ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2020 ел
җомга

Бәрәңге утыртып кайттым да, шуны уйлап рәхәтләнеп йөрим әле. Кеше карабодай, дөге эзләп чабышкан көннәрдә бер танышым: “Сез алдыгызмы әле?” – дип сораган иде. “Безнең андый борчу юк, баз тулы бәрәңгебез бар”, – дидем.

Безнең әти-әниләр бик шөкер итә белгән кешеләр булган икән. Печәнлекләр печән, базлар бәрәңге белән тулганга ничек шатлана иде алар! Сыер белән бәрәңге халыкның төп байлыгы иде шул  ул елларда. “Икмәкне – дәүләткә, саламын – безгә”, – дип ирония белән әйткәннәрен ишетергә туры килә иде. Уңыш начар булган бер елны саламны кечкенә үлчәү белән үлчәп биргәннәрен дә хәтерлим әле мин.

Бәхеткә, безгә ачлык дигән нәрсәне кичерергә туры килмәде. Тик шулай да, әле дә уйлап куям: без җиде бала, әти, әни – барысы тугыз җанга ашарга ничек җиткерделәр икән?

2020 елның 28 маенда Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил, хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның хокукларын яклауны тәэмин итү максатыннан, республика гражданнарының хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.

Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы прокуратурасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы буенча дәүләт хезмәт инспекциясе вәкилләре гражданнарга тулы мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәкләр.

"Кайнар линия" телефоны: (843) 236-00-71.

Консультация вакыты: 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр


14
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Пандемиягә бәйле рәвештә җитештерүнең кайбер тармакларында һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә икътисадый активлык кимү аркасында шәһәр халкының шактые эшсез калырга мөмкин. Шәһәр халкын сезонлы эшләр белән тәэмин итү мөмкинлеген исәпкә алып, эш бирүчеләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен оештыру максатында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан “АВЫЛГА ҖӘЙГЕ ЭШКӘ – 2020” чакыру игълан ителде.

2020 елның 12 маеннан ГХАТ бүлеге гражданлык хәле актларын теркәүнең барлык төрләре буенча хезмәт күрсәтүне, шулай ук юридик яктан мөһим булган башка гамәлләр кылуны  билгеләнгән эш режимы нигезендә яңадан башлап җибәрде.

Гаризалар Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы, Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре порталы аша, шулай ук (843-66) 3-15-43, 3-25-52 телефоннары аша кабул ителә.


13
май, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Ростсельмаш компаниясе «Ставим рекорды вместе» («Бергәләп рекордлар куябыз») программасының старты турында игълан итә, нәтиҗәләр буенча иң яхшы 30 хуҗалык бүләккә 2020 елгы LADA 4×4 Urban 3D автомобильләре алачак. 

Ярышларда түбәндәге номинацияләрдә югары эш нәтиҗәләре күрсәтүче теләсә кайсы Россия авыл хуҗалыгы җитештерүчесе катнашырга мөмкин: 

- «Тракторы RSM 2000» – культивацияләү, чәчү, дискование, сөрү, туфракны тирәнтен йомшарту – иң яхшы җитештерүчәнлек һәм ягулыкны янга калдыру категорияләрендә;  

12 майга район хуҗалыкларында 39879 гектардагы бөртекле сабан культураларының 21178 гектары чәчелде

Һәр ел үзенчәлекле килә. Быелгысы аеруча истә калыр. “Заманалар авыр диләр, кем күтәреп караган?” дигән җыр юллары искә төшә. Һәр чорның үз авырлыклары булган инде аның.

Игенчеләр өчен дә гади ел түгел бу. Апрель уртасында кайбер хуҗалыклар чәчүне башлап җибәргәч, 1 майга чәчүне тәмамлаучылар була икән, дип тә уйлап куйган идем. Әмма көннәр суытып җибәрде, иртә килә дигән яз бик озакка сузылды. Басулардан пар күтәрелеп, туфрак пешкән язларны сагынып сөйлибез. Хуҗалыкларда булганда, туфракны китереп булмый, дип зарланганнарын еш ишетәсең.

Әмма барыбер чәчәргә кирәк. Язның бер көне ел туйдыра, дип юкка гына әйтмәгәннәр. “Казанка” хуҗалыгы Җиңү көненә бөртекле культуралар чәчүне төгәлләде. Бу хуҗалык һәр эшне оешканлык, җиңеллек белән башкара. Яшел хәтфә булып яткан арыш басуларына карап күңел шатлана.

...Районда сугыш ветераннарының барысын да Бөек Җиңү көне белән котладылар

Урамга җиңел машиналар белән “Җиңүгә – 75 ел” дип язылган кызыл әләмнәр, фронт җырлары белән килеп керделәр. Юлда очраганнар кул болгап калды, өйдәгеләр тәрәзәгә капланды... 

Тәннәрдән ниндидер бер дулкын узды, күзләр яшь белән капланды. Бу дулкын күпме халыкны елаткан, әрнеткән, ир-егетләрне әрәм иткән,  исәннәренең дә тәнен, күңелен җәрәхәтләгән сугышка барып тоташа иде.

Әле кайчан гына район башлыгы Илшат Нуриев, сугыш ветераннарының өендә булып, юбилей медальләре тапшырып чыкты. Менә Җиңү бәйрәме дә килеп җитте. Район башлыгы Илшат Нуриев, аның урынбасары Гөлнара Гарипова, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдинов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, хәрби комиссар Алмаз Борһанов, “Сугышчан туганлык” оешмасы әгъзалары, Бөек Ватан сугышы ветераннары янында булып, аларны зур юбилей белән котлап, бүләкләр тапшырдылар. Үзешчәннәр концерт куйдылар.

9 майда Шушмабаш авыл җирлегенә кергән Илдус авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә һәйкәл ачтылар.

Шушмабаш авыл җирлеге  башлыгы Вәзир Сәгыйтовның: “Илдус авылыннан сугышка 28 кеше киткән, шуларның берсе генә исән кайткан”, – дигән сүзләре гаҗәпләндерде һәм тетрәндерде. Районда мондый зур югалту кичергән башка авыл юк дип беләм. Кеше саны буенча түгел, билгеле.

Һәйкәлне ачуда районның хәрби комиссары Алмаз Борһанов катнашты.

Ел башыннан Арча ЗАГСында теркәлгән йөзенче сабый 10 май көнне бала табу йортыннан чыгарылды

Әнисе Зөлфия белән нәни Мәдинәне әтисе Илшат, апасы Зәринә, абыйсы Әнвәрдән тыш,  район башлыгы Илшат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдинов, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Фәридә Бәхтиярова каршы алды.

Ишектән чыгуга каршында район җитәкчеләрен дә күргәч Зөлфия каушап китте. Шунда беренче булып янына балалары йөгереп килеп, кочагына атылдылар. Ире хатына зур чәчәк бәйләме тоттырды һәм шәфкать туташы кулыннан җайлап, кадерләп кенә баласын алды. 

– Сезне чын күңелдән бу шатлыклы көнегез белән котлыйм. Тигезлектә, шатлыкта һәм бәхеттә яшәп, сәламәт булып, сабыегызны да сау-сәламәт, игелекле бала итеп үстерегез, – диде район башлыгы Зөлфия һәм Илшатны бу истәлекле көннәре белән котлап. 

Зөлфия белән Илшат Җәләевлар Арча Питомнигында яшиләр. Илшат үзе тумышы белән Югары Бирәзәдән, ә Зөлфия Әтнә районы Бәхтияр авылыннан. Арча Сабантуенда танышканнар. Бер-берсен бер күрүдә ошатканнар. Ике ел тирәсе очрашып йөргәннән соң, гаилә корып яши башлаганнар.

Үзгәрешләр

12 майдан өйдән чыгу өчен рөхсәт алу кирәк түгел. Шулай да, битлекле-перчаткалы режим катгый саклана.

12 майдан моңарчы үзчикләү режимында яшәгән халыкның тормышына түбәндәге үзгәрешләр керә: электрон рөхсәт алу белән бергә эш урыныннан белешмә алу да кирәк булмаячак, тик полиция хезмәткәрләре урамнарда рейдларны дәвам итә, битлеге һәм перчаткасы булмаганнарны РФ Административ хокук бозулар турында кодексның 20.6 маддәсе буенча штрафка тартырга мөмкиннәр, мәйданы 400 квадрат метрдан зур булмаган азык-төлек белән сәүдә итми торган, урамнан аерым керү юлы булган кибетләр, көнкүреш хезмәте күрсәтү остаханәләре, үзәкләре эшли башлады, бу көннән ЗАГСларда никахны теркәү тантаналары рөхсәт ителә. Тик тантанада катнашучыларның саны 10 кешедән артмаска тиеш. 12 майдан моңарчы тыныч кына яшәгән киек кошларга тынычлык бетә, аларны аулау да рөхсәт ителә башлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International