ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында «Агростартап» программасы буенча «Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында кече хуҗалыкларның авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерү буенча, авыл хуҗалыгы өлкәсенә кече һәм урта эшкуарлык субъектларын җәлеп итү, авылда эш белән тәэмин итүне арттыру буенча грант бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны сайлап алу конкурсын дәвам итә.

Грант алучылар ит һәм сөт терлекчелеге, ат, сарык үрчетү, кошчылык, умартачылык, товар балыгын үрчетү, җиләк-җимеш культуралары, бөртекле, кузаклы һәм азык культуралары юнәлешләре һәм башка юнәлешләр буенча проектларны гамәлгә ашыра алалар.

Мәсәлән, ит һәм сөт терлекчелеге юнәлешендәге проектларга – 5 млн сум (авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының бүленмәс фондына 6 млн. сумга кадәр керткәндә) башка юнәлешләргә 3 млн. сумга кадәр (авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының бүленмәс фондына 4 млн. сумга кадәр керткәндә) бирелә.

Республиканың агросәнәгать комплексы өчен кадрлар әзерләү турында бүген  Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Наил Залаков хәбәр итүенчә, бүген аграр урта һөнәри уку йортларында һәм югары уку йортларында белем бирү процессы яңартыла, студентларны заманча җитештерү шартларында укыталар. Мәсәлән, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында студентлар «Заиковский». ҖЧҖенең укыту-җитештерү мәйданчыгында практика узалар. Студентлардан тыш, мөгаллимнәр дә яңа авыл хуҗалыгы техникасының төзелеше һәм аны куллану буенча укулар узалар.

«Югары уку йортлары үзләренең үсешен студентларны практик әзерләүдә һәм белем бирү процессын цифрлаштыруда күрәләр», – диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгече.

Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе студентлары практик дәресләр өчен төрле авыл хуҗалыгы предприятиеләренә баралар. Кадрларны яңадан әзерләү һәм квалификаця күтәрү программалары эшләнә. 2019 елда 512 белгеч укыды. Быел 500дән артык белгеч укыту планлаштырыла.

5 мартта Татарстанда «Авыл территорияләрендә торак төзүгә (сатып алуга) Россия Федерациясе гражданнары өчен ташламалы ставка белән ипотека кредиты» программасын гамәлгә ашыру кысаларында беренче кредитлар бирүгә керештеләр.

«Россельхозбанк» АҖ, беренчеләрдән булып, Лаеш районында төзелә торган «Южный парк» ТКында фатир сатып алу өчен ташламалы ипотека кредитын раслады. Биредә тугыз йорт файдалануга тапшырылган инде, балалар бакчасы да бар. ТК авыл җирлегендә дип саналса да, фактта исә ул Казан үзәгеннән 17 минут ераклыкта гына урнашкан.

Татарстан Республикасының авыл территорияләрендә алты гаилә кредит акчаларына торак йортлар һәм күпфатирлы йортта фатирлар сатып алалар. Беренче кредитлар Актаныш районының Актаныш авылында, Тәтеш районының Тәтеш шәһәрендә, Кама Тамагы районының Кама Тамагы ш.т.п.ында, Лаеш районының Усады авылында торак сатып алу өчен бирелде. Беренче бирелгән кредитларның гомуми суммасы 12 105 000 сум тәшкил итә.


6
март, 2020 ел
җомга

Арча районында акыллы, зирәк, тырыш, уңган, булган һәм иң матур хатын-кызлар яши. Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, сез барысына да өлгерәсез: өйдәгене дә көйлисез, эшлисез дә, һөнәри осталыгыгызны тормышка ашыра барасыз. Сез дөньяга яктылык нурлары сибәсез, тормышка шатлык, бәхет өстисез.

Иң кыен вакытларда сез, хатын-кызлар, барлык тормыш кыенлыкларын җиңәргә булышып, ир-атларга терәк була беләсез. Сезнең матурлык, сөйкемлелек, ышаныч иң бөек эшләргә рухландыра, иң авыр бурычларны да чишәргә ярдәм итә.

Бу хакта ишеткәч, Равилә белән танышу теләге туды. Хәсәншәехка юл тоттык.

Урамда ук ире Фәнис каршы алды. Өйләренә кергән мизгелдән үк үземне бу гаиләне күптән белгән, бу йортта еш кунак булган кебек хис иттем. Шундый ачык кешеләр. Рәхәтләнеп аралашып утырдык. Киленнәре Гөлзия дә үзләренә охшап килгән.

– Балтач районының Кенәбаш авылында алты балалы гаиләдә 4нче бала булып тудым мин. Кенә 8 еллык мәктәбен, сәүдә училищесын тәмамладым, Балтач мех фабрикасында эшләдем, – дип сөйләп китте Равилә. – Фәнис белән танышу кызык кына булды. Аның Кенәбашта, безнең Хәсәншәехта туганнар бар. Күршеләр генә. Кунакка килгәч, Фәнис мине чанада тартып йөрде. Кечкенә кыз идем әле. Ул безгә килгәндә велосипедта йөртә иде. Аның гына түгел, абыйсының да велосипедын берәүгә дә бирми идем. Аннан армиягә озаттым, көтеп алдым. Кайткач туй иттек. “Капка астыннан карап йөргән кеп-кечкенә, Кенәбаштагы иң матур кыз идең”, – дип шаярта еш кына Фәнис.

Икенче елны кызлары Рәмзия туа. Озак декрет ялында утырмый, фермага эшкә чыга Равилә. Баланы кайнанасы карый.

– Кайнанам бик әйбәт иде. Аңа чиксез рәхмәтлемен. Аннан килендәшем белән “ике килен-килендәш, икесендә бер киңәш” булып яшәдек һәм яшибез, – диде ул. – Фәниснең абыйсы ярдәме белән йорт салып чыктык. Әле дә ашау-эчү бергә, йоклау гына аерым, дигәндәй, бик тыгыз аралашып торабыз.

“ТАССРның 100 еллыгы” флагы “сәяхәте” Казаннан башланып китте һәм татарлар яшәгән төбәкләр буйлап хәрәкәтен дәвам итте. Хәзер чират республика районнарына. Безнең район газетасы үзенең сайтында истәлекле дата уңаеннан “ТАССРга – 100 шәхес” дигән исем астында шул елларда республикабыз үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр турында мәгълүматлар биреп барачак.

“ТАССРның 100 еллыгы” дигән символ белән оешмаларга сертификатлар бирү башланып китте. Беренче булып безнең районда ул “Арча сыр ясау заводы”на тапшырылды. Хәзер завод үзенең продукциясен шундый эмблема белән чыгарачак.

Иҗтимагый советның эшче төркеме авыл җирлекләре башлыклары белән бергә башта “Северный” хуҗалыгының Носы бригадасындагы 450 баш тана асрала торган комплекста булдылар. Әле яңа төзелгән торакта нибары ике кеше эшли, шартлар бик уңай.

Авыл җирлегендә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр, үз эшен булдыручылар да күп. Шуларның берсе – Фәзит Рәхмәтуллин. Ул үзенең эшчәнлеге белән таныштырды, аңа халыктан да, “Северный” хуҗалыгыннан да заказлар килеп тора.

Бу җирлектә илкүләм программаларны тормышка ашыруга зур игътибар бирелә. Носы авылында дәүләт программасы нигезендә 2017 елда яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Анда шартлар бик уңайлы, эшче төркем әгъзалары белән сөйләшкәндә авыл кешеләре дә шатлыклары белән уртаклаштылар. Мөдир Лариса Вәлиеваны мактап бетерә алмыйлар, ул авыл халкына 28 ел хезмәт күрсәтә.

Иртән чыккан кояшны

Каплаган куе томан.

Баштан узган, күргәннәрем

Төннәремдә күргән

                      төш сыман.

Ә аның башыннан узган хәлләр турында укыгач: “Ничек түзә адәм баласы!” дип уйлап куясың.

Әлеге көндәлектән өзекләрне бергәләп укып карыйк әле. “1940 елда мине военкоматка чакыра башладылар. 1941 елның июнь башларында бөтен авыллардан Казан–Бөгелмә туры тимер юл төзелешенә атлы–җәяүле кешеләр җибәрделәр. Анда мин ат белән эшләргә бардым. Биектаудан таш ташыдык. Килгән халык авылы-авылы белән шалашлар ясап төзеләсе юлның ике ягына урнашты. Без анда Яңа Кишет, Симетбаш яшьләре бергәләп юлның бер ягыннан барып, икенче ягыннан кайтып гармун белән урам әйләнә идек. Гармунны Яңа Кишетнең оста гармунчысы, минем кордаш, сабакташ Тәлгать Йосыпов уйный иде.

Юбилее белән аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдинов котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, истәлек бүләге тапшырды.

– Мин күргәннәрне санаулы минутлар эчендә генә сөйләп бетерә торган түгел. Мин ул хакта “Безнең гәҗит” газетасына язып җибәргән идем, “Михнәтле хатирәләр” исеме белән басылып та чыкты, – диде ул күз карасы кебек саклаган әлеге газетаны күрсәтеп.

Шушы истәлекле көндә аның янына бертуган ике сеңлесе, балалары, оныклары җыелган иде. Халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова юбилярны котлап, аңа Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, истәлек бүләге тапшырды.

Зур булмаган авыл йорты, әмма аннан нинди җылылык бөрки. Тәрәзә төпләрендәге яран гөлләр тагын да ямь өсти. Түрдә, ике бертуган сеңлесе – 85 яшьлек Сәвия һәм 80 яшьлек Рузалия апалар – арасында роза чәчәкләре төшерелгән матур күлмәктән чәчәк бәйләмен кочагына алып Рауза апа балкып утыра.

– Мин берүзем яшим әле. Ике балам авылда. Берсе күршедә генә. Казандагылары да еш кайта. Сеңелләрем хәлемне белеп тора. Дөнья кадәр күчтәнәчләр күтәреп килеп керәләр. “Син безнең әниебез урынына калган кеше”, – дип бик якын итәләр. Күзләрем күрә, колакларым ишетә, аякларым йөри, Аллага шөкер. Терлек тота алмыйм инде, шулай да тавык-чебешне бетермим әле, – диде Рауза апа бу сүзләре белән янындагыларны көлдереп


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International