Россия Президенты Владимир Путин төбәкләр алдына коронавирус белән чикләүләрдән әкренләп чыгу һәм икътисадны тергезеп җибәрү бурычын куйды
Бу турыда 11 майда булган киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов искәртеп үтте.
Район башлыклары белән үткәрелгән дүшәмбе киңәшмәсендә Рөстәм Миңнеханов болай диде: “Үзизоляция режимы туктатылмый. Без, икътисад эшләп китсен дип, яңалыклар кертәбез. Район башлыкларына мөрәҗәгать итәм: сезгә ышанып тапшырылган территориядә, иминлекне саклап, барлык предприятиеләрнең дә эшләвен тәэмин итәргә. Предприятие, бигрәк тә кече предприятие, ай ярым эшсез тора алмый. Мин ышанам, әгәр дә без бу мәсьәләләрне үтә алсак, башка чикләүләрне дә әкренләп туктатачакбыз”.
Чәчүлекләрне эшкәртмичә булмый, әмма моны бал кортларына зыян салмый торган итеп башкарырга кирәк
Элегрәк наласалар яңгырлар безне читләтеп үтә, дип зарланалар иде. Соңгы ике-өч елда аларның зарын ишетепме, яңгырлар бу якларны үз итә башлады. Әле менә соңгы яңгырның да иң күбе шунда яуган – 9 мм. Башка урыннарда 5–6 мм тирәсе.
Тузан очып торганчы дымның өстәлүе әйбәт, эшкә дә зыян китерерлек булмады, икенче көнне иртән басуларда эшләр гөрли иде инде.
Соңгы тәүлектә хуҗалык-ларда бер тәүлектә 4417 гектарда (6,1 процент) чәчү чәчелде. “Казанка”, “Курса МТСы” ширкәтләре сабан культуралары чәчүне төгәлләделәр. “Ак барс” агрокомплексы”, “Ватан”, “Яңарыш”, “Ашытбаш” ширкәтләрендә чәчү тәмамлауга таба бара.
Тыл ветераны Рауза апа Мөхәммәтдинованың сугыш елларында күргәннәре белән танышып үтик. Бу хакта безгә Акчишмә авыл китапханәсе җитәкчесе Халидә Мөхәммәтдинова хәбәр итте.
– 1943 елда Лаешка урман кисәргә вербовать итеп җибәрделәр. Башта поездда, аннан Лаешка пароходта бардык. Көймәдә су кичтек. Теге ярда көймәне бәйләүче булмаган, көймә кире суга кереп китте. Кычкырыш-елаш башланды. Көчкә ярга чыктык. Бераз чыландык та. Шул килеш клубка алып кайтып йоклаттылар. Икенче көнне фатирларга бүлделәр. Эшкә 7 километр көймәдә барырга кирәк иде. Бер куркып калгач, көймәгә утырырга куркып, 15 километр араны җәяү йөри торган булдык. Өскә кияргә юк. Әни бәрәңге туңдырып биреп җибәргән иде. Шуны кар астында саклыйбыз. Алып пешерәбез дә, хуҗа биргән аз гына сөткә туглыйбыз. Шуның белән йөрибез.
Сугыштан соң авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшли Күлтәстә яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Гарәфетдин Зиннуров
1941 елда Гарәфетдингә нибары 14 яшь була. Әтисе белән бергә ферманың бозаулар көтүен көтә малай. Беркөн көтүдән кайтканда сугыш башлануы турында ишетә.
– Ир-атлар бер-бер артлы фронтка китеп бетте. Без, яшь малайлар, хатын-кызлар белән беррәттән эшкә җигелдек. Җир сукаладык, уңыш та җыйдык – барына да өлгерергә туры килде. Ачлыктан әти җанашым үлеп китте. Аның ашказаны авырта иде. Туйганчы ашарга булмау үзенекен итте. Гаиләдә алты ир бала бит. Мин дүртенчесе. Әни кычыткан ашы пешергән иде. Кычытканын күбрәк салган, ахры. Ашаганнан соң авырганымны хәтерлим әле, – диде Гарәфетдин абый. – Озакламый миңа да повестка килде. 1944 елның октябрендә фронтка алдылар. Бик начар җиргә эләктем. Нәкъ Суслонгер инде, диделәр. Хәтерем ялгышмаса, Мордовия иде кебек. Өч полк алты ай ачлы-туклы землянкаларда яшәдек. Безне анда “Максимка” пулеметыннан атарга өйрәттеләр. Шундый бер мизгел хәтергә сеңеп калган. Буранлы көн иде. Безне басуга алып чыкмыйча, өйрәтүләрне казармада гына оештырдылар. Пулеметны стенага түгел, эчкә каратып куйганнар. Лентада бер пуля калган булган. Атып та җибәрделәр, шул алда торган бер солдатны бәреп тә екты. Госпитальгә алып киттеләр. Исән калгандырмы, белә алмадык. Отделение командиры белән взвод командиры ярдәмчесен штрафбатка озаттылар.
Җиңү көне алдыннан тыл хезмәтчәннәрен дә онытмадылар. Чөнки тыл ул икенче сугыш кыры булган
Аерма шунда гына, анда кулларына мылтык тотып, атакага бармаганнар, ә көнне-төнгә ялгап эшләп, фронт өчен дип икмәк үстергәннәр. Олы яшьтәге әби-бабайлар, хатын-кызлар, кулларына сәнәк, көрәк тота алган, әле балалыктан чыгарга да өлгермәгән малайлар һәм кызлар, ачлыктан интегүләренә карамастан, басуда эшләгәннәр, урман кискәннәр, окоп казыганнар, торф чыгарганнар.
Арча үзәгендәге тыл хезмәтчәннәренә куелган обелиск яныннан бу көннәрдә кеше өзелмәде. Һәр кеше әби-бабасын, әти-әнисен искә алып, аның каршында баш иде, чәчәк бәйләмнәре салды.
Үзизоляция көннәрендә, апрель аенда arskmedia.ru сайтында #Өйдә утырабыз# БергәләпПДДөйрәнәбез фотоконкурсы узды.
Анда районыбызның балалар бакчасына йөрүче һәм башлангыч сыйныфларда укучы 72 бала катнашты. Онлайн тавыш бирү юлы буенча ачыкланган җиңүчеләр түбәндәгеләр булды: 1 урында Арчаның 6нчы “Сандугач” балалар бакчасыннан Мәлик Шиһабетдинов (2269 тавыш), 2 урында Мөндеш балалар бакчасыннан Адилхан Сабиров (2212 тавыш), 3 урында “Сандугач”тан Ильяр Шәймуллин (1739 тавыш), 4 урында “Кояшкай” балалар бакчасыннан Реназ Вәлиев (1597 тавыш), 5 урында Арчадан Аяз Бәхтияров (511 тавыш).
Арча үзәк хастаханәсенең “Ашыгыч ярдәм” бүлегендә барысы 14 фельдшер, 5 машина йөртүче эшли
“Сезнең “Ашыгыч ярдәм”не чакыртканыгыз бармы? – дип шалтыратты безгә Арчадан Лимуза ханым. – Ә минем бар. Бер генә түгел, берничә тапкыр”.
– Мин аларга бары тик рәхмәтле генә, – дип сүзен дәвам итте Лимуза ханым. – Берьюлы әни сулый алмый. “Ашыгыч ярдәм”гә шалтыраттым, шунда ук килеп җиттеләр. Хастаханәгә алып та киттеләр. Чабыштылар. Ниндидер аппарат куйгач кына, әни сулый башлады. Икенче юлы иремнең бәйрәмнән соң кәефе начарланды. Махмырдан интегә. Шалтыратып, дөресен әйттем. Килмәсләр дип уйладым. Рәхмәт төшкерләре, килеп җиттеләр, әй. Өченче юлы иремнең кан басымы күтәрелде. Хәвефкә бирелүчән ул безнең. Тиз арада “Ашыгыч ярдәм” килеп тә җитте. Шәфкать туташы кан басымын үлчәде, ЭКГ ясады, кан басымың алай югары күтәрелмәгән, куркырлык җитди сәбәпләр юк, тынычлан дип юатты, тел астына төймә салды. Ничек рәхмәт әйтмисең инде аларга! ”.
12 май – Шәфкать туташлары көне иде. Һөнәри бәйрәмнәрен алар хастаханәдә авырулар янында каршы алды.
Илдә урнашкан вәзгыять күп һөнәр ияләренең кадерләрен белергә өйрәтте. Шуларның берсе – шәфкать туташлары. Иң авыр мизгелләрдә алар өйдә гаиләсе, туганнары янында түгел, ә хастаханәдә авырулар тирәсендә булдылар, аларның сәламәтлекләре, тормышларын саклап калу өчен көрәштеләр.
5 яшьлек Адилә Шәфыйкова Германиягә операциягә барырга әзерләнә. Тик операция өчен 2 млн. сумга якын акча кирәк...
Адилә Арчаның узган ел ачылган 6нчы балалар бакчасына йөри. Сәләтле, актив кыз балалар белән дә дус булып, тәрбияче апаларына үзен яраттырып, бакчаны яратып йөри. Тик кайчакларда, барасы килсә дә, авыртуы сәбәпле, бакчага бара алмый калган көннәре шактый була.
Адилә Шәфыйкова әнисе Лилия белән әтисе Фәнилнең уллары Фәнистән соң көтеп алган сабыйлары. Кыз бала тууын зарыгып көткән әти-әнигә язмыш сынау әзерләп куйган була. “Тугач та сәламәт түгеллеген әйттеләр, — ди Лилия Шәфыйкова. — Тумыштан сирәк очрый торган кан тамырлары ангиодисплазиясе, тромбофлебит диагнозы куйдылар. Шуның нәтиҗәсендә уң аягы сулыннан 1-1,5 сантиметрга кыскарак булып үсә. Диагнозын гади генә әйткәндә, кызыбызның кан тамырлары дөрес формалашмаган, тромбалар тыгыла. Хәлен җиңеләйтү өчен өлкән кешеләр ала торган уколлар ала, дарулар эчә. Табиблар гел хәрәкәттә булырга куша, юкса, мускуллар көчсезләнәчәк, диләр. Аеруча йөзү файдалы. Арчада бассейн эшләгәндә йөзәргә йөртәбез, ул җәйге сезонда ябылгач, Казанга йөри башлыйбыз. Мускулларына файдалы булсын дип, Зилә Мортазинага бию түгәрәгенә, гимнастикага да йөртәбез. Артык зыян килмәсен өчен, махсус компрессияле колготки киеп йөри”.
Сугыш башланганда Акчишмәдән Әлфинур апа Галәветдинова әле бик яшь була. Ә күргәннәре... гомерлек йөрәк җәрәхәте.
Әлфинур апа Наил абыйга кияүгә чыгып, дүрт бала тәрбияләп үстерә. Наил абый ун ел элек вафат инде. Иреннән тыш ана улы Фаил үлемен дә кичерә. 2007 елда хатыны Айгөл вафат булып, икенче улы Фәнис ике бала белән тол кала. Сабыйларны аякка бастыру да Әлфинур апа җилкәсенә төшә. Ул вакытта балаларның берсенә – 14, икенчесенә 5 яшь була. Өстәвенә оныгы Рәмис 5 яшьтән соң авырып китеп бөтенләй йөрми башлый, ахыр чиктә инвалид коляскасына утыра. Балачагын “сикереп үтеп”, яшьтән олыгайган Әлфинур апа бөтен көчен, тырышлыгын, назын шуларга бирә.
Әтисе Абдулла абый 1941 елда ук фронтка китә. Бер хәбәре дә килми. Соңрак кына “хәбәрсез югалды” дигән кайгылы кәгазь килеп төшә.