Терекөмешнең кеше өчен зарарлы булуыннан да күпләр хәбәрдардыр. Ләкин күзгә бер дә “Терекөмеш җыябыз” дигән игълан чалынганы юк. Зарарлы булган батарейкаларны да җыя башладылар, бәлки терекөмеш җыю пунктлары бардыр, алар турында хәбәрдар гына түгелбездер дип, ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль бүлегенә мөрәҗәгать иттек. Анда: “Терекөмешне әлегә Казанда бер урында гына җыялар. Киләчәктә ул республика дәрәҗәсендә башкарылыр дип ышанабыз”, — диделәр. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына халыктан терекөмешне утильләштерү буенча мөрәҗәгатьләр аз килми икән. Элек әлеге министрлык терекөмешне юкка чыгару белән шөгыльләнсә, узган елның февралендә алардан бу вәкаләтне алганнар.
28 гыйнвар көнне “Казан арты” тарих-этнография музееның күргәзмәләр залында Арча ягының горурлыгы, Ленин ордены, Почет билгесе кавалеры, үзенең авыр, ләкин мактаулы хезмәте өчен иң зур дәрәҗә - Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган укытучы Габдрахманова Стэлла Зәки кызына багышланган күргәзмәне ачу тантанасы булды.
Республикада авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан зур игътибар бирелә. Кооперативка кергән фермерлар өчен шактый өстенлекләр каралган. Беренчедән, бу - авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, эшкәртү, саклау буенча көчләрне берләштерү исәбенә табышлылыкны арттыру. Икенчедән, кредит ресурсларыннан файдалану мөмкинлеге, өченчедән, эре төбәк һәм федераль сәүдә челтәрләренә чыгу мөмкинлеге. Әмма кооперативның уңышлы эшләве өчен аның белән нәтиҗәле идарә итә белергә кирәк. Барлык теләүчеләрне «Кооператив идарәче» модуль экспресс-курсы кысаларында нәкъ менә шуңа өйрәтәләр.
27нче гыйнвар көнне Арча районы мәктәпләре Ленинград блокадасын өзүгә багышланган Бөтенроссия акцияләренә кушылдылар.
“Кырык җиденче елның дәһшәтле өрәге кырык сигезенче ел язы килгәндә дә халык йөрәгендә торды. Ел үзе үк хәтәр башланды: беренче гыйнвар көнне кояшлы ап-ак кар өстендәге иңкүлекләрдә су җыелып торды: төнлә ата-баба ишетмәгән хәл – яңгыр яуган иде. Көннәр җылытты, мәктәп каникуллары беткәнче ат чанасы эзләрендә су тонып торды”.
М.Мәһдиев, “Ачы тәҗрибә” 1985–1987.
Бер көнне бер танышым әйтә, ялгышып җылы якка киткән кошлар кайтып төшмәс микән, ди. Юк, кайтмаслар, кошлар һава торышына карап түгел, ел фасылына карап яши. Мәсәлән, октябрьдә кошлар җылы якларга киткәннән соң да нинди матур көннәр тора. Язын кара каргалар, сыерчык-
лар кайткач та салкыннар, кар-бураннар була.
18 гыйнвардан 19 гыйнвар төнендә, христианнарның дини бәйрәмнәре башланган вакытта Төбәк-Чокырча авылындагы янгында 46 яшьлек Валерий Востровның гомере өзелде.
Заманында гөрләп торган фермалардан кабыр-
галары гына калган өрәкләрне күреп, йөрәк әрнесә, янган йортның хәрабәләрен күргәч, күңелгә тагын да авыр булып китте. Гөрләтеп яшәрлек ир кешенең ялгыз өйдә гомере өзелсен әле! Берәүләр: “Өйләнеп карады (ике тапкыр) тора алмадылар, әрәм үткән гомер,” – дип кызганса, икенчеләр: “Төз буйлы, мәһабәт кеше иде”, – дип искә алды, өченчеләр: “Дуслары шундый булды. Пенсия алуга килеп җитәрләр иде”, – диде. Үз әнисе Валерийга 3 яшь вакытта ук үлгән. Өч бертуган алар. Питрәч ягыннан күчеп килгән керәшен татарлары. Әтисе Иван икенчегә өйләнгән. Уртак бер балалары туган.
Уң як күршеләренең ишеген шакыдык. Ишек бикле иде. Ишекне яшь кенә бер хатын ачты. Наталья Гыйззәтуллина бик ачык хатын булып чыкты.
Янәшәмдә Орнашбаш егетләре. “Арча! Арча!” – дип кычкырып, көч-куәт биреп торучы Арча кызлары... Го-ол! Афәрин, Арча! Күккә сикерәләр!
Үткән якшәмбе әнә шулай күңелле үтте. Арча Боз сараенда ветеран хоккейчылар уйнады. Арча, Балтач, Саба, Мамадыш командалары матур уен күрсәтте. Район башлыгы Илшат Нуриев та килгән иде. Ул хоккейчылар белән кул биреп күрешеп, аларга уңышлар теләде, үзе дә уен барышын карады.
Турнир “Металл” ширкәтенең элекке җитәкчесе Фәнил Гарәфиев истәлегенә үткәрелде. “Металл” ширкәтендә аның эшен дәвам итүче хатыны Лилия ханым, улы Фәнис, туганы Инсаф, дуслары да килгән иде.
– Вафат булганына 9 ел, – дип сөйләде Лилия ханым. – 21 гыйнварда туган көне. 52 яшь тулган булыр иде. Улыбыз Фәниснең мәктәптә чыгарылыш елы иде. Кичәгә кайтып җитәм дип ашык-кан. Бәлки фаҗига булмый да калган булыр иде. Күрәсең, шулай язган...
Тормыш ачысын да, төчесен дә үз җилкәсендә татыган өлкән буын кешеләре бүгенге рәхәтлекләрне күреп сөенеп бетә алмый, алар булганга шөкер итеп яшәргә өйрәнгән. Айван авылында яшәүче Тәвилә әби Кәримуллина да “Дөньялар бик рәхәт, сугышлар була күрмәсен, бала хәсрәте күрергә язмасын!” – дип еш кабатлый.
Колачы авылында туган кыз алты яшендә әтисез кала. Гаиләдә өч бала, балаларга да тормыш йөген өлкәннәр белән бергә тартырга туры килә. Әнисе бик тырыш кеше була, колхоз эшеннән бушаган вакытларында кешеләргә өй юа. Бер елны 13 өй юа ул. Тәвилә аш пешерергә кычыткан, мичкә ягарга салам, ат тизәге җыя.
Ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасында (арттан юл-патруль хезмәте машинасы бара) Арчаны әйләнеп чыктык. Видеога төшердек.
– Ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасына юл бирмиләр! Шундый сорау белән безгә фельдшерлар мөрәҗәгать итте. Киңәшмәдә дә бу мәсьәләгә тукталдылар. Район үзәк хастаханәсенең баш табибы шуның нәтиҗәсендә бик тиз барып җитәрлек урыннарга да тоткарланырга мәҗбүр булулары турында әйтте, – диде Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлегенең
ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Хуҗин. – Шуннан соң ашыгыч ярдәм күрсәтү, юл-патруль хезмәте машиналары белән юлларга чыгып рейдлар үткәрә башладык.
Район башлыгы Илшат Нуриев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр, авыл хуҗалыгына бәйле булган төрле хезмәтләр вәкилләре катнашында эшлекле сөйләшү булды, кимчелекләр ачыкланды, бурычлар билгеләнде.
Коммунизм төзелгәч акча бетәчәк, дип укытканнар иде безне. Әмма аның шәүләсе генә йөреп калды, акча бетү генә түгел, аның абруе арта гына бара. Терлекчегә дә, механизаторга да башкаларга кирәк булган кебек үк кирәк ул акча.
Авыл хуҗалыгында уртача хезмәт хакы 15 процентка артса да, республиканыкыннан шактый ким әле ул безнең районда – 20654 сум. Иң күп акчаны “Яңарыш” хуҗалыгында түлиләр – 22889 сум. “Игенче”дә – 22633, “Северный”да – 22250, “Кызыл Яр”, “Аю”, “Ташкичү” ширкәтләрендә 21 мең сумнан артыграк.