ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Без бу турыда район Мәшгульлек үзәге җитәкчесе Гөлфия Гыйбадуллина белән сөйләштек.

– Гөлфия Мансуровна, әлеге пособиене кемнәр алачак?

– 12130 сум пособиене 2020 елның 1 мартыннан рәсми рәвештә эшсез калганнар алачак. Әгәр дә 2020 елның 1 мартына кадәр эшсез калучылар мөрәҗәгать итә икән – алар бу категориягә керми. Аларга пособие элеккеге тәртип белән моңарчы алып килгән уртача  хезмәт хакының 3 ай 75 проценты, ә калган 3 аена 60 проценты күләмендә  исәпләнәчәк. Ул сумма эшсезлек буенча түләнелә торган пособиенең максималь күләменнән (12130 сум) артырга һәм минималь күләменнән (1500 сум) кимрәк булырга тиеш түгел.

– 1 марттан соң эшсез калучыларның хезмәт хакы исәпкә алынмый – шулаймы?

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов язгы кыр эшләренә иң яхшы әзерләнгән хуҗалыкларга район башлыгының Дипломнарын тапшырды.

Беренче урында “Казанка” һәм “Заря” хуҗалыклары.

“Курса МТСы”, “Северный” хуҗалыкларына икенче урын бирелде. “Ватан”, “Яңарыш” хуҗалыклары өченче урында.

Күчмә кубок “Северный” хуҗалыгында

Арча районында үзешчән театрлар коллективлары арасында беренче булып Ленин образын тудырган Камил Саттаров яши

Ул бөек юлбашчының образын сәхнәгә чыгарган вакытларны күңелендә кадерләп саклый.

Бүген Владимир Ильич Ленинның тууына 150 ел тула. 90нчы еллар башында дөньялар үзгәргәнче, илебез халкы аның исеме белән яшәде. Совет дәүләтенә нигез салган Ленин бабай сурәте төшкән значокларны күргәч, күңелгә әле дә рәхәт булып китә, аны тагып “октябрят” булып ничек горурланып йөри идек бит! Дөньялар ничек кенә үзгәрсә дә, Ленин бабай дип җырлап, шигырьләр ятлап, тарих укып үскән буын өчен ул һаман да кадерле.

Яңа Ашыт авылында гомер итүче Нигъмәтҗанов Нәкыйп Хәйрулла улы 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Истәлекле бүләкләрне Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Фәхретдинов тапшырды.Әкрен генә ишекне шакыдык та, чыгучы булмагач, өйгә үттек. Тирән уйга чумган Нәкыйп абзый кәнәфидә утырып тора иде. Безне күргәч, сабыйларча куанып, күрешергә дип кулларын сузды. Бергәләп түргә узганнан соң, үткән тормыш юлын сорарга теләдем бабайдан.

Бүген Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов коронавирус эпидемиясе шартларында терлекчелек һәм эшкәртү предприятиеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итүгә багышланган киңәшмә уздырды. Видеоконференция режимындагы киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эш башлаучы фермерларга ярдәм итү өчен грантлар бирүгә мөрәҗәгать итүчеләрне сайлап алу конкурсына документлар кабул итү турында игълан итә. Грантның максималь суммасы 5 млн сум булачак. Төп таләп - крестьян (фермер) хуҗалыгы оешуга 2 елдан артык булмаска тиеш.


21
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Һәр елның 21 нче апрелендә Россия Федерациясе һөнәри бәйрәмнәре исемлегендә ныклы урын алган Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. Бүген җирле үзидарә илебездәге халык хакимиятен, дәүләтчелек һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүдә һәм камилләштерүдә бәяләп бетергесез күренекле роль уйный.

Татарстанда җирле үзидарәнең абруе гадәттәгечә югары. Аның эшчәнлеге, хакимиятнең һәм җәмгыятьнең барлык дәрәҗәләрдә үзара хезмәттәшлеге республиканың ныклы үсешенә нигез, тотрыклылык һәм алгарышның гарантиясе булып тора.

Быел без гаять әһәмиятле юбилейларны – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын һәм Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләп узачакбыз. Татарстанның бер гасырлык яңа дәүләтчеллек тарихы дәвамында җирле хакимият органнары иҗтимагый әһәмияткә ия булган һәрбер эштә бик актив катнашты. Алар фронт ихтыяҗларын, сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларда урыннарда икътисадый эшчәнлекне, халыкны азык-төлек һәм беренчел кирәк-яраклар белән тәэмин итүгә зур өлеш кертте.

Дөньяда котырган пандемиягә дә карамастан, Татарстан аграрийлары бүген кырларда. Уңыш язмышы һәм республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итү алар кулында. Бернигә карамастан, Татарстанда язгы кыр эшләре ашыгыч темплар белән бара.

Бүгенге көнгә көзге культуралар 480,0 мең га мәйданда тукландырылган, ягъни 99%, күпьеллык үләннәр – 388,7 мең га, ягъни 80 %. Быел барысы көзге культураларны 486,7 мең га мәйданда тукландырырга кирәк булачак, күпьеллык үләннәрне – 484,1 мең га.

Көзге культураларны тырмалау 215, 1 мең га башкарылган, күпьеллык үләннәр – 431,4 мең га, туңга сөрелгән җирләр һәм пар җирләре – 1244,3 мең га.


20
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлап җибәргән #МыНаРаботеДляВас#БезЭшлибез флэшмобына кушылучылар артканнан-арта бара.

Акциядә бүгенге катлаулы эпидемиологик вәзгыять шартларында кибет киштәләрендә һәм татарстанлыларның өстәлләрендә сыйфатлы һәм кулай бәяләрдән азык-төлек продукциясе җитәрлек дәрәҗәдә булсын өчен чәчү кырларында, терлекчелек фермаларында, теплицаларда өзлексез эшләүчеләр, ашамлык продуктлары җитештерүчеләр катнаша. Моннан тыш, акциягә аграрийлар гына түгел, ә авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүчеләр дә, табиблар, ветеринарлар, зоотехниклар һәм урманчылар да кушыла.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бердәм кайнар линия телефоны эшли башлады, аның номеры: 8-800-444-16-70.

Телефон Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының эш графигы нигезендә эшли: дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр һәм җомга көнне - 8.00 сәгатьтән 15.45 сәгатькә кадәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International