Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республикада чәчү кампаниясенең барышы турында мәгълүмат бирде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
"Яңгырлар һәм температураның минуска төшүе бу атнада кырларда бар куәткә эшләргә ирек бирмәде. Кыр эшләре иртәрәк башлануга да карамастан, төп эшләр гадәттәге срокларда башкарыла", - диле Марат Җәббаров.
Бүгенге көндә көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру буенча планлаштырылган күләмнәр үтәлгән.
Авылда яшәүче бер танышым шалтырата: “Шәһәрдәгеләрне кызганып торам әле, – ди. – Ул күп катлы йортларда дүрт стена арасында ничек түзәләр икән? Мин үзем бер көн шәһәргә барсам да авырый башлыйм”.
Әлеге танышым баз тулы бәрәңгебез, яңага җитәрлек үзләре үстергән кишер, суган, сарымсак, чөгендер һ.б. бар, ди. Тавыклары йомырка сала, бройлер алырга җыеналар, умарталар тоталар.
Мин үзем дә бу таҗлы вирус афәтеннән котылганнан соң авылга кайтучылар артыр, дип уйлыйм. Хуҗалык җитәкчеләре дә быел эш сорап килүчеләр күбәйде, дип куана. “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов хәзердән үк ындыр табагында булса да эш сорап килүчеләр бар, ди.
“Яңа чәчү комплексын иң яшь механи-заторларыбызның берсе Илнур Галимуллинга тапшырдык, – ди хуҗалык рәисе. – Илнур өчен беренче чәчү бу. Баш агроном буларак Рәсим Хәбибуллин өчен дә беренче чәчү”. Илназ Гафаров Үрнәктәге көллияттә укый, хуҗалык аны стипендия түләп укыта, хәзер практикада.
Район мәктәпләрендә күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә Президент кушуы буенча планшетлар тапшырылды
Мәктәп укучылары өйдән торып укый. Икенче атна төгәлләнеп килә. Онлайн дәресләрнең ничек барганына өйдә булган әти-әниләр дә шаһит. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та мәктәп укучыларының онлайн дәресендә “катнашты”.
Үткән сишәмбедә район башлыгы Илшат Нуриев эш бүлмәсеннән мәктәптә укучыларның онлайн дәресен карады. Арчаның 5нче гимназиясенең 5нче сыйныф укучыларының рус теле һәм әдәбияты дәресендә булды. Укытучылары – Фәрзия Галимҗанова. Арчаның 2нче мәктәбендә башлангычлар дәресен дә карады. Дәресне укытучы Наталья Абызова алып барды. Район башлыгы бүгенге үзизоляция чорында укуның, белем алуның мондый мөмкинлеге булуын ошатты. Укытучы белем бирүнең нинди генә алымнарын кулланмый! Бер класста 30ар бала белән онлайн режимда төрле платформаларда эшләгән укытучыларга рәхмәт. Бик зур хезмәт бу.
– Укытучыларга дөрестән дә эш күбәйде, – дип сөйли район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров. – Дәресләр 30ар минут бара. Шул дәрестә өй эшен сорарга, яңа тема аңлатырга, балага класс эшен дә эшләтеп өлгерергә кирәк. Дәресләрдән соң икенче көнгә дәрес бирергә әзерләнергә, укучыларның өй эшләрен (видео һ.б.) тикшерергә һ.б., һ.б., кыскасы, төнгә кадәр эш җитәрлек.
Арча станциясендә яшәүче Госман Габдерәхимов Суслонгерда булган, сугышта катнашкан, гомер буе укытучы булып эшләгән
1943 елда Госман абый 10нчы сыйныфны тәмамлый. Сугышка повестка да озак көттерми. Әнисе аны: “Алдыңны-артыңны карап йөр, тәртип бозма, безнең йөзгә кызыллык китермә”, – дип озатып кала.
Госман Габдерәхимов Суслонгерга эләгә. Андагы хәлләрне сөйләп бетерә алмый. “Беткә түзәрлек түгел. Ач. Ашарга өч тапкыр бирәләр. Иртән уч төбе кадәр ипи белән чәй, көндез бер сынык ипи белән тагын чәй, кич кәбестә шулпасы. Озын землянкаларда яшибез. Уртада тимер мич. Чүплеккә чыгарып ташлаган бәрәңге кабыклары, балык кисәкләре тапсак, шул мичкә ябыштырып торып ашыйбыз. Алты тапкыр әни белән апа килде. Башта командирны бәхилләтәләр. Тегесе мине чыгарып сөйләштергән була. Алар алып килгән әйберләрне каптеркага куясың, икенче көнгә юкка чыга. Әйтергә ярамый, анда ефрейтор да үзен әллә кем итеп куя. Артыңа тибеп, җирдә үрмәләтеп йөртәләр. Дөресен әйткәнгә – гауптвахта. Авыллардан килгән таза егетләр ике атнада ябыгып, сугышу түгел, атлап йөри алмаслык хәлгә киләләр иде. Бик күп кеше ачтан үлде”, – дип искә ала.
“Тормышымнан зарланмыйм. Бар да җитә. Балаларым кайтып йөри. Күзем күрә, колагым ишетә. Аяк кына борчый”, – диде.
Кечкенә чакта ук язын кар беткәнче ялан тәпи басуда йөрүләрнең зыкымыдыр инде ул. “Черек бәрәңге җыя идек. Кортларын алып ташлыйбыз, чистартып киптерәбез дә, әни он ясап коймак пешерә иде. Аның тәме әле дә авызда сак-лана”, – ди тыл ветераны.
Малай 12 яшеннән әтисез кала. Сугышка озатып калганын хәтерли әле ул. Әтиләре шул китүдән кайтмый. Гаиләдәге 4 баланың 2се кызамыктан үлә. Икесе бүген күршеләр булып дус яши.
Гомеренең иң матур чорлары – ямьле балачагы һәм гүзәл яшьлеге сугыш елларына туры килә Арчада яшәүче Саймә апа Гыйлемханованың. Яшьнәп яшәр чагында сугыш дигән афәт аның рәхәт тормышына аяк чала.
Субаш Атыда туа ул. Яңа Тормыш дигән 20 генә хуҗалыклы авылда яши. Кечкенә булса да, мәктәбе, клубы, фермалары, хәтта гомуми мунчасы да була авылның. 4 сыйныф укый. Аннан Субаш Атыга йөреп 10 сыйныфны тәмамлый.
10 апрельдә Президент Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча махсус режим вакытында урамнарда мобиль төркемнәрнең сакта торулары көчәйтелде.
Бу урамнарда хәрәкәтнең артуы белән бәйле. Үзизоляция кагыйдәләрен катгый үтәргә кирәк. Әмма йогышлы инфекциядән саклану чараларын үтәмәүчеләр очрап тора.
Шундыйларга үзизоляция режимы башланган көннән районда бүгенгә кадәр 50дән артык беркетмә төзелгән. Беркетмәләр судта карала. Штрафлар 1 мең сумнан башлана. Кисәтүләр белән чикләнгән эшләр дә бар.
Бүгенге зәхмәтләр беткәч тормышыбыз үзгәрәчәк, диләр. Шул исәптән кул биреп күрешүләр дә бетәчәк, кешеләр сәламләшүнең башка юлларын уйлап табачак, имеш...
Без малай чакта Сарай-Чокырча белән Корайван авыллары “Марс” колхозына керә иде. Колхоз рәисе булып каяндыр китерелгән Галимҗан Хәмитов дигән мишәр татары эшләде.
– Ул килгәндә кул биреп күрешүне бөтенләй белми иде, – дип сөйләгән иде әти.
Бу кешегә болай эшләүнең һич тә ярамаганлыгын, безнең якларда бик күңелсез хәл икәнлеген аңлаталар. Аңлы кеше була инде ул, шулай булмаса рәис итеп китермәсләр иде үзен. Әкренләп кул биреп күрешүгә күнегә башлый бу. Әмма һаман безнеңчә барып чыкмый, үзе алдан бара, арттан күрешә-күрешә кулы килә. Безнең авылның бер шаян кешесе кулына себерке тоттыра моның. Шушы хәлдән соң “безнеңчә” күрешә башлый рәис.
Россия Эчке эшләр министрлыгы эчке эшләр һәм эчке гаскәрләр органнары ветераннары 2011 елдан 17 апрельдә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр
Ветераннар практик тәҗрибәләре һәм белемнәре белән уртаклашалар, балигъ булмаган яшьтәгеләр арасында профилактик эш алып баралар, закон һәм хокук тәртибе саклыйлар.
Аларның күп еллык һәм нәтиҗәле, Туган илгә тугрылыклы хезмәтләре киләчәк буыннар өчен үрнәк булып тора.
Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шәһәр халкын сезонлы эшләр белән тәэмин итү мөмкинлеген исәпкә алып, эш бирүчеләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен оештыру максатында, «АВЫЛГА ҖӘЙГЕ ЭШКӘ – 2020» дигән чакыру игълан иткән иде. Әлеге чара бүгенге вәзгыятькә бәйле рәвештә җитештерүнең кайбер тармакларында һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә икътисадый активлык кимү аркасында шәһәр халкының сезонлы эшләргә ихтыяҗын искә алып кабул ителде.
13 апрельдән башлап, 2 көн эчендә 160тан артык заявка керде, аларның күпчелеген гомуми туклану өлкәсе белгечләре тәшкил итә. Эшкә алырга әзер авыл хуҗалыгы предприятиеләре саны да арта, әгәр элегрәк 400ләп вакансия булган булса, бүген аларның саны 530га җитте, аларның һәркайсы төрле яшәү, туклану һәм эшкә йөрү шартлары тәкъдим итәләр.