Сер түгел, һәркемнең яраткан укытучысы була. Минеке Габделхәй Һадиев иде
Корайван башлангыч мәктәбен тәмамлагач без ике километр ераклыктагы Югары Курса сигезьеллык мәктәбендә укый башладык.
Мәктәп тә, сыйныфташлар да, укытучылар да – бар да яңа. Габделхәй абый Һадиев дигән укытучы гына таныш безгә. Ул бәйрәмнәрдә Корайванга лекция белән килә. Әти бик ярата иде аны: “Бүген Габделхәйне тыңларга барам!” – дип клубка китәр иде.
Тиздән җәй. Агачлар беренче яфракларын чыгарырга да өлгермәде, инде районда урман бете (талпан) тешләгән 15 кеше билгеле булды. Безгә бу турыда Арча, Биектау районнарының “ТРның гигиена һәм эпидемиология үзәге” табиб-эпидемиологы Эльвира Шәйхуллина хәбәр итте. Һәм без эпидемиологка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
– Эльвира Гаделҗановна, талпан тешләве куркынычмы?
– Талпан кеше сәламәтлеге өчен куркыныч тудыручы бөҗәк. Алар күп төрле. Ул кеше тәненә кадалып, энцефалит чире генә түгел, башка йогышлы чирләр дә йоктырырга мөмкин. Талпан йоктыручы инфекцияләр елдан-ел арта бара. Татарстан Республикасы территориясе шул инфекцияләрнең берсе – боррелиоз буенча, ә күп кенә районнар һәм Казан да энцефалит буенча имин булмаган төбәк булып тора. Талпан энцефалиты – авыр чир. Ул үзәк нерв системасын зарарлый. Сиздермичә үтәргә дә мөмкин. Әмма кайчакта ул үлем белән тәмамланырга яки кул, муен параличы аркасында гарип калдырырга, эпилепсиягә, хәтта акыл зәгыйфьлегенә китерергә мөмкин.
Уку елы тәмамланды, алда – җәй. Димәк, әти-әниләр алдына җәйге киемнәр сатып алу, яңа уку елына әзерләнү, балаларына җәйге ял оештыру мәсьәләләре килеп басачак.
Балалар товарының һәм балалар ялының сыйфатына кагылышлы сорауларыгызны “кайнар линия” телефоннарына (8-84365-3-15-04, 8-84366-3-18-30) 09:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр шалтыратып бирә аласыз. “Кайнар линия 2020 елның 3 июненә кадәр дәвам итәчәк.
Сыйфатсыз балалар киеме, аяк киемнәре, китаплар, уенчыклар балалар сәламәтлеге өчен куркыныч булырга мөмкин. Балалар өчен товарларны законлаштырылган сәүдә урыннарыннан (махсуслаштырылган базарларда, мәктәп базарларында, кибетләрдә) сатып алсагыз
ТАССРның 100 еллык тарихы барышында авыл хуҗалыгы аның үсешендә зур роль уйный. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Бөек Ватан сугышы елларында тылда, фронтны һәм республика халкын тиешле продукция белән тәэмин итеп, Җиңүне якынайтып кына калмыйча, үзләренең авыр, фидакарь хезмәтләре белән Татарстанның икътисадый иминлегенә ныклы нигез дә салдылар.
Татарстанның 16 районында әче туфракны известьлауга керештеләр. Аграрийларга бу уңышны арттырырга ярдәм итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, әче туфрак - безнең төбәккә хас һәм яхшы уңыш алуның төп лимит факторы булып тора. Әче туфракка минераль ашламалар булышмый. Башта туфракны известьларга кирәк.
Әлки, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Буа, Чүпрәле, Зәй, Кукмара, Мамадыш, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Балык Бистәсе, Саба, Тукай районнарында известьлауга керештеләр инде. Бу елга республиканың 80 мең гектар җирен известьлау планлаштырыла. Бүгенге көнгә 73 520 тонна известь чыгарылган һәм 3 939 гектар җир эшкәртелгән.
Халкыбызның тарихи, мәдәни, сәяси һәм икътисадый традицияләре гасырлар дәвамында Арча җирлегендә үскән һәм ныгыган
Татарстан Республикасының Арча районы борынгы болгар бабаларыбыз көн иткән бай тарихлы, татар халкының сөйләм һәм әдәби телен, мәгърифәтен һәм мәдәниятен үстерүгә, гореф-гадәтләрен саклауга зур өлеш кертүче төбәк.
Арча төбәгендә туып-үскән, укырга-язарга өйрәнеп, беренче тормыш тәҗрибәсе туплап киткән якташларыбыз илебезнең төрле почмакларында, хәтта чит илләрдә дә Арча данын тараталар, матур эшләре белән танылалар.
Арча ягы мәгариф, мәдәният, сәнгать һәм фән әһелләренә искиткеч бай. Арчабыздан 60лап мәгърифәтче, 70тән артык профессионал, 50дән артык һәвәскәр язучы, 100гә якын фән докторлары, 150ләп фән кандидатлары, 100дән артык сәнгать әһелләре һәм башка өлкәләрдәге йөзләрчә күренекле шәхесләр чыккан. Без аларны республикабызның 100 еллык олуг юбилее уңаеннан тагын бер тапкыр ихтирам һәм горурлык хисләре белән искә алабыз.
1934 елда туган Валентина Георгиевна Мартьянова Арчаны яхшы белә. Чөнки ул шушында туып-үскән, гомер иткән
– Арча ул элек ике өлештән тора иде, – дип сөйли. – Арчаның бер өлеше үзәктәге Покров чиркәвеннән шәрык ягына таба Покровка дип аталды, ә бу ягы Мещаннар бистәсе дип йөртелде.
Покровка ягында Киров исемендәге колхоз җирләре иде. Ул колхозчыларга йорт салырга 10–12 сутый җир бирде. Мещаннар бистәсендә һөнәрчеләр көн итте. Тегүчеләр, кисүчеләр, аяк киемнәре осталары һ.б. үз эшләрен алып бардылар. Җирләре аларның 5әр сутый булгандыр. Минем әти дә аяк киемнәре ремонтлады. Кечкенә генә өй иде безнең. Ә аста, стадион янында, хәзер анда ресторан, калай, тимер әйберләрен (чиләк, чүмеч, чәйнек һ.б.) төзәтүче мастерской иде. Әни шул мастерскойда эшләде. Аннан крахмал заводына күчте. Крахмал заводы ул терлекне дә, халыкны да туендырды. Сугыш чорында эвакуацияләнгән халык күп иде. Сугыш беткәч, үз якларына кайтып киттеләр. Башта тегүчелеккә, аннан кисүчелеккә укыдым. Өс киемнәрен бик оста кисүче Лебедев Николай Матвеевич бар иде. Мин эшкә килгәндә ул пенсиядә иде инде. Эшкә өйрәтер өчен чакырып китердек.
Быел Иске Ашытта яшәүче Мәдинә Шәрәфиевага 100 яшь тула
Танышырга булдык үзе белән. “Мәдинә апа монда яшиме?” – дип сорадым каршыма чыккан ир-аттан. Ул җавап бирергә өлгергәнче, “Монда, монда”, – дип каршыма өлкән яшьтәге бер апа килеп чыккач, бермәл ни әйтергә белми аптырап калдым. Ул дисәң инде... 100 яшьлек кешегә ошамаган.
Авызымны ачып сорау бирергә өлгермәдем, “Мин булам инде”, – дип җавап та бирде ул. Нинди йомыш белән килүемне белгәч, өстәл янына алып килеп утыртты да, фоторәсемнәр белән альбомны кулына алып истәлекләре белән уртаклаша башлады.
Минем бу язмам 1962–1977 елларда хезмәт ияләре депутатларының Арча район Советы башкарма комитеты рәисе булып эшләгән Борһанов Тимерхан Борһан улы турында.
Әлеге җаваплы урында иң озак эшләгән шәхес ул Тимерхан Борһан улы. Аны белүчеләр зур хөрмәт белән искә алалар.
Арчадан ерактагы Мөслим районында туган ул. Вәрәшбаш авылы табигатьнең искиткеч матур почмагында урнашкан. Тирә-яктан урманнар чорнап алган, ә инеше ямьле, мул сулы Ыкның бер култыгы. Урманның байлыгын әйтеп бетерерлек түгел: каен, җир җиләге, чикләвек. Җиләктән кайткач су коенулар... 7–8 яшендә чабата ясарга өйрәнә ул.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чараларын алу өчен 2020 елның 1 июненә кадәр уңыш өчен кимендә бер гектарга 35 кг ашлама тупланган булуын раслый торган документлар тапшыру кирәклеген искәртә. Бу субсидия алу алу өчен билгеләнгән минималь күрсәткеч.
Субсидияләрнең максатчан билгеләнешкә ия, ягъни аларны бары тик ашламалар сатып алуга гына кулланырга мөмкин. Ашламалар төрен һәм тәэмин итүчеләрне авыл хуҗалыгы оешмалары үзләре сайлап ала.