ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2019 ел
чәршәмбе

“Ак барс” агрокомплексы” басуларында унике комбайн бер-бер артлы тезелешеп арпа суга. Җитәкче, баш агроном, икътисадчы – бар да комбайннар янында.

“Спорт һәм бокс көне” дигән бәйрәмдә район башлыгы Илшат Нуриев та катнашты. Илшат Габделфәрт улы оста боксчылар белән бергәләп бокс флешмобында чыгыш ясады, аннан, уңышлы уен күрсәткән яшь боксчыларны бүләкләде. Бокс мәйданы янында тамашачы да күп булды. Моңарчы күрелмәгән тамаша булганга, һәркемне кызыксындырды ул. Әлеге күрсәтмә чыгышлар “Арча” спорт мәктәбенең бокс түгәрәге җитәкчесе Марат Галиевлар тырышлыгы белән оештырылган.

Кәүсәрия апа, сөбханалла, елмаеп үзе каршы алды. Юбилярны район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова котлады. Ул аңа Президент Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк, чәчәкләр тапшырды. Район социаль яклау бүлегеннән, авыл җирлегеннән дә килгән иделәр.

Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Гөлфия Гыйбадуллина үзара салым акчаларының кая тотылуы, хәл итәсе проблемалар, дәүләт программалары буенча башкарыла торган эшләр турында сөйләде.

Төрле чараларның, спорт ярышларының үзәгендә булыр ул. Әле менә узган чәршәмбедә бик матур урам бәйрәме оештырдылар.

Эш беткәч уйнарга ярый, дигәндәй, кичке як булганга кеше дә күп иде.

Район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова җитәкчелегендә авыл җирлекләре башлыклары әлеге җирлектәге социаль объектларның торышы белән таныштылар. Кәче җирлегендә мондый максат белән күчмә утырышлар 2013 елдан бирле узмаган булган. Алты ел үткәнне исәпкә алганда, чагыштыру, шушы чор эчендә ниләр башкарылганын, үзгәрешләр, яңалыкларны барлау өчен мөмкинлек зур иде.

Яңгыр явар, дип курыккан идек. Яумады. Рәхәтләнеп мәдәният йорты бакчасында бәйрәм иттек. Очрашуга авылның мәртәбәле өлкән кешеләре дә килде. Клара, Рәмзия апалар, әле яңа 90 яшен тутырган Сөмбелә апа, Галия, Гаҗилә, Флера, Хәлимә, Фәридә, Розалия апалар... Гаилә-гаилә авыл кызлары да кайткан. Алар очрашуның аерым бер күрке булды. Кыз фамилияләре белән язам. Сания, Дания, Дилбәр Вәлишевалар, ир туганнары Ирек тә биредә. Ул бик матур итеп шигырьләр сөйләде, рәхмәт, рәхәтләнеп тыңладык. Рузия, Тәнзилә, Резедә Рамазановалар, Рауза, Рәмзия, Розалия Әскәровалар, Гөлфия, Румия Саттаровалар...

Конкурс  комбайнчы һөнәренең абруен арттыру һәм аны популярлаштыру,    2019 елгы урып-җыю эшләрендә югары  күрсәткечләргә ирешкән   комбайнчыларны  бүләкләү максатларында,  шулай ук   уңышны тиз һәм сыйфатлы җыеп алуны,  Татарстан  Республикасы агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасын нәтиҗәле куллануны кызыктыру максатларында  уздырыла.   


20
август, 2019 ел
сишәмбе

18 август көнне Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогы территориясендә «ТАИФ-НК»Кубогына картинг буенча республика ярышлары узды.  Ярышларга Арча Укучылар сараеннан  ДОСААФ оешмасы белән берлектә Әхмәдиев Илгизәр, Семенов Салават, Зиннәтов Инсан, Минһаҗев Ислам җибәрелде


19
август, 2019 ел
дүшәмбе

Шимбә көнне  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов республикада   бөртпекле  культураларны  урып-җыюның   барышы  турында  сөйләде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International