Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2020 елдан Татарстанда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программада, аерым алганда, авыл халкын сатып алырга хәленнән килерлек һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыру, кадрлар потенциалын үстерү һәм инфраструктураны үстерү һәм башкалар күздә тотыла.
«Авыл территорияләрендә торак төзелеш үстерү һәм йорт тирәсен төзекләндерү дәрәҗәсен күтәрү» ведомство проектының «Авыл территорияләрендә торак төзелеш үстерү һәм йорт тирәсен төзекләндерү дәрәҗәсен күтәрү» ярдәмче программасы кысаларында дәүләт программасы авыл җирлегендә яшәүче һәм эшләүче гражданнарның торак яхшыртуны күздә тота. 2020 елда каралган финанслауның гомуми 1644,6 млн күләменнән торак төзелешенә 414,4 млн сум бирелде, бу авылдагы гаиләләрнең торак шартларын яхшыртырга һәм авылда 15,5 мең кв.м. торакны файдалануга тапшырырга мөмкинлек бирәчәк, шул исәптән 7,3 мең кв. метр торакны яллау шартнамәсе буенча – 247,6 млн сум. Ярдәмче программа механизмнарының берсе – социаль яллау.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан авыл халкына орлыклар бирү программасы буенча 10 млн. сум акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде.
Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, программаның асылы шунда ки, авыл халкына үсентеләр һәм орлыклар бушлай тапшырыла, бу киеренке икътисадый вәзгыять шартларында авыл кешеләренең эш белән тәэмин итәргә һәм республиканың азык-төлек иминлеген булдырырга ярдәм итә.
2020 елның 19 маенда Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил һәм кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе тарафыннан видеоэлемтә режимында гражданнарны бергәләп кабул итү оештырыла.
Кабул итүгә язылу өчен телефон: (843) 236-41-80 (кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе).
«Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил турында» 2000 елның 3 мартындагы 95 номерлы Татарстан Республикасы Законы куйган бурычларны гамәлгә ашыру максатыннан, кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклауда ярдәм итү, аларны торгызу буенча; кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклауда Татарстан Республикасы дәүләт органнарының үзара хезмәттәшлеге турында Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил гражданнарны, шул исәптән дәүләт хакимиятенең башкарма органнары, дәүләт органнары һәм федераль хакимият органнарының территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре белән берлектә, видеоэлемтә аша кабул итүләр үткәрү тәҗрибәсен дәвам итә.
Авыр икътисадый вәзгыятькә карамастан, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров мөрәҗәгате буенча республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен ташламалы кредитлау өчен федераль бюджеттан өстәмә акчалар бүлеп бирү турында карар кабул ителде.
2020 елга кыска сроклы ташламалы кредит өчен субсидияләр лимиты арттырылганнан соң 725,7 млн. сум булачак.
Искәртеп узабыз, Татарстанда әйләнештә үз акчалары җитәрлек күләмдә булмаган аграрийлар өчен ташламалы ставка буенча заем акчаларын җәлеп итү мөмкинлеге каралган, аның ставкасы 1%тан 5%ка кадәр.
6 майда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районында булды. Ул “Игенче” хуҗалыгы басуында механизаторлар, җитәкчеләр белән очрашты.
Арча районы башлыгы Илшат Нуриев районда язгы кыр эшләренең барышы белән таныштырды. Район игенчеләре, катлаулы һава шартларына карамастан, булган мөмкинлекләрдән тулы файдаланырга омтылалар. Уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру тәмамланды. 2020 ел уңышы өчен тәэсир итүче матдәләрдә 60 килограммнан артык ашлама тупланды. 78 мең гектарда дым каплатырга тиеш булып, шуның 50 мең гектардан артыгы тырмаланды.
Басуларда дым каплатуда 100дән артык агрегат эшли. 50ләп агрегат чәчү чәчә. Барысы 8 мең гектарда (11 процент) чәчелде. “Курса МТСы”, “Яңарыш”, “Казанка”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Кырлай” ширкәтләрендә эшләр аеруча актив бара.
Иске Масрадан ул. Арчада яши. Җиңел гәүдәле, бер минут тик торырга яратмый торган кеше. Аз сүзле. Күп сөйләшкәнгә караганда күп эшләүне кулайрак күрә. Шушы сыйфатлары аңа үз эшен булдырырга да ярдәм итә.
Ә соңгы вакытта ул изге ният белән янып йөри. Авыл зираты капкасын үз исәбенә эшләткән булган. Тик менә туган авылында сугышта һәлак булган авылдашлары хөрмәтенә һәйкәл салдыру аның һич башыннан китми. Быел истәлекле дата – Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан үзенең хыялын тормышка ашыра. Хәзерге вакытта Иске Масра авылы уртасында ерак сугыш авазларын, анда һәлак булган авыл халкын искә төшереп һәйкәл балкып тора.
Әңгәмәдәш – район хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина.
– Альмира ханым, районда Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан бик зур эзләнү эшләре бара.
– Республикада “Сугыш хатын-кыз өчен түгел” дигән проект старт алды. Бер киңәшмәдә республиканың Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Мәрхәмәтлек” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова сугышта катнашкан һәм сугыш чорында эшләгән хатын-кызларны барларга, исәннәренә ихтирам-хөрмәт күрсәтергә чакырды. Бу илкүләм проектларның берсе булып тора. Безнең районда да эш алып барыла. Моңа мәктәпләр дә кушылды. Балалар, әти-әниләр, укытучылар, китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре үзләренең якыннары, авылдашлары турында яздылар, янәшәгә фотоларын да куйдылар. Тылда эшләгән ветераннар турында 484 портфолио тупланды. Әле эш дәвам итә.
Сәлмән абый Мәүлетов 1926 елда Омск өлкәсенең Яланкүл авылында туган. 1940 елда 7 сыйныфны тәмамлагач авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Аны 1943 елда тәмамлап, колхозда бригадир булып эшли башлый. Шушы ук елның 7 ноябрендә аны армиягә алалар.
Бу вакытта Омск шәһәрендә укчы пехота полкы оеша. 1944 елның сентябренә кадәр өйрәнүләр узалар, шуннан соң вагоннарга төяп көнчыгышка озаталар. Японнарга каршы сугышта катнаша, 1950 елның 15 августына кадәр хезмәт итә.
Штерәдә яшәүче Мөршидә Җамалиева болай дип яза: “Менә минем кулымда Югары Пошалымда туып-үскән, 17 яшендә шәфкать туташы булып сугышка киткән, 21 яшендә, 1945 елның 6 маенда авыр яралардан Чехословакиядә вафат булган күрше авыл кызы Оркыя Сәләхова хатлары...”
Оркыяның хатлары басылган “Сөембикә” журналын да (№ 5, май, 1996 ел) җибәргән. Мөршидә ханым үзе Түбән Пошалымда туып-үскән. Рәхмәт Мөршидә ханымга, аның апасы Түбән Пошалымда яшәүче Венера Фатыйховага, “Сөембикә” журналын саклаганнары өчен һәм дә безгә шундый күңелне кузгата торган хәбәр җибәргәннәре өчен. Шунда ук без Урта Пошалым китапханәчесе Гөлназ Галимҗанова белән сөйләштек. “Югары Пошалымда Оркыя апаның туганнары калмады инде, – диде ул. – Безнең күрше кызы ул. Әнисе Хәҗәр апаны бик яхшы хәтерлим”.