Онытырлык түгел

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Әле бу турыда күпләр белми. Авыл халкы язгы чәчүне тәмамлагач печән өстенә, уракка әзерләнә. Кәефләр яхшы, игеннәр мул уңыш вәгъдә итә...

1941 елның 22 июнь иртәсе илебездәге тыныч тормышның астын өскә китерә. Немец самолетлары иртәнге дүрт туларга унҗиде минутта көнбатыштагы шәһәрләребезне бомбага тота, йокының иң татлы вакытын сайлый фашист.

Бер мизгелдә бар да җимерелә. Миллионлаган кешеләрнең тормыш планнары һәм өметләре өзелә. Сугышның беренче көнендә үк СССР Югары Советының 1905–1908 елларда туган хәрби бурычлыларны мобилизацияләү турындагы указлары игълан ителә. Авылларда, предприятиеләрдә, оешмаларда митинглар уза. Арчадагы митингта 400дән артык кеше катнаша. Урта Пошалым, Югары Курса, Кәче, Наласа, Төбәк-Чокырча авылларында, Арча, Казанбаш МТСларында үткән митинг-ларда катнашучылар Ватанны дошманнан сакларга әзер булуларын белдерәләр.

1941 елның 24 июнендә хезмәт ияләре депутатларының район Советы Бөек Ватан сугышы башлануга бәйле мобилизация чараларын тормышка ашыруны карый. Беренче этапта 19 яшьтән 36 яшькә кадәрге ирләрне, медик хатын-кызларны, радисткаларны һ.б. белгече булганнарны чакыралар.

 Фронтка озатулар башлана. Китүчеләр үзләрен аямый Ватанны сакларга вәгъдә бирәләр. “Чиканас” колхозы бригадиры Габделнур Хәйруллин авылдашларына мөрәҗәгать итеп: “Ватан алдындагы  бурычымны намус белән  үтәячәкмен. Сезгә үтенеч: намус белән эшләгез, илнең куәтен, дисциплинаны ныгытыгыз. Туган җирне, сезне һәм сезнең тыныч тормышны үзебезне кызганмый саклая- чакбыз”.

Фронтка беренчеләрдән булып Түбән Курсадан колхозчы Гали Каһиров, “Заготзерно” эшчесе Ибраһим Зиннуров һ.б. китә. Июнь аенда Арча педагогия училищесының чыгарылыш классы  рус теле укытучысы В.Шигарев җитәкчелегендә хәрби комиссариатка килеп Ватанны сакларга китәргә әзер булуларын белдерәләр.

Әлегә берәү дә сугышның күпмегә сузыласын, күпме зыян саласын, күпме гомерләрнең вакытсыз өзеләсен белми. Дошманны тиз генә җиңәрбез дә, бәлки әле урак өстенә кайтып та җитәрбез, дип өметләнә күпләр. Җиңү яулаганчы дүрт урак өсте алардан башка уза, районыбыздан киткән 25 меңнән артык кешенең 14 меңнән артыгы яу кырында ятып кала, хәбәрсез югала.

22 июньдә – Хәтер һәм кайгы көнендә Арча районы башлыгы Илшат Нуриев “Арча җиңү яулаучыларны хәтерли” стендына, Мәңгелек ут, Җиңү паркында чәчәкләр салды.

– 1941 елның иртә таңында башланган сугыш 27 миллионнан артык кешенең гомерен өзде, – диде район башлыгы. – Илебез азатлыгын саклап калган батырларыбыз алдында без мәңгелек бурычлы.

 

Бәйрәм чаралары

Бүген илебез башкаласы Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә  Җиңү парадлары уза.  

Арча шәһәрендә  дә Бөек Җиңү көненә багышланган “Җиңү вальсы” дип исемләнгән тантаналы чара узачак.  Ул  Җиңү паркында 16.30 сәгатьтә башлана. 

Программада:

1. Арча районы башлыгы Илшат Нуриевның котлавы.

2.Район үзешчәннәре концерты.

Хөрмәтле райондашлар, чара барышында социаль араны саклавыгызны сорыйбыз. 0+

 

Ильяс Фәттахов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International