ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Түбән Мәтәскәдәге крестьян-фермер хуҗалыгын бер айда ике тапкыр бас-каннар. Беренчесе 17 апрельдә.

Тимер-томыр, трактор запчастьларын алып чыгып киткәннәр. Ошап киткән, күрәсең, 22 апрель көнне кабат кайтканнар. Бу юлы барлык инструментларны, эретеп ябыштыру аппаратын һәм башка әйберләрне алганнар. Барлыгы 100 мең сумнан артык зыян салганнар.

– 24 апрельдә тагын шул якка юл алганнар. Бу юлы инде икенче хуҗалыкны басарга. Тик Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре яныннан җайлы гына үтеп китә алмаганнар. Каракларны бүлекнең җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе хезмәткәрләре белән бергә җинаять эшләү юлында тоткарлаган. Шикле күренгән “Газель” машинасын туктатканнар һәм эзенә үк басканнар,  – диде Арча эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Каюмов.

Баламның баласы балдан татлы, дип юкка гына әйтмәгәннәр шул. Өйгә кайтып керүгә “Бабай кайтты!” – дип оныклар каршы ала.

 

– Бабай, син мин әйткәннәрнең барын да алып кайтмагансың бит! – ди дүрт яшьлек Зилә.

– Ул кибет бикле, анда карантин, – дип котылмакчы булам.

– Карантин түгел, бабай! – ди Зилә. – Анда – коронавирус!

Зилә белән бәхәсләшүе кыен. Ул яңа балалар бакчасына йөри. Кайвакытта аны миңа да алырга туры килә. Шәһәрне әйләнеп үтә торган юлдан кайтабыз. Зилә бакчада өйрәнгәннәрен практикада ныгытып кайта, я шигырь сөйли, я җырлап җибәрә. Бөтен игътибары светофорларда: “Менә бабай тыңла:

“Три цвета есть у светофора

Они понятны для шофера.

Красный цвет – проезда нет.

Желтый – будь готов к пути,

А зеленый цвет – кати!”

Яшел ут януга шәһәр ягына борылабыз. “Бабай, син кызыл утка чыктың, алай ярамый!” – ди Зилә. “Безгә ярый, – дип акланам. – Кызыл әнә теге машиналар өчен, алар безне үткәреп җибәрергә тиеш.


28
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре белән берлектә бакчачылар өчен җимеш агачлары утырту буенча махсус киңәшләр әзерләде.

Татарстан шартларында утырту өчен районлаштырылган алмагач сортлары үсентеләрен кулланырга тәкъдим ителә, болар: Грушовка московская, Июльское Черненко, Солнцедар, Волжская красавица, Теньковская, Осеннее полосатое, Жигулевское, Анис алый, Ренет татарский, Антоновка обыкновенная, Анис полосатый, Башкирский красавец.

Чокырларны 80-100 см диаметрда һәм 60-80 см тирәнлектә казырга кирәк. язгы утырту өчен чокырларны көздән әзерләп калдырырга кирәк. Утыртканда үсентенең тамыр муентыгы җир өстеннән 5-6 см булырга тиеш. Утырткач, 2-3 чиләк су салырга кирәк. Су җиргә сеңеп беткәч, аның төбенә торф, черегән тирес, коры туфрак, үлән, салам (5-10 см) салырга киңәш кителә, бу дымны яхшы саклый.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов азык-төлек товарларына һәм дару препаратларына бәяләрне көйләү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференция режимында узды.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, республикада продуктларга һәм дару препаратларына бәяләр даими контрольдә тора. Моның өчен Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкчелегендә мониторинг буенча эшче төркем төзелде, шулай ук кайнар линия эшли, аңа гражданнар үз мәсьәләләре һәм шикаятьләре буенча шалтырата алалар.


27
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Бу көннәрдәге яңгырлар авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре плннарына үзгәрешләр кертте. Кыр эшләрен туктатып торырга мәҗбүр булдылар. Әмма табигать чытыклыкларына карамастан, Татарстанда чәчү эшләре дәвам итә. Республика аграрийлары аяз көннәрнең бер сәгатен дә бушка уздырмаска тырышалар.

Бүгенгә көзге культуралар 481,3 мең га мәйданда, ягъни 99%ы тукландырылган, күпьеллык үләннәр – 394,4 мең га, ягъни 81 %. Быел барысы көзге бөртекле 486,7 мең га мәйданда тукландырырга кирәк, күпьеллык үләннәрне – 484,1 мең га.

Көзге культураларны тырмалау 266,3 мең га мәйданда башкарылган (планнан 68%), күпьеллык үләннәр – 448,5 мең (93%), туңга сөйргән һәм пар җирләре – 1405,6 мең га (66%) мәйданда.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров терлекчелек тармагының 2020 елның беренче кварталында терлекчелек тармагы үсешенә йомгаклар турында сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы хәбәр итүенчә, гомумән алганда, барлык категория хуҗалыкларда да җитештерү күрсәткечләре уңай. Бу елның 3аенда 130 мең тонна терлек ите һәм кош ите җитештерелгән. Нәтиҗәдә – план 1%ка арттырып үтәлгән.


24
апрель, 2020 ел
җомга

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы коронавирус эпидемиясе шартларында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итү буенча «Контроль сәгате» формтында киңәшмә үткәрде. Чираттагы видеоконференция режимындагы киңәшмәне Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов уздырды, киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе – Татарстан Республикасының Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов, Россия Кулланучылар күзәтчелегенең (Роспотребнадзор) Татарстан Республикасы Идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина һәм республика АПК предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Заманча терлекчелек фермасының берсе дә заманча идарә итү программаларыннан башка нәтиҗәле эшли алмый. Эшлекле җитәкчеләр моны күптән аңладылар инде, чөнки фермада автоматлаштырылмаган исәпкә алу булмаса, барлык терлекчелек процессларын контрольдә тоту, анализлау һәм аларга идарә итү мөмкин булмас иде.

«Бүген савым сыерларын ишәйтү белән шөгыльләнүче, әмма Dairy Comp, Селэкс кебек исәпкә алу системаларын кулланмаучы предприятиеләр зыянга эшләргә мәҗбүр булып, үз-үзләрен алдыйлар, чөнки алар предприятие икътисадына бәйле мөһим күрсәткечләрне турыдан-туры контрольдә тота алмыйлар, мәс., буаз сыерларның бозаулаганга кадәр булган йә киресенә булган чорны күзәтеп бару мөмкинлеге булмый», - дип сөйлиләр тәҗрибәле терлекчеләр. Чынлап та, бу процессны контрольдә тотмасаң, сыер көн саен табыш һәм тере акчалар китерү урынына зыян китерергә, ә җитәкче моның сәбәбен дә аңламаска мөмкин.

Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов коронавирус инфекциясе пандемиясе шартларында орлыкчылык тармагын үстерүгә багышланган киңәшмә уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Россия Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең Татарстан фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Таһиров, «Госсорткомиссия» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы башлыгы Виталий Новичков, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Рәфис Хбибуллин, «Казан Агрохимсервис» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Кәлимуллин һәм КВС компаниясенең төбәк вәкиле Алексей Җиһаншин катнаштылар.

Россия Президенты Владимир Путин җан башына керем яшәү минимумыннан арт-маган гаиләләрдәге 3 яшьтән 7 яшькә кадәрле балаларга өстәмә түләүләр билгеләргә кушты.

Президент сүзләренә караганда, 3 яшьтән 7  яшькә кадәрле балаларга башта түләүләр яшәү минимумының яртысын тәшкил итәчәк, 2021 елда бу ике тапкырга артырга мөмкин. Без бу турыда район социаль яклау идарәсе каршындагы социаль түләүләр үзәге мөдире Лилия Җәләлиева белән сөйләштек.

– Лилия Тәбрисовна, 3 яшьтән 7 яшькә кадәрле балаларга биреләчәк өстәмә түләүләр турында аңлатсагыз иде. Аны күпләр 3 яшьтән 7 яшькәчә барлык балаларга да бирелә дип аңлый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International