Узган якшәмбедә Югары Аты авылында янгын күз ачып йомганчы ике йорт юкка чыгарды
Без килгәндә Фирая һәм Әмир Ахуновлар, кызлары Алинә янгыннан алып чыгарга өлгергән әйберләрне урнаштыралар иде. Бик авыр хәл булса да, үзләрен кулда нык тоталар. Монда төшенкелеккә бирелергә һич ярамый, чөнки йорт-ны торгызасы, тормышны өр-яңадан “аякка бастырасы” бар. Әмир пенсия алды яшендә, Фирая икенче төркем инвалид.
17 майда Арча Боз сарае янындагы светофор каршында өч машина бәрелеште
Яшен тизлеге белән килгән “Лада Гранта” машинасы светофорда торган “ВАЗ-2107”гә килеп бәрелә, ә анысы үз чиратында алдында торган чит ил машинасының тагылма арбасына килеп керә. Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча, машина йөртүче исерек булган. Сәбәпләре ачыклана.
Бу турыда шундый эчтәлектәге кыскача гына мәгълүмат бирербез дә, теманы ябарбыз, дип уйлаган идек. Тик “Арча хәбәрләре” төркемендә әлеге хәбәр астындагы комментарий уйланырга мәҗбүр итте. Рәдифә Шакирова анда: “Уртадагы машинада минем улым. Ходаем саклады баламны. Сак йөрегез юлларда, аек килеш”, – дип язган иде. Чыннан да, аның урынында һәрберебезнең баласы, ире, якыны булырга мөмкин иде бит.
20 майда Арча район Советының чираттагы 44 утырышы узды. Аны район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев алып барды. Утырышта депутатлардан тыш, ТР Президенты Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре дә катнашты.
Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Светлана Галимова 2019 елда Арча муниципаль район бюджеты үтәлеше турында чыгыш ясады. Ул шулай ук 2020 ел һәм 2021 һәм 2022 еллар план чорына Арча муниципаль районы бюджетына үзгәрешләр кертү турында да мәгълүмат бирде.
Бюджетның керем өлеше 1386,1 млн. сум булып, ул алдагы 2018 елга караганда 5,8 процентка артыграк булган. Аның 65 проценты республикадан бирелгән. Керемнең үз өлешен җирле салым һәм җыемнар тәшкил иткән (484,3 млн. сум). Авыл җирлекләре бюджетына да узган ел салым 600 мең сумга артыграк җыелган.
3 яшьтән 16 яшькә кадәр балаларга 10 мең сум дәүләт ярдәме турында редакциягә сораулар килә. Шул уңайдан без Пенсия фондының Арчадагы клиентлар хезмәте бүлеге җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова белән сөйләштек.
– Рузия Илсуровна, бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум акча быел 16 яшь тулганнарга каралганмы?
– 2020 елның 11 маена кадәр 16 яшь тулганнарга 10 мең сум акча каралмаган. Ә менә 11 майда һәм аннан соң 16 яшь тулганнарга пособие бирелә. Чөнки Президент Указы 2020 елның 11 маенда чыкты.
2020 елның 28 маенда Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү максатыннан республика гражданнарының хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә. Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе вәкилләре гражданнарга тулы мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәкләр.
"Кайнар линия" телефоны: (843) 236-00-71
Консультация вакыты: 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр
2021 елдан Россиядә мөгезле эре терлекләрне бердәм идентификацияләү кертелә, 21 төбәктә барлык авыл хуҗалыгы хайваннары идентификацияләнде инде. Бу көннәрдә Татарстанда да бердәм идентификацияләү гамәлгә кертелә башлый.
Система түбәндәгечә эшли: хайванга бердәм мәгълүмат системасында теркәлгән, биркада яки чипта язылган уникаль номер бирелә, соңгы теркәүне район ветеринария хезмәте башкара, ул хайванның булуын раслый. Шул ук вакытта хайван хуҗасы үзенең терлекләренең баш санын һәм конкрет терлек буенча барлык ветеринария чаралары тарихын электрон базада карый ала.
Бүген, 20 майда, 2017 елда БМО Генераль Ассамблеясы резолюциясе белән гамәлгә куелган Бөтендөнья бал кортлары көне билгеләп үтелә. Эш киңәшмәсе барышында Россия авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов умартачыларны бәйрәм белән котлады.
Киңәшмә Россиянең барлык төбәкләре белән видеоконференцэлемтә режимында узды һәм 2020 елда умарталарның һәлак булуын булдырмауга багышланган иде. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, «Татарстан Республикасы Аквакультура һәм умартачылык идарәсе» ДБУ директоры Марат Миңнебаев һәм Татарстан умартачылары катнашты.
Коронавирус чорында Яңа Чүриле психоневрологик интернат тулысынча изоляциядә булды. 15 майда анда эшләүчеләр алмашынды
360 авыру янында 44 хезмәткәр өч атна буе, 24 апрельдән, өйләренә дә кайтмыйча, хәтта капканың икенче ягына да чыкмыйча яшәде. Ниһаять, алар өйләренә җибәрелде, урыннарына ике атнага икенчеләре килде.
Өйләренә җибәргән вакытта без дә шунда идек. Барысының да кәефләре күтәренке, күңелләре көр, тимер капканың икенче ягында торган ирләре, балалары белән очрашуны көтеп йөзләрендә елмаю балкый. Өч атна буе хезмәткәрләр нинди шартларда яшәгәннәр соң?
– Шартлар яхшы иде. Йокларга урын бар. Өч тапкыр бушлай ашаттылар. Юынырга да мөмкинлек тудырылган. Телевизор эшли. Рухи яктан гына кыенрак булды. Гаиләдән аерылып тору бит, – диде өлкән шәфкать туташы Адилә Гарипова.
Май салкын килсә иген уңар, дип әйтеп калдырган борынгылар
“Түбәнрәк температурада үсемлекләр башта ныклы тамыр системасы җибәрә, аннан соң гына тишелеп чыга, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов. – Әлегә үсемлекләр өчен шартлар бик уңай, яңгырлар яугалап тора, корткыч бөҗәкләр дә артык үрчи алмый”.
Соңгы көннәрдә басуларда күп йөрибез. Район башлыгы Илшат Нуриев хезмәт алдынгыларына Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшыра. 14 майда мондый бүләкләрне “Ак барс” агрокомплексы” Гайнулла Шәймуллин, “Ватан” ширкәтеннән Таһир Сабиров, “Северный” ширкәтеннән Рәдис Низамов, “Тукай” хуҗалыгыннан Фидаил Сабиров, “Ашытбаш”тан Рамил Сибгатуллин, “Кишет” ширкәтеннән Зөлфәт Галиуллин алды.
Район башлыгы Илшат Нуриев Халыкара гаилә көнендә Арча шәһәрендә яшәүче Хәсибә һәм Вәлиулла Гатауллиннарны алтын туйлары белән тәбрикләде.