Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан актив ветераннар белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов алып барды.
Ветераннар белән очрашуга өлкәннәр белән турыдан-туры эшләүче оешма җитәкчеләре – район ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов, Пенсия фондының Арча клиентлар хезмәте җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова, “Мәрхәмәтлек үзәге” җитәкчесе Миләүшә Шакирова, мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов, табиб-гериатр Рәмзия Хәйруллина, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Йосыпов һәм башкалар килде.
14 октябрьдә Татарстан тулысынча цифрлы телевидениегә күчә һәм шул ук вакытта аналоглы цифрлы телевидениенең дәүләт челтәре өзелә.
Цифрлы телевизион тапшырулар сигналын кабул итү өчен телевизион приставка һәм антенна кирәк булачак. Әмма аларны алу кайбер категория гражданнар өчен кыенлык тудыра. Шуны күздә тотып, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты “цифр”га күчкәндә адреслы ярдәм күрсәтү турында махсус карар (13.07.2019. №574) кабул итте. Аның нигезендә социаль яктан яклаучысыз гражданнарга цифрлы телевизион тапшырулар сигналын кабул итү өчен барлык кирәк булган җиһазлар алуга киткән акча компенсацияләнә. Шушы темага кагылышлы күпләрне кызыксындырган берничә сорауга җавап.
10 октябрьдә «АгроНТИ-2019» Бөтенроссия конкурсы финалистлары үз эшләрен “Алтын көз” күргәзмәсендә күрсәтәчәкләр. Мәскәүгә конкурста катнашкан Татарстан укучысы да бара.
Искәртеп узабыз, 2019 елның 1 апреленнән Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Аграр югары уку йортлары ассоциациясе белән берлектә Инновацияләргә ярдәм итү фонды тарафыннан игълан ителгән «АгроНТИ-2019» Бөтенроссия конкурсы старт алган иде. Конкурсның читтән торып катнашу этапларында 18 мең авыл мәктәп укучылары катнашты, шул исәптән Татарстан Республикасыннан 3463 катнашучы булды, ә 9 аграр югары уку йортлары мәйданчыкларында узган төбәк этапларында 1800 укучы катнашты.
Техник культураларны җыюның барышы һәм туфракны көзге эшкәртү темплары турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
2019 елның 5 октябрь көнендә Арча муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге тарафыннан алтын һәм сапфир юбилярларны хөрмәтләүгә багышланган чара үткәрелде.
Бүген Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елдагы 9 айлык эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелекне үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов үткәрде.
Чарада муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары һәм башка җаваплы затлар катнашты.
Сезне Укытучылар көне белән ихлас күңелдән котлыйм!
Бу көнне без педагог һөнәрен сайлаучыларга йөрәктән чыккан иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Безнең һәркайсыбыз белем дөньясына сәяхәтне укытучыдан, дәресләрдән башлый. Укытучы ул – барысы да, хәреф танытучы, белем бирүче, зирәк акыллы дус, иптәш тә, тормышта үз урыныңны табарга ярдәм итүче дә.
Өлкән яшьтәге кешеләр көне якынлашу белән редакциягә “Мине искә алган кеше дә юк”, – дип зарланып мөрәҗәгать итә башлыйлар.
– Иремнең озакламый юбилее, открытка җибәрсәләр дә күңеле булыр иде, – дип керде бер ханым.
Заманында зур предприятиеләрнең берсендә эшләгән кеше иде аның ире, күптән инде бу оешма беткәнгә. Кемнән нәрсә өмет итәсең?
Хәер, матур мисаллар да бар.
Казанбаштан Рәфкать ага Низамиевны күптәннән беләм. Арчага менгәндә сирәк булса да редакциягә дә сугыла ул. “Шигырьләремне бер укып чыкмассыз микән?” – ди акрын гына тавыш белән уңайсызланып кына күзгә карап. Рәфкать абыйга юк дияргә тел әйләнми. Аннан ошый миңа аның шигырьләре. Аларның һәр юлыннан, иҗегеннән хисләр ташып тора.
Шушы көннәрдә үзешчән шагыйрь, шигырьләр җыентыгы авторы Рәфкать Низамиев 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан без очрашып сөйләшү максаты белән Казанбашка юл тоттык. Юбиляр безне капка төбендә үк каршы алды. Янында шигьри җанлы якташы, иҗатташ дусты дисәң дә буладыр, Фәнис Тимашев та бар иде.
Кабак бәйрәмендә булдым әле. Югары Пошалымда. Рәхәтләнеп ял итеп, күңел ачып, иң кызыгы, кечкенә генә авылның шулай зур итеп бәйрәм оештыруларына, активлыкларына сокланып утырдым.
Беренче тапкыр Югары Пошалым клубын “Авыл көне”ндә күреп кайттым. Кечкенә авыл өе кадәрле генә бина, әмма эче тулы төш кенә икән бит. Җимерелеп бетә язган бу бинаны шулай торгызып чыкканнар. Төзекләндерелгән, сәхнә яхшы итеп эшләнгән, үз тырышлык-
лары белән бильярд һәм теннис өстәлләре ясалып куелган.
– Илдус Саттаров тырышлыгы бу. Гаиләләре белән клубта алар. Өендәге эше торып торса тора, клубны ташламый. Рәткә китерде бит. Авыл халкын моңарчы андый актив дип белми идем. Бер юл күрсәтүче генә кирәк булган икән. Бергәләп клубны торгыздылар, хәзер әнә бергә-бергә бәйрәмнәр оештыралар, – диде Алсу Закарова.