратында булды. Арча җиренә егылып төшеп һәлак булган очучыларны искә алдылар. Сәяхәт үзәктәге мемориал янында кабызылган шәмнәрне тезеп, “Хәтерлибез” дип язып, 1 минутлык тынлык белән тәмамланды.

Кичке сәгать 8 тулып киткәч, “Кеше язмышы” дигән фильм башланды. Михаил Шолохов хикәясе буенча эшләнгән фильмда авыр сынауларга дучар булган совет солдаты язмышы тасвирлана. Сугыш аның йортын, гаиләсен юкка чыгара, үзен конц-лагерьга ташлый. Тетрәнеп карый торган язмыш. Әмма сугыш аның яшәү көчен сындыра алмый. Ул исән кала... Ятим малайны уллыкка ала. Тормыш дәвам итә...

Кич салкынча булуга карамастан урыныннан да кузгалмыйча фильмны игьтибар белән карап утыручылар булды. Шундыйларның берсе – Үрнәктән Светлана Бахтиярова. Лесхоз мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән ханым эчтәлеге таныш фильмны тагын бер кат гыйбрәтләнеп карады. “Яшьләргә карарга кирәк бу фильмны, – дип киңәш итте ветеран. –  Балаларга менә мондый эчтәлекле фильмнар, батырлык, геройлык турындагы китаплар (“Полк улы”, “Сугыш турында хикәяләр” һ.б.) яхшы тәрбия бирә. Минем әти дә (Нариман) сугышта катнашкан...”.

Берәүләр дулкынланып фильм карый, икенчеләр янәшәдәге төсле фонтан янында мәш килә. Тормыш дәвам итә...

 

Румия Саттарова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International