Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы 4 октябрьдән 13 октябрьгә кадәр беренче мәртбә Агросәнәгать комплексы атналыгын үткәрүне планлаштыра, ул тармак профессионаллары, башкала халкы һәм кунаклары өчен эшлекле, махсус һәм массакүләм-мәдәни чараларны үз эченә ала. АПК атналыгын әзерләү мәсьәләләре буенча бүген Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Алексей Гордеев белән фикер алыштылар, Алексей Гордеев чараны хуплады һәм анда катнашуга әзер булуы турында ышандырды.
20 сентябрьдә Татарстанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы булышлыгы белән “Яңа эш башлаучы фермер мәктәбе” старт ала. Ике көн эчендә республиканың авыл яшьләре бизнесны планлаштыру, нәтмиҗәле бизнес-план төзү нигезләренә өйрәнәчәкләр һәм авылда яшьләргә ярдәм итү программалары турында беләчәкләр.
Беркөн урман буендагы басуда эшләүче комбайнчылар яныннан киткәч юл уңаеннан чикләвек белән дә кызыксынып алдык. Урманга алтын көз кереп бара, нинди оста рәссам ул табигать! Юкәдә икән чикләвек дигәндәй, берне генә булса да табып кына булмый бит.
Озак еллар тату, матур гомер иткән юбилярлар өчен шундый тантана оештыру күркәм традициягә әверелде. Парлашып Мендельсон маршы астында туганнары, балалары ясаган тере коридор аша үтү, тәбрикләү сүзләре, танышу тарихларын искә төшерү – алар өйләнешкәндә булды микән? Мөгаен, юктыр. Бу көнне юбилярларыбыз яшьлеккә әйләнеп кайткандай булдылар. Әйтерсең, сизелмичә дә үтеп киткән алтмыш, илле ел гомер булмаган да.
Тәнзилә апаны районда белмәүчеләр сирәктер. Гомеренең ярты гасырга якынын Урта, Зур Бирәзәдә, Арчаның “Колос” мәдәният йортында, “Октябрь” кинотеатрында кино куюга багышлаган, шул еллар эчендә никадәр яшь буынны кино сәнгате аша тәрбияләгән, бар тормышын халыкка хезмәт итүгә багышлаган, меңләгән тамашачыны сөендереп яшәгән фидакарь кеше ул.
Юбилее белән аны район башлыгы Илшат Нуриев котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, үзенең Рәхмәт хатларын, истәлек бүләге һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Кечерәк кенә буйлы, чандыр гына гәүдәле, беренче карашка ук үтә дә сабыр, аз сүзле Мәсхүдә апаның йөзе яктырып китте, үзен шулай зурлаулары өчен чын күңеленнән рәхмәтен белдерде.
Әлегә кадәр татарлар турында монгол татарларын истә тотып фикер йөрткән чит ил кешеләре дә бирегә кайтып, аралашып, тормыш рәвешләре белән танышып, чын татарларның нинди булуын күреп китә. Иң кызыгы, бик күпләрне Тукай яшәгән Яңа Кырлай җәлеп итә. Алар өчен Тукай музей-комплексында булу, аның белән якыннан танышу, ул йөргән эзләрдән атлау – үзе горурлык.
Хәйриячелек белән шөгыльләнгән җитәкчеләргә, шәхси эшмәкәрләргә чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез. Әмма андый шәхесләр гап-гади халык арасында да бар бит.
Заманында без паспорт өстәленә бардык та, кул куйдык та алдык. Нечкәлекләре истә дә калмаган. Дөреслектә, ул кеше күңеленә гомерлеккә уелып кереп кала торган вакыйга булырга тиеш. Шуны күздә тотып, ЗАГС бүлекчәсе яшьләр өчен чын бәйрәм оештырган.
Арча районының 4 мәктәбенә дә бу проект кысаларында эшләү бәхете елмайды. Бүгенге көндә Арчаның 7нче, Яңа Кенәр, Лесхоз һәм Иске Чүриле урта мәктәпләрендә эш гөрләп бара.