2019 елның 27 августында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында Татарстан Республикасында (Казан ш., Карл Маркс ур., 61 йорт) гражданнарны бердәм тематик кабул итү узачак һәм социаль яклау министры итеп билгеләнә.
2019 елның 20 августында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһ., Карл Маркс ур., 61 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры тарафыннан гражданнарны бердәм тематик кабул итү булачак.
Кабул итүгә язылу өчен Телефон: (843) 236-41-80 (Кеше хокуклары буенча вәкилнең кабул итү бүлмәсе).
Арча сарае педагоглары " ЛетоТіме» проекты өстендә эшләүне дәвам итәләр. Узган атнада Җиңү паркында өстәмә белем бирү педагогы Исмагилов Надир Дамир улы техник иҗат буенча мастер-класс үткәрде.
Шагыйрь язганча, “җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява” торган еллар юк диярлек. Көн үткән саен сентябрьгә якынлашабыз. Август уртасына борчак, арыш сугып бетергән еллар булса, быел борчак суктыруга керешмәгән дә әле. Хәзер инде кузакка кагылмасаң да, борчагы коелырга тора.
Аны гомер бәйрәме белән котлап район башлыгы Илшат Нуриев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова, Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Альбина Мөхәммәтвәлиева килде. Илшат Нуриев юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Теләче районында үткәрелгән зона семинар-киңәшмәсендә Арча районы шәхси хуҗалыкларда сыерлар санын киметүчеләр арасында әйтеп үтелде.
Күчәргә өлгермәгәннәр аннан соң да күчә ала, билгеле, тик ул вакытка сатуда махсус приставкалар, антенналар калмаска мөмкин. “Шуңа күрә алдан аяк киенеп куярга кирәк”, – ди Шәмәрдән телеүзәге җитәкчесе Айрат Хаҗиев.
Узган шимбәдә үткән киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 5–6 августта республикада бер тәүлектә айлык норма яңгыр яуганлыгын әйтеп үтте.
Фахирә апа Зиатдинова Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яши. Аның турында биредә эшләүчеләр: “Матур, чиста әби”, – диләр.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров мәктәп һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлегенә анализ ясады.
– Күзәтү органнары белән бергә урыннарга чыгып тикшерү барлык мәгариф учреждениеләренең дә балаларны кабул итәргә әзер булуын күрсәтә, – диде ул. – Бары тик Арчадагы 5нче һәм Күпербаш балалар бакчасында гына ныклап төзекләндерү эшләрен төгәллисе бар.