Татарстан Хөкүмәте «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» республика дәүләт программасының гамәлдә булуын 2025 елга кадәр озайтты.
Бу хактагы тиешле карар Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин тарафыннан имзаланды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан аграрийларга күрсәтелә торган барлык ярдәм төрләре дәвам итә. Болар – үсемлекчелекне, терлекчелекне, ит терлекчелеген үстерү, кече хуҗалыкларга ярдәм итү, техник һәм технологик модернизацияләү, инновацион үсеш, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне мелиорацияләүне үстерү.
Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясенә һәм азык-төлеккә бәйле вәзгыять мониторингы буенча Оператив штабының чираттагы утырышын үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Дмитрий Патрушев, бүген бер урында күмәкләшеп эшләүне күздә торган технологик процесслар белән оешмалар игътибар үзәгендә торалар, дип билгеләп үтте, болар – терлек чалу, эшкәртү һәм сортировкалау цехлары. Коронавирус инфекциясен профилактикалау максатларында предприятиеләрдә хезмәт резервларын булдырырга кирәк. Моннан тыш, цехлар эчендә хезмәткәрләрнең тегендә-монда йөрүләрен чикләргә һәм, кирәк булса, эш графигын сменалап оештырырга кирәк.
Хөрмәтле кече һәм урта эшмәкәрләр!
Федераль салым хезмәте кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары бердәм реестры (Единый реестр субъектов малого и среднего предпринимательства - ЕРСМСП) операторы булып тора. Ул ачык мәгълүмат базасы. Аның ярдәмендә предприятие яки шәхси эшмәкәрнең кече яки урта эшмәкәрлеккә караганмы – юкмы икәнлеген белергә була.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив белешмәләре буенча, 2020 елның 20 апреленә авыл хуҗалыгы оешмалдарында хуҗалыкларда тәүлеклек эчендә 49,5 мең тонна сөт сатылган, бу 2019 елның шушы чорына караганда 7%ка (3,2 мең тоннага) күбрәк.
Сөт сату күләмен максималь дәрәҗәгә җиткерүчеләр арасында Татарстан Республикасы, Краснодар крае, Воронеж, Киров, Новосибирск, Свердловск, Белгород, Мәскәү, Ленинград һәм Түбән Новгород өлкәләре, Удмуртия Республикасы, Алтай крае бар.
Район башлыгы Илшат Нуриев кибетләрдә азык-төлек бәяләре белән кызыксынды, кибетчеләр фикерен сорашты, сатып алучылар белән аралашты
– Кибетләрдә бәяләрне бик нык күтәрәләр, дип зарлана халык. Бу хакта сезнең фикерегез ничек? – дип сорады ул Мелиоратор бистәсендәге “Пятерочка” кибете директоры Гөлнара Коноваловадан.
– Алай бәяләр бик нык күтәрелде дип әйтмәс идем. Бездә һәрвакыт ташламалар булып тора. Үзебезнең сатып алучыларыбыз бар. Алар көнен белә. Карабодай ярмасы элек тә категориясеннән чыгып төрле бәядә тора иде. Арзаны кайтуга алып бетерәләр, – диде директор.
Йомырка бәясе 10 процентка төшкән. Категориясенә карап бер дистәсе 55 сумнан 69 сумга кадәр. Өч дистә итеп алсаң, тагын да арзангарак чыга. Ипи, батонның да ниндие генә юк. “Көн дә иртүк свежий икмәк килә”, – диде кибет директоры. Сатып алучылар кирәкле товарлар юклыктан да, бәяләрнең күтәрелүеннән дә зарланмадылар. Ә кибеттә, чыннан да, алыйм дисәң, ни генә юк. Киштәләр сыгылып тора.
Апрель аен татар җәмәгатьчелеге ел да көтеп ала. Тукаебызның туган көне булганга, аеруча кадерле бу яз ае. Быел шагыйрьнең тууына 134 ел тулды.
Республика халкы Габдулла Тукайның туган көнендә Туган тел көнен билгеләп үтте. Быел да аның туган көненә күп чаралар планлаштырылган иде, тик аларны быел киң даирә тамашачы күрә алмады.
Арчалар Тукай рухы белән яши, ул безнең күңелләрдә, йөрәктә, хәтердә. Туган тел көнендә шагыйрьнең Арча үзәгендә һәм Яңа Кырлайда урнашкан һәйкәлләренә район башлыгы Илшат Нуриев чәчәкләр салды. Туган авылы Кушлавычта да шагыйрьнең бәйрәмен авыл җирлеге, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре чәчәкләр салып искә алдылар. Район халкы, җитәкчелек ел дәвамында республика дәрәҗәсендә Тукайга багышланган күп кенә чараларда да катнаша, гомумән, Тукай рухы ел әйләнәсе онытылмый. Апрельдә Инстаграм битләрендә #безтукайныукыйбыз дигән исем астында шигырь укучылар марафоны узды. Анда бик күп райондашларыбыз, яшь буын вәкилләре Тукай шигырьләрен укып, шагыйрь дөньясы сәхифәсенә тагын бер тарихи бит өстәде. Марафонда 5000нән артык кеше катнашкан. Габдулла Тукайның һәрбер шигыре яшәүгә этәргеч бирә, тырышып хезмәт итәргә, намуслы булырга, яңа иҗат уңышларына өнди. Без – Тукай якташлары булуыбыз белән горурланып, Габдулла Тукайның “Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул” дигән сүзләрен онытмыйча яшибез.
Арча агросәнәгать көллиятендә тынлык хөкем сөрә. Студентлар дистанцион укуда, кайсылары практикада. Көллият җитәкчелеге быелгы уку елын тәмамлау турындагы уйлар белән беррәттән, яңа уку елына җыеласы студентлар турында да уйлана.
75 еллык тарихы булган авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүче уку йорты Үрнәктәге төп бинадан тыш Арча һәм Балтачтагы филиалларда да белгечләр әзерли. Арчадагы филиалда төзелеш остасы, монтажчы, төзелеш монтажчыларына укытсалар, Үрнәктә һәм Балтачта, нигездә, авыл җирлеге өчен белгечләр әзерләнә: авыл хуҗалыгын механикалаштыручы, техник-механик, тракторчы-машинист, җәмәгать туклану өлкәсе белгечләре, пешекче-кондитер, компьютерда программалаучы, читтән торып уку бүлегендә – кибетчеләр. Егетләр белгеч булу белән беррәттән, җиңел, йөк машиналарына, тракторга йөртү таныклыгы да алып чыга, армиягә әзер шофер булып китәләр. Агымдагы уку елында Арчадагы филиалда коррекцион мәктәп тәмамлаганнарны штукатур һөнәренә укыта башлаганнар. Соңгы елларда көллияттә укучылар өчен тагын бер өстенлек барлыкка килде: тырышып укыган, теләге булган студентларга Казан Дәүләт авыл хуҗалыгы университеты, Казан кооператив институты, КХТИда уку мөмкинлеге бар. Әлеге уку йортларыннан килеп тест уздыралар һәм шуның нәтиҗәсендә студент булып бушлай уку мөмкинлеге тудырыла. Бүгенге акчага корылган заманда бит бу!
Арчага терәлеп үк утырган Айван авылында тырыш бер гаилә белән таныштык
Ишегалдына килеп керүгә җиңел адымнар белән бакча ягына чыгып баручы ир-атны күреп, артыннан иярдем. Ул кеше бозаулар янына килде, җиргә төшкән печәннәрен алып салды, эндәшергә дә өлгерә алмадым, юкка да чыкты. Борылып карасам – инде печәнлектә йөри. Таһир Вәлиев дисәң, мин фермерны яшьрәк итеп күз алдына китергән идем.
– Бу минем әти, хәзер Таһирны чакырып керәм, – дип урамга йөгерде өйдән чыгып бер ханым.
Шул арада Таһир да кайтып җитте. Бу ханым аның хатыны Зәнфирә булып чыкты. Өйгә кердек. Кече кызлары 7 яшьлек Зәйлә дә әтисе янына елышты. Сүз Таһирның ничек фермерлыкка кереп китүе турында сөйләшүдән башланды.
– Колхозда эшләдем мин. Фермада оператор да булдым, җәйләрен комбайнга да утырдым. Әмма колхоз таралды. Казанга киттем. Йөреп эшләү дә бик кыен. Кирпеч заводына кайттым. Аның да эше алга китмәде. Дус егетләр терлекләр асрап карарга киңәш итте. Зәнфирә белән уртага салып сөйләштек тә, бу вариантны уңай дип таптык. Бернинди хезмәттән курыкмыйбыз. Кечкенәдән эшләп үстек. Үги әти Исмәгыйль Яхин атлар да асрый иде, – диде Таһир.
Арчада яшәүче Равия апа Шәфигуллинаны балачактан ук беләм, дисәм дә ялгыш булмас. Ул Мөндеш сельпосында склад мөдире, ә минем әни Иске Кырлай кибетендә сатучы иде.
Кая барсам да, әни мине үзеннән калдырырга тырышмады. Равия апа белән дә әни белән сельпога товарга барганда танышып киттем. Бала вакыт булса да, ни сәбәптәндер, бу апа минем хәтергә нык сеңеп калган.
Без Арчага күчеп килгәч тә ул әни белән аралашып торды. Өйгә дә еш килде. Уллары турында сөйләгәне хәтердә. Һич югында, үзе белән кул эше алып төшеп, бәйләп утыра иде. Әмма сугыш елы хатирәләре белән уртаклашканы бер дә истә калмаган. Мин сугыш башланганда 11 яшьтә генә булган кызчык күргәннәр турында күптән түгел булган очрашудан соң гына белдем. Ә күптән түгел ул миңа үзенең истәлекләрен язган дәфтәрне бирде. Бер өлеше белән газета укучыларны да таныштырып китәргә уйладым.
Чәчтарашханәләрдә эш ничек тора соң? Кызыксынып Арча үзәгендәге үзмәшгуль Фәридә Газизова чәчтарашханәсенә кердек
Махсус режим
Гөлсинә Зәкиева
Һәр һөнәр иясе үз урынында кирәк. Үзизоляция чорында аны аеруча нык аңладык. Чәчтарашханәләрнең ябык булуы да эчне пошырды.
Чәчләр үсте, кеше күзенә күренү түгел, үз-үзеңне күрәсе килми башлады. Шуңа 20 апрель көнне чәчтарашханәләр эшли башлый дигән сүзне халык шатлыклы хәбәр кебек кабул итте. Тик анда барырга электрон рөхсәт кирәк.
– Көн саен 8 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр эшлибез. Ял көннәрендә дә чыгабыз. Шимбә 16 сәгатькә кадәр булса, якшәмбе көнне 9дан 15 сәгатькә кадәр.