Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, 2020 елның 6 апреленнән – бу катлаулы чорда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә ярдәм итү йөзеннән тәкъдим ителгән «вируска каршы» гамәлләр башкарылганда, татарстанлылардан Росагролизингка техника алу өчен 435 заявка кергән. Россия буенча барлык хуҗалыклардан 35 млрд. сумнан артыкка 6 мең заявка бирелгән. Бу -Росагролизингка башка вакытта ике айдан да кимрәк вакыт эчендә кергән заявкалар буенча рекорд күрсәткеч.
2008 елның 25 декабрендәге «Коррупциягә каршы тору турында» 273-ФЗ номерлы Федераль законның 12 статьясы нигезендә дәүләт яки муниципаль хезмәт вазыйфасын биләгән Россия Федерациясе гражданы дәүләт яисә муниципаль хезмәттән азат ителгән көннән соң (алга таба – элеккеге хезмәткәр) 2 ел эчендә коммерцияле һәм коммерцияле булмаган оешмаларда граждан-хокукый шартнамә шартларында түбәндәге шартларны үтәгәндә, вазыйфалар биләргә һәм эш башкарырга хокуклы:
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин 2020 елның 26 маенда кабул ителгән 748 номерлы карарны имзалады, аның нигезендә конкуренциягә сәләтлелекне арттыру турында килешү төзегән аграрийлар өчен ташламалы кредитлардан максатчан файдалану юнәлешләренең исемлеге киңәйтелде.
Россия Мәгариф министрлыгы балаларның җәйге ялын оештыруны 1 июльдән башларга тәкъдим итте
Мәктәпләрдә онлайн–укулар тәмам. Инде хәзер балаларның җәйге ялын кайгыртасы бар. Быел коронавирус белән бәйле махсус режим чорында җәйге лагерьлар эшләрме? Бүген бу әти-әниләрне иң кызыксындырган сорау.
Илдә барлыгы 33400гә якын ял һәм сәламәтләндерү урыннары ачылу көтелә. Барлык төрдәге лагерьлар эшләячәк, дип белдерелә. 25 майда җәйге ял буенча “кайнар линия” (88004443538) эшли башлады. Балалар лагерьларының кайчан эшли башлаячагын һәр төбәк үзе санитар-эпидемиология хәлгә карап билгелиячәк. Лагерьларга бара алмыйча калучыларга онлайн–лагерьлар оештырылачак.
Кындырак үләнен бүген үк урырга керешергә була, ул инде 30 сантиметрга җиткән
Терлек азыгы әзерләүгә багышланган семинарда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов кайсы үләннең инде нинди озынлыкка җиткәнлеген сантиметрлап үлчәп күрсәтте. Өстәлгә люцернаның төрле “яшьтәгеләре” куелган иде. 1–2 еллыклары яхшы үсеш биргән. 3 “яшьтәгеләре” дә түзәрлек әле. Ә инде 4 елдан уңыш кискен кими, басуларны тузганак, башка үләннәр баса.
– Үсемлекләр чәчәккә бөреләнгәндә әзерләнгән азыкта 24,92 процент аксым бар, – диде белгеч. – Ә инде чәчәк атканында 18 процент кына.
27 майда республика халкы ТАССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үтте
Бу көнне каршы алырга күптән әзерләнсәк тә, халык белән җыелышып бәйрәм чаралары уздырырга пандемия комачаулады. Шулай да бәйрәм рухы республиканың бер генә районын да читләп үтмәде.
Арча районында әлеге датаны 26 майда ук халыкка бәйрәм ясап каршы алдылар. Ике көн дәвамында Арчаның мәдәният идарәсе һәм Арча сәнгать мәктәбенең талант ияләре җыр-моң, бию белән шәһәрдәшләребезнең күңелен ачты. Яшәүгә көч, рух өстәүче дәртле чыгышлары белән ике ай дәвамында үзчикләүдә яшәүче халыкның күңел халәтен үзгәртте алар. Концертлар Арчаның бергә урнашкан күп катлы йортлары ишегалдында булды. Ишегалдына чыгып карый алмаганнар тәрәзәләрдән күзәтте. Мәдәният хезмәткәрләренә чыгышларын караган һәркем рәхмәтле булгандыр, мөгаен. “Мондый бүләк булыр дип көтмәгән идек. Музыка тавышы ишетелгәч кенә чыктым. Бик зур рәхмәт”, — ди Комсомол урамында яшәүче Эльмира Вәлиәхмәтова. Кызыл Бистә урамында яшәүче Венера Шакирҗанова да үз тирәсендә яшәүчеләр исеменнән ихлас рәхмәтләрен җиткерде.
Арчада азык-төлек җыелмасы тутырылган тартмаларның икенчесен (апрель-май өчен икешәрдән, барлыгы дүрт тартма булачак) өләштеләр.
“Ярдәм янәшә!” акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча үзизоляция чорында авыр тормыш хәлендә калган татарстанлыларга азык-төлек тутырылган җыелмаларның беренчесе кайтуы турында хәбәр иткән идек инде.
Әлеге тартмалар керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булган ялгыз яшәүче 65 яшьтән өлкән кешеләргә, 8 яшьтән зуррак балалары булган аз керемле гаиләләргә (кеше башына 8938 сум), әтиләре алимент түләүдән читләшкән, социаль яктан имин булмаган, шулай ук опека һәм попечительлек вазифаларын түләүсез башкарган гаиләләргә һәм кризис шартларында зур зыян күргән тармакларда эшләгән шәхси эшмәкәрләр, үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләрнең балаларына тапшырыла. Гаилә күп балалы икән, ул гаиләдәге һәр балага бирелә.
14 майда Татарстанның фото остасы Фәрит Гобәев Арчага кайтты.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдинов белән ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия фоторәссамнары берлеге әгъзасы, фото остасы Фәрит Гобәев сугыш ветераннары фотолары тупланган “Җиңү барыбыз өчен дә бер” (“Победа одна для всех”) дигән яңа китапны ветераннарга бирделәр. Республика күләмендә эшләнгән 360 битлек бу китапка 43 районнан 150 сугыш ветеранының фотолары кергән.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә терлек азыгы әзерләү буенча муниципаль районнар белән киңәшмә узды.
Чара барышында министр урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итүенчә, агымдагы елның 4 аенда 459 мең тонна сөт җитештерелгән, узган елга карата үсеш - 7%, 138 мең тонна ит җитештерелгән, бу узган ел белән чагыштырганда 104% тәшкил итә. 2020 елга бер сыердан 6500 кг сөт савып алу планы билгеләнгән. Бу . күрсәткечкә ирешү өчен хайваннарның азыкка ихтыяҗ күрсәткечләре билгеләнергә тиеш.
Быел коронавирус белән бәйле яшәештә өйдән торып укырга мәҗбүр булган укучылар өчен “Соңгы кыңгырау” кичәсе дә онлайн рәвештә узды
Укучылар кыңгырау тавышын виртуаль рәвештә өйдә генә ишетте. 25 майда “Соңгы кыңгырау” акциясе Россия Фән һәм мәгариф министрлыгының “ВКонтакте” социаль челтәрендә министр Сергей Кравцовның котлау чыгышы белән башланып китте.