Районыбызның “кендек әби”се

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Һәркем өчен иң мөһим нәрсә – сәламәтлек.  Сәламәтлек сагында торучы затлар көн дими, төн дими хезмәт куялар. Бәлки кайчакта без аларның хезмәтләрен бәяләп тә бетермибездер.

Рәхмәт сүзләрен әйтергә оныткан вакытлар да буладыр. Табибларның хезмәт урыннарында узган бер көннәре белән кызыксынып, районыбызның үзәк хастаханәсенә бардым. Хастаханәнең баш табибы Тәлгать Баһаветдинов мине акушерлык бүлеге җитәкчесе Раушания Хәсәнова янына озатты. Тик ни кызганыч, битлек һәм перчаткалар киеп килсәм дә, мине бүлек эченә кертмәделәр. Әлегә таләпләр шундый. Раушания Яхиевна белән бала тудыру бүлегенең керү өлешендә генә сөйләшеп утырдык. ТРның атказанган һәм  югары категорияле табибәсе, “ТАССР төзелүгә 100 ел” медале иясе, районыбызның данлыклы акушер-гинекологы, меңләгән хатын-кызга әни булырга ярдәм итүче бу ханым үз хезмәте турында горурланып, җылы итеп, хәтта бераз дулкынлану хисләре белән сөйләде.

 “Эшкә иртәнге 8гә киләм. Җитәкче буларак, оештыру эшләрен башкарам. Аннан соң хезмәткәрләремнең сәламәтлекләре белән кызыксынам. Бүгенге пандемия вакытында бу бигрәк тә мөһим. Алга таба палаталарда обход ясыйм, яңа кергән булачак әниләрне карыйм, өйләренә кайтып китәсе хатын-кызлар белән сөйләшәм...” – дип башлады ул сүзен. “Эш вакытыгыз кайчан тәмамлана?” – дигән сорауга “Рәсми рәвештә эшем кичке сәгать 4тә тәмамлана. Тик минем хезмәт режимында ниндидер вакыт чикләүләре юк”, – дип җавап бирде. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында шалтыратырга яки ярдәм сорап өенә килергә мөмкиннәр. Табибә, әлбәттә, беркемне дә кире бормый. 39 ел хезмәт юлында нинди генә хәлләр булмый аның белән. “Бер көнне кич белән ишек шакыйлар. Ачсам, бер олы яшьтәге хатын-кыз басып тора. Ярдәм итүемне үтенде дә, хәлсезләнеп егылды. Кызының бәби табар вакыты җиткән икән. Ана кешенең борчылуы иде бу. Кайвакыт әнә шундый артык хисчән кешеләр белән дә эшләргә туры килә” – дип искә алды Раушания Яхиевна.

Шәхси тормышы турында сорау биргәннән соң, “Минем шәхси тормышым – минем эшем”, – дип елмаеп кына җавап кайтарды күпләрнең “кендек әби”се.  Ихласлык, тугрылык һәм кешеләргә ярдәм итү теләге бөркелә аның күзләреннән. Авыр һәм җаваплы хезмәтендә уңышлар һәм сабырлык теләп, соклану хисләре белән киттем Раушания ханым яныннан. 

Хастаханәгә баруымның максаты – биредә эшләүчеләрнең бер көнен күзәтү иде. Күзәтә алмасам да, менә дигән табибә белән аралашу бәхетенә ирештем. Табибларның, шәфкать туташларының һәр сәгате, һәр көне, тормышларының һәр мизгеле – сәламәтлек сагында тору, яшәешне саклау.

 

Гөлнур Миннебаева

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International