Бер кеше күккә карап: “И, Ходаем, отышка бер машина да чыгармыйсың бит,” – ди икән. Моңа каршы Аллаһы Тәгалә: “Ичмасам, лотереясын булса да ал инде”, – дигән имеш. Узган якшәмбедә “Арча нефть продуктлары” акционерлык җәмгыяте оештырган лотерея уеннарының финал ярышына барганда шушы анекдот искә төште. Юлның буеннан-буена әллә ничә километрга сузылган, килеп җитәрәк болынны басып алган машиналарны, сабантуйга кебек җыелган халыкны күреп елмаеп куйдым.
“Һәр кешегә кайтып сыеныр өчен җылы почмак кирәк. Иң ышанычлы урыныбыз, безне көтеп торган җиребез – ул безнең туган йортыбыз. Нәрсә генә булмасын, кайгысын да, шатлыгын да гаилә белән уртаклашкан очракта гына кеше үзенә тынычлык таба, рухи көч ала, күңел җәрәхәтләрен дәвалый. Гаилә әгъзалары никадәр тату булса, аның җылылыгы да шулкадәр көчле була. Гаилә тормышы бер-бер артлы килгән мәшәкатьләргә, шатлык-куанычларга, авырлыкларга чорналып үтә. Шул сикәлтәле юллардан атлаганда, бер-берсен аңлап, юл куеп яшәгән гаиләләрне күреп сокланабыз, алардан үрнәк алырга омтылабыз”.
Арчаның алтынчы мәктәбендә “Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе – 2019” республика бәйгесенең зона этабы үткәрелде. Анда сигез районнан – Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче, Биектау, Питрәч – 8 җәмәгать тәрбиячесе көч сынашты. Катнашучылар, оештыручылар, җанатарларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәсүл Мөхәрәмов сәламләде.
“Дүшәмбе авыр көн, диләр. Әмма бу Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләренә кагылмый. Алар актив рәвештә китап укучыларын кызыксындырырга тырыша. Виртуаль концерт залында иртәнге сәгать 10да рус һәм чит ил музыкасы һәм поэзиясе буенча “Времена года” дигән искиткеч матур концерт булды. Дирижеры Владимир Андропов. Алып баручы Павел Любимцев рус классиклары шигырьләрен укыды, оркестр Глазуновның “Времена года” балетыннан “Күк чәчәкләр һәм мәк чәчәкләре вальсы”н уйнады. Дунаевский, Чайковский, Паганини һәм башка композиторларның музыкалары, рус халык җырлары яңгырады. Дарья Зыкова (сопрано) җырлавына, төрле уен кораллары тавышына сокланырлык иде. Районда башка урында Свиридов яки Вивальдины тыңлап буламы? Аңлыйм, уку йортлары җитәкчеләре, укытучылар, ата-аналар, пенсионерларның аннан башка да эшләре җитәрлек. Тик кайда әле чыгымнарсыз матурлык дөньясына чумарга була? Алабугада мондый чарага 60 кеше килгән, ә бездә... бармак белән санарлык. Менә шуннан шәһәребез халкының мәдәни дәрәҗәсе турында ни уйларга була?
Бүген “Алтын көз 2019” күргәзмәсе кысаларында Марат Җәббаров һәм Россиянең иң эре «ФосАгро-Регион» минераль ашламалар дистрибуциясе челтәре («ФосАгро» төркеме) генераль директоры Андрей Вовк белән “яшел агротехнологияләр” һәм экологик чиста минераль ашламалар куллану исәбенә Татарстан агросәнәгать комплексының экспорт куәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
9 октябрьдә Мәскәүдә ВДНХада авыл хуҗалыгы казанышлары буенча Россиянең иң күләмле “Алтын көз – 2019” 21нче агросәнәгать күргәзмәсе ачылды. Быел күргәзмәдә Россия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән 1500дән артык экспонент катнаша.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үз стендында Татарстанда җитештерелгән экологик чиста һәм натураль продукция күрсәтә.
Хакимиятләр Россиядә агросәнәгать комплексына булышуны дәвам итәләр, илдә авыл хуҗалыгы югары технологияле, нәтиҗәле һәм конкуренциягә сәләтле булсын өчен әле тагын күп нәрсә эшләргә кирәк, дип белдерде Россия Федерациясе премьер-министры Дмитрий Медведев “Алтын көз” күргәмәсен ачу тантанасында.
Колхозлар заманында кукурузны кырауларга кадәр урып бетерү таләбе куела иде. Хәзер чәкәне өлгергәч салынган силос тулы кыйммәтле азык булып санала. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә шулай эшлиләр дә. Кукурузның күпмедер өлешен суктырып сыттырылган азык та әзерләячәкләр. Монысын терлекләр аеруча яратып ашый, файдасы да зур, диләр.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов җитәкчеләрнең игътибарын менә шул мәсьәләләргә юнәлтте. Чөнки җитәкче үзе кызыксынып йөргәндә генә яхшы сыйфатлы азык әзерләнәчәк, терлекчелектә уңай үзгәрешләр булачак.
Шимбә көнне Алмаз тренеры Газинур Борһанов һәм әтисе, районның таэквондо федерация рәисе Илфат Закиров белән Санкт-Петербургтан төнлә генә кайтып төште. Икенче көнне якшәмбедә без Чемпионны тренеры белән редакциягә кунакка дәштек. “Таэквондоны чамалыйбыз, аның хапкидосы нәрсә инде?” – дип сорыйм уены-чыны белән. “Кореядан чыккан сугышчан сәнгать төре ул, – дип аңлатты тренер. – Таэквондога кайбер хәрәкәтләр, һөҗүм итү ысуллары өстәлә. Андагы акробатика үзе генә ни тора! Бу көч структураларында кулланыла торган сугышчан сәнгать төре. Кулда таяк һәм башка кораллар булырга мөмкин”.
“Укытучы – дөньяны танып-белергә омтылучы, балаларның керсез күңелләренә гыйлем орлыклары чәчүче һәм аларның тигез, матур шытымнар бирүен сабыр гына көтүче, шуларны күреп чын күңелдән сабыйларча сөенүче остаз. Шулай ук балаларның нечкә күңеленә саклык белән генә кагылучы, аларга хаклык энҗеләрен тезүче оста киңәшче дә ул”, – диде Укытучылар көненә багышланган чараны алып баручы сәхнәдән. Уку барышында юл күрсәтүче маяк, ил-көндә барган һәр яңарыш, һәр борылыш, һәр үзгәрешне үз аңы аша үткәреп, алгарыш мәйданында җиңү яулашкан каһарман шәхес белән дә тиңләде ул аларны.