ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2020 ел
чәршәмбе

Бүгенге көндә Татарстанда бизнес вәкилләренә ярдәм итү өчен махсус республика программалары нигезендә 1,3 млрд. сум акча бүленгән

Киңәшмәләрнең берсендә Президент Рөстәм Миңнеханов болай диде: “Бүген гади чор түгел, кече бизнеска һичшиксез ярдәм итәргә кирәк”. Ничек коронавирус белән бәйле үзизоляция чорында тезләнмичә, ябылмыйча, башланган эшне саклап калып була? Ә аларга җиңел түгел.

“Өйдә утыр” режимы эшмәкәрләрнең кайберләрен вакытлыча эшсез калдырды. Рөстәм Миңнеханов шимбә киңәшмәсендә: “Предприятие, бигрәк тә кече предприятие, ай ярым эшсез тора алмый”, – дип, район башлыкларына барлык предприятиеләрне эшләтеп җибәрергә кушты.  Хөкүмәт җитәкчелеге кече һәм урта бизнесны саклап калу өчен төрле чаралар кабул итә.

Эшмәкәрләргә бүген республикада ташламалы микрозаймнар өчен барлыгы 700 млн. сум акча каралган. Шуның 200 млн. сумы эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү фондыннан, 500 млн. сумы республика бюджетыннан бүленгән.

Арча районында тату, бәхетле, үрнәк гаиләләр бик күп. Шундыйларның берсе – Яңа Кырлайда гомер итүче Маһинур һәм Наил Гыйбадуллиннар 16 май көнне гаиләләренең 60 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Маһинур апа белән Наил абый 7 балага гомер биреп,  аларны намуслы,  эш сөючән,  кешелекле итеп тәрбияләп,  укытып, олы тормыш юлына озатканнар. Бүгенге көндә 15 оныклары, 10 оныкчыклары булган бәхетле әби-бабай булып төп нигездә гомер кичерәләр.

Төп нигез – Гыйбадуллиннар нәселенең яратып кайта,  күңел тынычлыгы таба торган урыны да.  21 ел элек бирегә килен, төпчекләре Камилгә кәләш  булып төшкән шушы авыл кызы Земфира кайнана-кайната белән генә түгел,  иренең туганнары белән дә тату булып,  йортка килүче һәркемгә яктылык өләшеп яши. Яшьләр белән өлкәннәр арасындагы мөгамәлә үрнәгендә төп йортта үсүче оныклар Рүзәл белән Камилә дә тәрбияләнә. 


19
май, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән 2012 елдан башлап Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте лидерлары арасында социаль ипотека программасы буенча торак алуга Конкурс үткәрелә.

Яшьләр торак фонды үзен ташламалы шартларда торак шартларын яхшырту буенча уникаль мөмкинлек буларак күрсәтте һәм Татарстан Республикасы яшьләренә яшьләр сәясәтен тормышка ашыру, мәгариф һәм тәрбия бирү өлкәсендә хезмәт һәм иҗтимагый эшчәнлек алып баручы 18-30 яшьләрдәге түбәндәге категория яшьләрне катнашырга чакыра:

- Иҗтимагый оешмалар активистлары;

- Студентлар-Татарстанның яшьләр сәясәте, студентлар үзидарәләре һәм иҗади берләшмәләр проектларында катнашучылар;

- Башкарма комитетларның, учреждениеләрнең, яшүсмерләр клубларының, яшьләр үзәкләренең яшьләр белән эшләү буенча белгечләре;

- Предприятиеләрдә һәм оешмаларда, шул исәптән дәүләтнеке булмаган оешмаларда яшьләр белән эшләү буенча белгечләр;

- Белем бирү учреждениеләренең яшьләр белән эшләү буенча җаваплы хезмәткәрләре;

- 35 яшькә кадәрге яшь галимнәр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан терлекчелек тармагын цифрлаштыру башланды. Татарстанның һәр районында алдынгы цифрлы технологияләр кертү өчен база хуҗалыклары билгеләнде. Бу хакта бүген барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узган эшлекле киңәшмә барышында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте.

Чара барышында Татарстанда сөт җитештерү мәсьәләләре дә күтәрелде.


18
май, 2020 ел
дүшәмбе

Хезмәткәрләрнең эшен тиешле дәрәҗәдә оештыру һәм аларны кызыксындыру чәчү барышына җитди тәэсир итә. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шуңа игътибар юнәлтте.      

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Татарстан Республикасында урнашкан уңай һава торышы кыр эшләрен мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк башкарырга ярдәм итте, чәчүне көн саен 100 мең гектарга кадәр җиткереп булды. Бу хакта шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җиткереде.  

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 


15
май, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “2019-2024 елларга «Агростартап» проекты буенча крестьян-фермер хуҗалыкларын булдыру һәм үстерү” ведомство программасы буенча грантлар бирүгә крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу конкурсына йомгаклару ясау турында хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 659 млн. сумнан артык.

Крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерү конкурсына Татарстанның 36 муниципаль районыннан 300 катнашучыдан 162 фермер 1,6 млн сумнан 6 млн. сумга кадәр грантларга ия булдылар. Иң күп җиңүчеләр Кукмара (27 фермер), Мамадыш (19 фермер) һәм Саба (17 фермер) районнарыннан.  

Зеленодольск һәм Әлмәт районнарында үз эшчәнлекләрен алып баручы “Җиләкле алан” («Ягодная долина») ҖЧҖ эшсез калган тагын ун шәһәр кешесен язгы чорга үзенә эшкә алды.  

Яңа бакчачыларны без кара карлыган үсентеләрен утырткан чакларында очраттык. Саклагычтан арбаларга төяп чыгарылган үсентеләрне алар алдан әзерләнгән, йомшартылган, уңдырышлы җиргә рәт-рәт утырталар.    

Май башына Татарстанда авыл хуҗалыгы культураларын яфрактан тукландыру һәм кырларда яклау чараларын күрү өчен билгеләнгән 132 эретмә узелы төзелде һәм куллануга тапшырылды. Майда тагын 29 стационар эретмә узелын куллануга тапшыру планлаштырыла.

15 май-Халыкара гаилә көне. Бу бәйрәм көнендә, район башлыгы И.Г.Нуриев Вәлиулла Шәйхуллович һәм Хасибә Мингазеевна Гатауллиннар гаиләсен алтын туйлары белән котлады.

Гатауллиннар гаиләсе районда хөрмәтле һәм танылган кешеләр. Вәлиулла Шәйхуловичы район эчке эшләр органнарында эшләп лаеклы ялга чыга, подполковник, Хәсибә апа үзен китапханә эшенә багышлый. Бүген алар районның мәдәни чараларында актив катнашучылар. Вәлиулла абый җырлый, Хәсибә апа шигырьләр сөйли, бергәләп «Сүнмәс дәрт»драма театрында уйный алар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International