Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, авыл хуҗалыгын үстерүнең заманча тенденцияләре шуны күрсәтә, үсемлекләрне корткычлардан, авырулардан һәм чүп үләннәреннән интеграцияләнгән яклау чараларын куллану югары уңыш алуда зур әһәмияткә ия. Казансельмаш өр-яңа инновацион машиналар- гидростатик трансмиссияле ОС-2500М, ОС-3000М, ОС-4000М үзйөрешле сиптергечләр линиясен эшләде һәм үзләштерде, алар максималь җитештерүчәнлеккә ирешү өчен махсус эшләнгән, аларга идарә итү җиңел, аларда үсемлекләрне яклау чараларын кертү өчен югары төгәллекле система урнаштырылган.
Һәр шәхси хуҗалыкта һәм бакча участогында диярлек хәзер алмачлар чәчәк эчендә утыралар. Алар көз көне безне мул уңыш белән сөендерсен өчен хәзердән үк кайгыртырга кирәк. Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни-үзәгенең Татарстан фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ) галимнәре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә татарстанлылар өчен алмагачны авырулардан һәм корткычлардан яклау буенча киңәшләр әзерләделәр.
Казан сугару техникасы заводы быел Дагстан, Оренбург һәм Төньяк Кавказ республикаларына су сиптерү машиналарын җибәрүне планлаштыра. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте, аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры 2016 елда Казан сугару техникасы заводы эшли башлавын билгеләп үтте. “Бу Россиядә киң колачлы су сиптерү машинасы эшләп чыгарыла торган өч заводның берсе һәм ул республиканың зур өстенлеге булып тора”, - диде ул.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республиканың мелиорация комплексының торышы турында сөйләде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Быел 70кә якын егет армиягә алыначак. Беренчеләре 29 майда китә. Соңгы чакыру 9 июльдә була
Бу вәзгыять чорында армия сафларына озату ничек узачак? Әти-әниләрне кызыксындырган берничә сорау белән без Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһановка мөрәҗәгать иттек.
– Хәрби комиссариатта ике керү юлы булдырдык. Һәрберсендә битлек һәм перчатка булырга тиеш. Юк икән, без бирәбез. Бер тапкыр гына кулланыла торган битлек булса, 2 сәгать саен алыштырыла. Аларны алырга безгә район хакимияте һәм Татарстан Республикасының җыелу пункты ярдәм итте. Файдаланылган битлекләрнең бер тапкыр гына кулланыла торганнары мичтә яндырыла, күп тапкыр кулланыла торганнары эшкәртелә. Беренче булып контактсыз юл белән температурасы үлчәнә. Кулларны эшкәртергә антисептиклар куелган. Шулай ук медицина тикшерүе үткәргәндә дистанция сак-лана. Элеккечә күпләп түгел, ә бер көнгә 10-15 кешене генә чакырабыз. Эшләре бетүгә өйләренә кайтарып җибәрәбез. Коронавирус симптомнары табылса, изоляторга кертәбез (аерым бүлмә бар), ашыгыч ярдәм чакырабыз. Әлегә андый очрак булмады. Иртән һәм медицина тикшерүе тәмамлангач, барлык бүлмәләргә дезинфекция үткәрелә, бүлмәләр җилләтелә.
Районда хокук бозуларны барлау буенча дүрт мобиль төркем эшли башлады
Ул Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллинның 2020 елның 13 маенда язылган 20-54/5901 хаты нигезендә төзелгән.
Сишәмбе көнне мобиль төркем белән (район административ комиссия баш белгече Илдар Нотфуллин, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Арчадагы төньяк территориаль идарәсе җитәкчесе Ленар Касыймов) Иске Кырлай авыл җирлегенә кергән авылларга юл алдык.
Бөек Ватан сугышы ветераны Ризван Исмәгыйлев белән без Җиңү көне алдыннан аңа бәйрәм бүләкләре тапшырырга барганда очраштык
Ул үзен шулай якын итеп килгәннәренә чиксез сөенде, бик теләп сугыш елларында күргәннәре белән уртаклашты. Соңыннан оныгының хатыны Рания белән озата чыкты, честь биреп саубуллашты.
Ризван абый килене Рания тәрбиясендә яши икән. “Кулымнан килгәнчә тәрбияләргә тырышам, – ди Рания. – Мунчаларга кадәр алып кереп юындырам. Уколлар кадыйм. Соңгы вакытта еш авырый башлады әле. Күргәннәр эзсез генә югалмый шул”. Рания аның истәлекләрен дәфтәр битләренә төшереп барган булган. “Ярый сораштырып язып барганмын әле”, – дип алар белән дә уртаклашты.
1923 елны Шура авылында туа Ризван абый. 7 сыйныфны тәмамлаганнан соң Казанга ФЗӨга укырга китә, телеграфист-аппаратчы һөнәрен үзләштерә, Морзе азбукасын өйрәнә.
Тәлгать абый белән еш очрашабыз, редакция белән янәшә генә яши ул. Быел район башлыгы Илшат Нуриев белән өйләрендә дә берничә тапкыр булдык. Бүгенге көндә районда исән булган 18 Бөек Ватан сугышы ветераннарының берсе ул.
– Мин күргәннәрне язсаң, үзе бер китап булыр иде, – диде ветеран соңгы очрашуда.
– Син сөйләрсең, мин язармын, аралар ерак түгел, – дидем.
Арчада яшәүче Мария Ильинага 95 яшь тулды.
Юбилярны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Йосыпов котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, истәлек бүләге тапшырды. Мария Георгиевна бүләкләргә ихластан шатланды.
– Мин үзем Арча кызы. Сугыш башланганда 16 яшь иде. Сугышка китәсе идем, алмадылар, син әле яшь, 17 тулсын, йөрмә монда, диделәр. Яшь булсак та, бөтен эшне башкардык. Безне авылларга җибәрәләр иде. Кыр эшләренә. “Ворошилов” колхозына күп йөрдек, Кәчегә. Кая кушсалар, шунда булдык. Хәрби госпитальдә дә яралы солдатларны карарга туры килде. Дүрт ел буе, – диде Мария Георгиевна.
Нурияздановлар дәүләттән авыл җирендә яшәүче 25 яшькә кадәр беренче баласын тапкан хатын-кызларга бирелә торган 50 мең сум акчага ия булды
Илүзә белән Рамил Нурияздановлар апрель аенда тәүге тапкыр әти-әни булу бәхетен татыган. Уллары Ратмирның туу шатлыгына куанып йөргән көннәрдә, бер ай да узмас ук аларга дәүләт тарафыннан 50 мең сум акча да бирелгән.