Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар йортында өченче үзизоляция режимыннан чыгучыларны хезмәттәшләре алмаштырды
Республиканың төрле тәрбия йортларында эшләүче хезмәткәрләргә пандемия сынау чоры булды — коронавирус йоктырудан саклану өстенә, алар айлар буе ябылуда ятып эшләргә мәҗбүр.
Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар йорты директоры Гөлназ Ибәтуллина директор булып эшкә килгәч тә үзизоляция режимында эшләүгә калган. 1 ай да бер атнадан соң гына өенә кайта алды ул. Директорның бүлмәсендә караватлар тезелгән, түрдә кәгазьләр тулы эш өстәле. “Монда айлап яшәп хезмәткәрләр белән бер гаилә кешеләре кебек туганлашып беттек”, — ди үзе.
Үзизоляциядән чыгучылар арасында Гөлназ Исмәгыйлеваны ире Айнур каршы алырга килгән иде, алар сагынудан бер-берсен кочагына алды. Түбән Мәтәскәдән 11 ел эшләүче Мәдинә Мәрданова икенче үзизоляция режимыннан чыкты. Беренчесендә бер ай торган булган, бу юлы — ике атна. “Режим көн дә бертөрлерәк, — дип сөйләде ул. — Иртән 5тән торып өлкәннәрне юындырып, ашатабыз. Көнгә дүрт тапкыр ашату оештырылган. Иртәнге аштан соң ишегалдына һава суларга алып чыгабыз, бүлмәләрен җилләтәбез. Үз эшебездән бушагач, урамда бакча эшләрендә хезмәттәшләргә булыштык. Коллектив белән бердәм булгач, бөтен авырлыкны җиңеп була. Директорыбыз яңа килсә дә, коллективка үз кеше булып кереп китте. Хезмәткәрләргә дә, өлкәннәргә дә игътибарлы, эшләгәнне бәяли белә. Беренче тапкыр ай буе яшәгәндә авыррак булган иде, икенче тапкырга инде аңлап, әзерләнеп килдек. Әле өченче тапкыр да булачак диләр. Өйдәгеләр аңлый, аларга да рәхмәт. Өйдә кызым һәм ирем көтеп тора. “Синнән башка читен”, — ди ирем”.
Әлеге йортта 57 өлкән кеше һәм инвалид яши. Аларны 13 хезмәткәр бага. Бу ике атнада дүрт кенә караучы эшләгән. “Авыр инде, җиңел түгел”, — диләр. Тыныч йоклый да алмаган хезмәткәрләр, өлкәннәр арасында төнлә йөрүчеләр, кычкыручылар, урыннан торам дип егылучылар бар икән. Гел уяу булырга кирәк. Аларга төнлә эшләве ят түгел үзе, пандемия башланганчы бер тәүлек эшләп, өч тәүлек ял иткәннәр.
Смена алмашынып, өенә кайтучылар арасында санитаркалар Мәдинә апа белән Гөлназдан тыш, директор Гөлназ Ибәтуллина, санитарка Мөршидә Фәсхетдинова, каравылчылар Азат Шиһабиев, Илнур Гыйләҗиев, пешекче Гөлнара Шәфигуллина, кухня хезмәткәре Зилә Муллагалиева, няня Гөлүсә Мөхәммәдиева да бар иде. 4 кеше: Нәзирә Хәмидуллина, Тюльпан Шакирова, Венера Хәйретдинова, Фәридә Минһаҗева тагын ике атнага кала. Иң кыены өлкән шәфкать туташы Нәзирә Хәмидуллина белән шәфкать туташы Тюльпан Шакирова өчендер, мөгаен. Алар 24 апрельдән бирле бер чыкмыйча үзизоляция режимында эшли. Алмашка кеше юк. Өлкәннәр һәм инвалидлар арасында 8 шикәр диабеты белән авыручы, 10 коляс-када йөрүче, 20ләп урында ятучы авыру бар икән. Аларны көн дә карап чыгарга гына да никадәр көч кирәк! Нәзирә ханымның ире Рөстәм Хәмидуллин җитәкче кеше, Сеҗе авыл җирлеге башлыгы булып эшли, хатынының эше җаваплы икәнлеген яхшы аңлый. “Балалар да зур инде”, — ди Нәзирә апа. Ә Тюльпанның балалары кечкенә икән. Шулай да ире балаларын ышанып алып калган.
“Хезмәткәрләр һәммәсе намус белән, бар көчен куеп тырыша. Санитарлар өлкәннәрне ашата-эчертә, мунчага кертеп юындыралар. Авыр гәүдәлеләрне күтәрүләре бик кыен. Өлкәннәр һәрвакыт күзәтү астында. Алар өчен район үзәк хастаханәсеннән бушлай дарулар бирәләр. Социаль яклау бүлегеннән шәфкать туташлары да ярдәм итә, рәхмәт үзләренә”, — ди Нәзирә Хәмидуллина.
Үзизоляциядән чыгып өенә кайтучылар гаиләләре белән рәхәтләнеп түгәрәк табын артында чөкердәшеп чәй эчкәндер. Өйдә мең төрле эш-мәшәкать көтсә дә, күңелләре тынычлангандыр. Сынаулар яшәүнең, тормышның кадерен аңларга ярдәм итә.
Ә эшкә керүчеләр аларны кул болгап озатып калды...
Розалия Зиннәтова