Әңгәмәдәшебез – Пенсия фондының Арчадагы клиентлар хезмәте җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина.
– Гөлназ Гыйлембаевна, өлкән кешеләрне караган өчен түләүләр барын беләбез. Бу түләүләр буенча газета укучыларыбызда сораулар бар. Карауга мохтаҗ кешеләр категориясенә кемнәр керә?
– Бу категориягә 1 төркемдәге инвалидлар, инвалид балалар, 80 яшьтән узганнар һәм 80 яшькә кадәрле медицина нәтиҗәсе буенча ярдәмгә мохтаҗ пенсионерлар керә.
– Караучының тәрбиягә мохтаҗ кеше белән бергә яшәве яки бер гаиләнеке булуы мәҗбүриме?
– Мәҗбүри түгел.
– Караучы булып теркәлү өчен төп шарт нинди?
– Караучы хезмәткә яраклы һәм беркайда да эшләмәүче булырга тиеш. Яшәү урыны буенча мәшгульлек үзәгендә исәптә тормау һәм пособие алмауны раслаучы белешмә кирәк булачак. Балалар 14 яшьтән караучы булып теркәлә ала.
Безнең районда 2019 елның 1 сентябреннән “Мехуборка” дип аталган компанияләр төркеме каты көнкүреш калдыклары җыю белән шөгыльләнә
Әңгәмәдәшебез – әлеге компания вәкиле Айрат Хәсбиуллин.
– Айрат Рәшитович, башта районда яшәүчеләрнең сезнең коллектив эшеннән нигездә канәгать булуын әйтим әле. Чүпне билгеләнгән вакытта алалар, контейнерларның тулы килеш торганын да күргән юк.
– Әйе, без халык канәгать, шәһәр һәм авыллар чиста булсын, дип тырышабыз. Кышкы чорны да әйбәт кенә уздырып җибәрдек, зур проблемалар килеп чыкмады.
Вак-төяк мәсьәләләрне вакытында хәл итеп бардык. Безне дөрес аңлаганнары өчен район халкына рәхмәт! Рәхмәт сүзләре ишетү безгә дә күңелле, бу безгә тагын да тырышып эшләргә көч бирә. Район, шәһәр җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлыкларына шулай ук рәхмәт сүзләре әйтәм. Матур итеп, аңлашып эшлибез.
Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте.
Искәртеп узабыз, 2019 елның 6 февралендә Сакланыла торган селекция казанышларының дәүләт реестрында Татар токымлы атларга патент теркәлде. Татар атларының феноменаль чыдамлыгын, бертуктаусыз 7-8 сәгать хәрәкәт итә алуларын һәм 100-120 км ара уза алуларын Россия иппология фәне дә билгеләп үтә, тагын андый атларның тудыру сәләтенең югары булуын, эссегә һәм салкынга чыдамлыгын да әйтеп китәргә кирәк.
Бүген Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясенә һәм азык-төлеккә бәйле вәзгыять мониторингы буенча Оператив штаб утырышын үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Дмитрий Патрушев сүзләренә караганда, гомумән алганда, Россия Федерациясенең азык-төлек базарында хәлләр тотрыклы, складларда һәм бүләү үзәкләрендә продукциягә кытлык күзәтелми.
Татарстанда ташламалы авыл ипотекасы программасы буенча 86,5 млн сум күләмендә 36 кредит бирелде. 1 млрд 656 млн сумга 713 заявка хупланган инде. Беренче кредитларны «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан төбәк бүлекчәсе бирә башлады.
Шуны искәртеп узабыз, 2020 елда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» буенча яңа дәүләт программасының төп инструментларының берсе буларак, ташламалы авыл ипотекасы программасы гамәлгә ашырыла башлады. Анда Омск, Оренбург, Амур һәм Калининград өлкәләре, Алтай крае, Марий Эл һәм Татарстан республикалары халкы беренчеләрдән булып катнаштылар.
Җәмәгать урыннарында мөмкин кадәр сирәгрәк булу һәм короновирус инфекциясе йоктыру куркынычын киметү максатын күздә тотып, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе гражданнарга, аеруча өлкән яшьтәгеләргә дәүләт хезмәтләренә шәхси кабинет аша дистанцион рәвештә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.
Дөреслектә Пенсия фондының теләсә кайсы хезмәтен бүгенге көндә Фонд сайтындагы шәхси кабинет яисә Дәүләт хезмәтләре порталы аша алу мөмкинлеге бар. Кабинет сервисы Пенсия фонды эшчәнлегенең күпчелек юнәлешләрен һәм гражданнарга тиешле түләүләрне колачлый, шуңа күрә шәхси кабинеттан пенсионерлар гына түгел, пенсияләрен формалаштыручылар яисә башка социаль түләүләргә хокуклары булучылар да файдалана ала.
Алдагы ике атнага фаразланган һава торышы буенча туң туфракка ашламалар кертү эшләрен башкару өчен уңай чор булачак.
Бүгенгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләре буенча Актаныш, Чистай, Азнай, Буа, Биектау, Мөслим, Алексеевск, Арча, Тәтеш, Апас, Лаеш, Минзәлә, Сарман, Ютазы, Аксубай, Әлмәт, Әтнә, Баулы, Чүпрәле, Зәй, Зеленодольск, Кайбыч, Кама Тамагы, Лениногорск, Мамадыш, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Тукай районнары игенчеләре язгы кыр эшләренә керештеләр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән бергә «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды.
Сәүдә мәйданчыгында Арча һәм Кукмара муниципаль районнары фермерлары продукциясе китерелгән иде. Шулай ук шәһәр халкына үз продукциясен «Татпотребсоюз» оешмалары, «Яратель» кошчылык фабрикасы, «Сервис-Агро», «АгроИнвест», «Татагролизинг» компанияләре, «Лаеш балык заводы», «Залесный» агрофирмасы һәм «Майский» теплица комбинаты тәкъдим иттеләр.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров нәселле терлекчелекнең торышы белән таныштырды.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сүзләренә караганда республикада азык-төлек складларындагы продукция барыбыз өчен дә җитәрлек
Көн темасына
Өйдә карабодай белән тоз, шикәр комы бетеп килә. Төшке ашка кайтканда (17 март) юл уңаендагы кибеткә кердем. Алып бетергәннәр, киштә бушап калган. Кассирдан:
– Коронавирус белән бәйлеме бу? – дип сорыйм.
– Әйе, – дип җавап бирде кассир.
Хафага бирелмәдем. Эштән кайтканда икенче кибеттән алырмын әле, дип юлымны дәвам иттем. Кичке сәгать 5 тулып киткәч, икенче кибеткә кердем. Анда мәхшәр иде. Буш чыктым. Ә барыбер дә өченче кибеттә карабодайга тап булдым. Капка тутырылган 5 килолысы булды. Ул көнне хезмәттәшебез дә тоз ала алмады. “Тозсыз нишләрбез?” – дип борчылып кайтып китте. Икенче көнне иртән эшкә елмаеп килеп керде. “Кибеткә бөтен нәрсә чыккан, тозлы булдым”, – диде ул сөенеп.
Кибетләренә халык яратып йөргән “Тайд-Фойл” ширкәте җитәкчесе Айдар Закиров белән сөйләштек.
– Бездә тонналап бар да бар, – дип сөйләде ул. – Долларга карап, бәяләр азрак артырга мөмкин. Монысы бездән тормый.