Бу акциягә Президент Рөстәм Миңнеханов, республиканың мәгариф һәм фән министры Рафис Борханов, район башлыгы Илшат Нуриев та кушылды. Матур башлангычны шәхси эшмәкәрләр, оешма җитәкчеләре, хезмәт коллективлары, кыскасы, яхшы кешеләр күтәреп алды.
Мәктәп укучыларына 102 планшет тапшырылган.
– Бик әйбәт акция бу, – дип сөйли Носы мәктәбе җитәкчесе Вәсим Бәдретдинов. – Дөрестән дә, өйдән торып уку өчен заманча гаджетлар җитмәгән гаиләләр бар. Бигрәк тә күп балалы гаиләләрдә кыенлык-лар күзәтелә. Менә “Северный” хуҗалыгы (җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин) үзендә механизатор булып эшләгән Роберт Рядинин улы Артемга планшет бүләк итте. Сәрдәбашта яшәүче өч балалы гаилә бу. Әниләре мәрхүм. Тагын бер өч балалы гаиләдән 6 сыйныф укучысы Асаф Сибагатуллинга районның янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Искәндәр Юзаев планшет бүләк итте. Ярдәмнәре өчен бик зур рәхмәт. Планшетны алгач, балаларның куанычы күзләренә чыккан иде...
Аны гомер бәйрәме белән котларга Кәче авыл җирлеге башлыгы Тәлгать Закиров килде.
Мария Степановна Абҗабар авылында туа. 4 сыйныф укыгач, фермада хезмәт куя башлый, сарык көтүе дә көтә, кул белән ашлык та чистарта.
1948 елда авылдашы Павел Марданин белән гаилә коралар. 1975 елда күрше Чулпан авылында йорт салып шунда күченәләр. Мария Степановна “Авангард” колхозында төрле эштә эшли. 1980 елда лаек-лы ялга чыкканчы Казанның оптика-мехнаника заводында хезмәт куя.
Язмыш юллары адәм баласын кайларда гына йөртми... Нәсел тамырлары Арча районыннан булган Изидә Гыймадиева Казанда туа.
12 яшендә әтисе үлгәч, кыз әнисе белән Ташкент шәһәренә күченеп китә. Казаннан 5нче сыйныфны гына тәмамлап китсә дә, рус телен камил белгәнгә анда 7нче сыйныфка алалар үзен. 10 сыйныфны тәмамлагач, бер ел хисапчылар әзерләү курсында укып, сәүдә-кооператив техникумында белем ала ул.
Юл-патруль хезмәте өлкән инспекторы, өлкән лейтенант Рәдис Гарифуллинның Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсендә эшләвенә 13 ел
Күптән түгел инстаграм битендә аның юлда бер шоферга булышуы турында басылып чыкты. Комментарийлар бик күп иде. Барысы да мактау һәм рәхмәт сүзләреннән тора. “Ул һәрвакыт ярдәм итәргә тора. Каты бәрелми, яхшылап аңлата. Андый ЮХИДИ хезмәткәрләре бик сирәк”. Комментарийларның төп мәгънәсе менә шундый.
Җинаятьчеләр кәрәзле телефон һәм интернет челтәре аша элемтәгә чыгып, кешеләрнең ышанычын яулыйлар һәм шуннан явызларча файдаланалар.
Бу яңалык түгел, әмма кат-кат газета битләрендә язып, радио аша сөйләп, кисәтеп, аңлатып торуга карамастан, алданып торалар.
2020 елның берничә ае эчендә генә дә шундый 10 җинаять теркәлгән, шуларның 5се кәрәзле телефон кулланып мошенниклык, 5се банк карталары счетыннан акча урлау. Мәсәлән, Арчада яшәүче интернет челтәре аша бер сайтка мөрәҗәгать итеп, самолетка билет сатып алырга уйлый. Тик сайтның ышанычлымы икәнен тикшереп тормый, 50 мең сум акчасын күчереп тә куя.
2020 елның 1 мартыннан районда яшәүчеләр берничә торак-коммуналь хезмәт күрсәтүчене берләштергән бердәм түләү документлары ала башлады. Халык алдында шундый кыенлык килеп туды: ут һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә приборлар күрсәткечләрен ничек һәм кая язарга? Бу темага ачыклык кертү максатыннан без “Татэнерго-сбыт” җәмгыятенең Арча офисы җитәкчесе Алия Вәлиевага мөрәҗәгать иттек.
– Квитанциянең аскы уң як почмагында ут һәм электр энергиясен исәпкә алу приборлары күрсәткечләрен тутыру өчен таблица бар. Шулай ук бу күрсәткечләрне компаниянең рәсми сайтында “Татэнергосбыт” акционерлык җәмгыяте шәхси кабинеты (lkfl.tatenergosbyt.ru), Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталы (uslugi.tatrstan.ru) аша, клиентларга хезмәт күрсәтү офислары телефоннары буенча (алар счет-квитанцияләрдә күрсәтелгән) һәм элемтә үзәгенең 8-800-200-25-26 бушлай номерына шалтыратып әйтергә була. Тик шуны онытмагыз, күрсәткечләрне һәр айның 25енә кадәр әйтергә кирәк. 25еннән соң килгән күрсәткечләр түләү күләмен исәпләгәндә исәпкә алынмая-чак һәм исәпләү беренче өч айда кулланылган коммуналь ресурсның уртача айлык куллану күләменнән, аннан соң нормативтан чыгып башкарылачак.
ТАССРның 100 еллыгын һәм Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү елында Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе барлык теләүчеләрне конкурсларда катнашырга чакыра:
1. «Эхо веков-Гасырлар кайтавазы» шәҗәрә бәйрәме нәсел традицияләрен саклап калуга, гаилә элемтәләрен ныгытуга юнәлдерелгән. Конкурс 3 этапта уза:
- муниципаль этап 2020 елның 19 февраленнән алып 30 мартына кадәр барачак;
- зона этабы 2020елның 6 апреленнән 11апреленә кадәр барачак;
- республика этабы 2020 елның 15 апреленнән 15 маена кадәр барачак.
Конкурста теләгән барлык гаиләләр катнаша ала.
2. «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр конкурсы тарихи аң һәм патриотизм хисен тәрбияләүгә, шулай ук архив материаллары белән эшләүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Конкурс 2020 елның 19 февраленнән 20 апреленә кадәр уза. Барлык теләүчеләр 5 яшь төркемнәре буенча катнаша:
1 төркем - 1-4 сыйныф укучылары;
2 төркем – гомуми белем бирү оешмаларының 5-8 сыйныф укучылары;
3 төркем – гомуми белем бирү оешмаларының 9-11 сыйныф укучылары;
4 төркем – һөнәри белем бирү оешмаларының 18 яшькә кадәрге укучылары;
5 төркем – 18 яшьтән өлкәнрәк физик затлар.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров муниципаль берәмлекләр башлыклары һәм республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең җитәкчеләре белән видеоконференция режимында киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә пандемия шартларында авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен чаралары турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы игенчелектә барлык технология элементларының мөһимлеген билгеләп үтте, әмма игенчелекнең нәтиҗәлелеген арттыруның ике төп юнәлешенә аерым тукталды, болар: әче туфракны известьлау һәм мул уңыш алуны тәэмин итү.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында дача сезоны башлануга әзерләнү буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмә видеоконференция режимында узды.
Киңәшмә кысаларында Рөстәм Миңнеханов шуны әйтеп китте: Татарстан Республикасында бүгенгә 23 муниципаль берәмлектә 950 бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәте (СНТ) бар, аларга 381 мең бакча участогы керә. Аның сүзләре буенча, һәр участокта ким дигәндә 3 кеше ял итә, бу 1 миллионлап кеше дигән сүз.
«Татарстан бакчачылары берлеге» гамәлдә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бакчачылык эшләре буенча куратор итеп билгеләнде.
Без Арча автотранспорт предприятиесендә булып, шәһәр эчендә һәм шәһәр яны автобусларында дезинфекция үткәрүне күзәттек.
– Бүген генә башланган эш түгел бу. 20 марттан бирле көн саен һәр рейска чыгар алдыннан шушы чараны үткәрәбез. Шәһәр автобусларында төшке ашка туктаганда. Әлеге вакытта бу эшне автобус шоферы Илдар Таҗиев һәм капкада торган механик Виталий Филиппов башкара. Моннан тыш кондукторлар да тотыну җайланмаларын сөртеп торалар. Әлбәттә, махсус хлорлы состав кушылган су белән, – диде баш инженер Рөстәм Нигъмәтҗанов. – Хлорлы су сиптереп, сөртеп автобустагы барлык кул белән тотына торган урыннарны эшкәртеп чыгалар.
– Барлык автобуслар да рейска чыгамы?
– Кеше бик аз булса да, рейслар туктатылмады. Шәһәр эчендә генә кимеде, элек алты автобус йөрсә, хәзер аларның саны өчкә калды. Айванга да автобус йөреп тора, анысы бу өч арасына керми.