13 нче сентябрь көнне районыбызның 4 мәктәбеннән җыелган укучылар төркеме зур көч булып берләшеп, “Тукай юлы – Путь Тукая” дип исемләнгән җәяүле сәяхәткә барды. Сәяхәтебез Иске Кырлай авылыннан башланды.
14 сентябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Арча районының Яңа Кырлай авылында «Ат көне»нә багышланган ат-спорт ярышлары узды. Дүртенче тапкыр үткәрелә торган бәйрәмдә Татарстан һәм Россия районнарыннан 118 спортчы катнашты
2019 елның 6-8 сентябрендә Казан шәһәренең Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә өстәл теннисы буенча «Татарстан Республикасы өметләре» ачык турниры булып узды, анда "Арча" спорт мәктәбенең җыелма командасы катнашты.
"Арча» спорт мәктәбенең җыелма командасы традицион чаңгы ярышларында катнашты
Ат ул халыкның үткәне һәм бүгенгесе. Йөрәкләре түзмәгән, ак яулыклы апалар да килгән. Ташкичүдән Рауза Абдуллина, Яңа Иябаштан Венера Галәветдинова (Әхмәрова), Яңа Кырлайдан Сания Зиннәтова, Нурания Галимҗанова... “Без сугыш чоры балалары, – дип сөйләде алар. – Безнең үткәннәр, балачак, яшьлек еллары ат малы белән бәйле. Без ат арбасына утырып, килен булып төштек. Ат малын күрсәк елыйсы килә... ”.
Бер караганда күп тә түгел кебек, әмма ул чорның бер елы ун елга торырлык, күпме вакыйгалар сыйган аңа! Әлеге бина, манарасыз калып, 62 ел мәктәп булып хезмәт иткән. Динне күпме генә юк итәргә тырышсалар да, мәчетне яңадан торгызучыларның күбесе шушы мәктәпне тәмамлаучылар.
Сәнгать өлкәсендә “Кече Ватан образлары” проектын тормышка ашыру да шуның кысаларында алып барыла. Әлеге проект нигезендә Татарстанның Рәссамнар берлеге Арча сәнгать мәктәбе каршында эшләп килүче рәсем сәнгате бүлеге белән хезмәттәшлек итәчәк. Моны ничек аңларга?
Әңгәмәдәш – Арча шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Гүзәлия Нигъмәтҗанова.
Татар токымлы атларны ничек кабат үрчетә башлау турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән татарча басылып чыккан китаптан укып белеп була.
2019 елның алты аенда Татарстан Пенсия фонды пенсия алды яшендәге 22 мең гражданның яңа законнар җыелмасы буенча тиешле социаль ярдәмгә һәм ташламаларга хокукларын раслады. Әлеге белешмәләр хакимият органнарына һәм ведомстволарга җибәрелде, пенсия яше алды яшендәгеләрнең үзләренә Пенсия фондының территориаль органнарында, күп функцияле үзәкләр яисә гражданнарның шәхси кабинетлары аша җибәрелде.